Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур концерт күрсәттеләр. ФОТО, ВИДЕО

21 апрельдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан

район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре халыкка үзенчәлекле бүләк ясадылар - район мәдәният йортында зур концерт күрсәттеләр. Әлеге кичәгә районның муниципаль хезмәт ветераннарын да чакырып тәбрикләделәр.

"Җир- уртак йортыбыз" фестивале кысаларында оештырылган әлеге тамашада балалар музыка мәктәбе, үзәк китапханә һәм район мәдәният йорты вәкилләре дә катнашты. Концерт номерларының күпчелеге табигатьне саклау, экология мәсьәләләренә багышланган иде.

Түрәләр-район җитәкчеләренең сәхнәдә чыгыш ясавы игътибарга лаек вакыйга шул, кичәгә халык тамаша залын тутырып килгән иде. Һәм катнашучылар тамашачыларның ышанычын акладылар - бай эчтәлекле, яхшы әзерлекле концерт белән чыгыш ясадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платоновадан башлап, совет һәм башкарма комитетның барлык бүлекләреннән төрле вазыйфалар биләүче хезмәткәрләр сәхнәгә чыгып, төрле жанрларда осталыкларын, талант һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

Концертны татар һәм рус телләрендә Мария Платонова һәм район советының бүлек җитәкчесе Лия Мәрдегалләмова җанлы һәм матур итеп алып бардылар. Алар сәнгатьле итеп башкарган шигырь һәм балладаларны да зал йотлыгып тыңлады. Ә Лия Мәрдегалләмова халык алдында тагын бер таланты белән ачылды - ул үзе иҗат иткән тирән мәгънәле мәсәл һәм юлчылар хезмәтенә багышланган татар һәм рус телләрендәге шигырьләр кичәнең аерым бер бизәге булды, тамашачыларның көчле алкышлары белән бүләкләнде.

КУБРӘК ФОТОЛАРНЫ КАРАРГА

ВИДЕО КАРАРГА

Җырлар тыңлап та ләззәтләндек бу кичтә. Муниципаль хезмәткәрләрнең "Тургай" һәм "Родник" вокаль ансамбльләре башкаруындагы көйләр күңел кылларын бер тибрәтсә, балалар музыка мәктәбе укытучылары - "Йолдызлар симфониясе" Халыкара конкурс-фестивале лауреатларының вокал номерлары һәм халык уен кораллары ансамбле чыгышы серле музыка дөньясына алып кереп китте. Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева рус һәм чуаш җырларын матур башкаруы белән сокландырды. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Рузалия Сафинаның җырлавы, район сәхнәсенең кечкенә "йолдызы" Гадел Гатауллинның артистларча башкару осталыгы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Эльвира Нуруллина К.Меладзеның "Красиво" җыры белән тамаша залын тәмам әсир иттеләр. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре вокаль ансамбле башкаруында "Ак чәчәкләр" җыры (шул исемдәге фильмнан), Илфат Кыямов чыгышлары да искиткеч матур яңгырады.

Биюгә дә осталар икән бит муниципаль хезмәткәрләребез! "Грация" ансамбле кызлары көнчыгыш биюен һәм чуаш халык биюен матур төгәл хәрәкәтләр, музыкальлек һәм пластика белән башкардылар. Килешле матур костюмнар исә һәр номерга аерым бер ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев