Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чылтырады

Мәктәпләрдә уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы линейкалар булып үтте.

Ә унберенче сыйныфны тәмамлаучы 72 укучы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр чылтырады.

Базарлы Матак урта мәктәбендә үткән тантанада район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Мәгариф министрлыгы вәкиле, шушы мәктәптә укып чыккан Динар Гыйльмиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева һәм башка кунаклар, ата-аналар катнашты.

Районның иң зур мәктәбенең уку елы дәвамында ирешкән нәтиҗәләре дә, яулаган үрләре дә югары һәм биек. Болар турында горурланып аның директоры Луиза Абдрахманова сөйләп үтте. Бу уку елында 8 укучылары төрле фәннәр буенча республика олимпиадалары призерлары булганнар, күпсанлы конкурсларда, спорт ярышларында җиңгәннәр. Аеруча зур уңышларга ирешүчеләргә Александр Никошин район башлыгының, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең Мактау грамоталарын, бүләкләр тапшырды.

-Мин бит үзем дә шушы мәктәптә укыган идем. Биредә укучыларга төпле белем, тиешле тәрбия бирергә сәләтле укытучылар эшли, рәхмәт аларга. Сезне, яшьләр, алда яңа сынаулар көтә. Тормыш юлыгызны ялгышмыйча сайлагыз. Шуны да белегез: районга укытучылар, табиблар, механизаторлар, ветеринария белгечләре бик кирәк. Укып һөнәр үзләштерегез һәм үзебезгә кайтыгыз,-дип фатиха бирде ул егетләр-кызларга.

Бу линейкада уку отличниклары Мактау грамоталары, мәктәп тормышында актив катнашучылар төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. Ел буе төрле спорт ярышларында мәктәп данын яклаганнар да игътибарсыз калмады. Ә аннары мәйданда унберенче сыйныф укучылары хушлашу вальсы биеделәр. Дәртле дә, моңсу да бу көй, бу бию берьюлы үсеп, олыгаеп киткән егетләр һәм кызлар өчен олы тормыш башлануын искәртте. Хәерле юл, яшьләр! Киләчәк сезнең өчен якты, уңышлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев