Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы тыл фидакарьләренә юбилей медальләре тапшырдылар. (ФОТО)

Бәйрәм кичәсенә җыелган ханымнарның күбесе Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары иде. Тантананы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов ачып җибәрде. Ул җылы котлау сүзләре белән ветеран апаларга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Бәйрәм чарасында 34 ветераныбыз әлеге...

Бәйрәм кичәсенә җыелган ханымнарның күбесе Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары иде. Тантананы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов ачып җибәрде. Ул җылы котлау сүзләре белән ветеран апаларга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Бәйрәм чарасында 34 ветераныбыз әлеге олы бүләккә ия булды.

Әлеге хөрмәтле апалар һәм әбиләрнең һәркайсы турында озын-озак сөйләп булыр иде.

Түбән Әлморзадан килгән Гөлҗиһан Әхмәтшинага 84 яшь. Лаеклы ялга чыкканчы ул "Заветы Ильича" колхозында хезмәт куя. Комбайнда икмәк тә суктыра, сукачы да була. Гомумән, иң авыр эшләрне башкара. Сугыш ветераны Зиннәт Әхмәтшин белән алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Урта Биктимер авылында улы янәшәсендә гомер кичерүче Валентина Малышева сугыш башланганда әле бала гына була. 12 яшеннән аңа баш күтәрми колхозда эшләргә туры килә. Атлар җигеп яшьтәшләре белән Болгарга икмәк ташыйлар. Ныгымаган җилкәләренә 70 әр килолы капчыклар күтәрәләр.

-Җиңү өчен, сугыш тизрәк бетсен дип тырыштык,-ди Валентина Андреевна.

Җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен керткән ветераннарыбыз турында кичәдә бик матур сүзләр әйтелде, аларга багышлап җырлар башкарылды.

-Тормышыбызда булганыгыз өчен, безне эшкә рухландыруыгыз, өйләребездә җылы караш белән көтеп торуыгыз өчен рәхмәт сезгә, -диде Рәшит Билалов, гүзәл затларыбызны тәбрикләп.

Кунак туташ-ханымнар кафе уңганнары әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйландылар, район үзешчәннәренең чыгышларын тамаша кылып ял иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев