Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы өстеннән көчле давыл үтте. ФОТО

6 июльгә каршы төндә район өстеннән көчле җил, давыл узды, яңгыр яуды. Җил тизлеге шул кадәр югары иде ки, ул күп кенә өйләр, учреждение биналары түбәләренә зыян салган, агачларны аударган. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышында әнә шул мәсьәләләр кралды. Комиссия утырышын район башлыгы Александр Никошин алып...

6 июльгә каршы төндә район өстеннән көчле җил, давыл узды, яңгыр яуды. Җил тизлеге шул кадәр югары иде ки, ул күп кенә өйләр, учреждение биналары түбәләренә зыян салган, агачларны аударган. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышында әнә шул мәсьәләләр кралды.

Комиссия утырышын район башлыгы Александр Никошин алып барды. Төнлә узган давылның нинди зыян салуы турында башлап район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сүрия Вәлиева сөйләде.

- Көчле җил, яңгыр кайбер авыл мәктәпләрре , балалар бакчасы биналарына зур булмаган зарар китерде. әйтик, Апак авылы балалар бакчасы түбәсеннән җил берничә калайны каерып алган. Иртәдән Юхмачы урта мәктәбе ярдәме белән түбә ремонтланды да. Юхмачы балалар бакчасы бинасының түбәсеннән яңгыр үтте. "Яшь имәннәр" лагере территориясендә агач ауды, аны кисеп, төяп алалар. Балалар яңа бинада тәрбиячеләр программалары буенча шөгелләнә. Давыл Базарлы Матактагы "Салават күпере" бакчасының керү ишеге өстендәге кыекны алды, - диде ул.

Көчле җил клубларга да шактый зыян китергән. алпардагы клуб түбәсе калайларының яртысын каерып алган ул. Шулай ук Чуаш Шәпкәсе, Татар Төгәлбәе клублары түбәләренең берәр табак калаен куптагран. Татар Төгәлбәендә бер өйнең дә ярты түбәсе давылдан зыян күргән.

Сәламәтлек саклау биналарына көчле җил зыян китермәгән, бары үзәк хастаханә йортындагы ике юкә генә ауган.

Ә менә электр челтәрләре хезмәткәрләре өчен узган төн бик тынгысыз булган: берничә урында агачлар авып үткәргечләргә зыян килгән, шәһси хуҗалыклардан ут сүнү турында хәбәрләр күп алынган. Юхмачы, Чуаш Борнае якларында электр баганалары зарарланган. Электриклар бригадасы һәр мөрәҗәгать буенча шунда ук урынга барып җитешсезлекләрне бетерүгә керешәләр.

Билгеле, шундый көчле җил, яңгыр иң зур зыянны авыл хуҗалыгына сала. Давыл кайбер кырларда игеннәрне җиргә еккан. Хәзер әлеге югалтуларны теркиләр. "Хузангай" җәмгыятендәге бер складның калайларын каерып алган җил.

Көчле җилдән җтләк-җимеш, алма бакчалары да зыян күрде. Бигрәк тә чия, груша, алмагачлар: кайсы төбе белән ауган, кайсының кәүсәләре каерылган... Шулай да иң мөһиме- табигать казалары кешеләр сәламәтлегенә зыян китермәгән. бу турыда комиссия утырышында район хастаханәсе табиблары хәбәр итте.

Александр Никошин төзәтү эшләрен башкарганда хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәргә, моңа аеруча игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. Бигрәк тә түбәләрне ремонтлаганда сак булырга, моны эшләүчеләр белән инструктаж үткәрергә кирәк, диде ул.

Телефон элемтәсе, газ службаларына давыллы төн зур югалтулар китермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев