Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында 9 Май –Бөек Җиңү бәйрәмен тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр

Бүген бәйрәм икәнне табигать тә сизде бугай, салкын көннәр кинәт кенә кояшлы җылы иртә белән алышынды. Район үзәгендә яшәүчеләр, авыллардан килүчеләр иртән сәгать 9 да инде Базарлы Матакның Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы мәйданына, ә "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар җирлек советы бинасы янына җыелдылар. Бәйрәм тантанасы күңелләргә үтеп керерлек тирән...

Бүген бәйрәм икәнне табигать тә сизде бугай, салкын көннәр кинәт кенә кояшлы җылы иртә белән алышынды. Район үзәгендә яшәүчеләр, авыллардан килүчеләр иртән сәгать 9 да инде Базарлы Матакның Азат итүче солдат һәйкәле каршындагы мәйданына, ә "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар җирлек советы бинасы янына җыелдылар.

Бәйрәм тантанасы күңелләргә үтеп керерлек тирән эчтәлекле, тәэсирле әдәби-музыкаль күренеш белән башланып китте. Быел аны әзерләгән мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы чорында сабый гына булган буынга күбрәк игътибар биргәннәр. Аңлашыла, билгеле, чөнки, кызганычка каршы, Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаучы өлкән буын арасында сугышта катнашкан солдат бабаларыбыз бармак белән генә санарлык калды бит. Мәйдан уртасындагы урындыкларда алар быел беренче рәткә сыеп беттеләр. Шунда ук сугыш толлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары…

Митингка килүчеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган әлкилеләр батырлыгын искә төшерде.

- Фронтка безнең районнан 7950 кеше алынган, аларның өч меңнән аз гына артыграгы әйләнеп кайткан. Без Ватаныбыз азатлыгын яулашкан райондашларыбыз алдында мәңге бурычлы,-диде ул.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, митингта сүз алып, анда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Бәйрәмгә килүчеләрне шулай ук район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков, Базарлы Матак мәктәбе укучысы Алсу Гайфуллина, район мөхтәсибе Ирек Сәлахиев, район благочинные Андрей Зиньков котладылар. Аннары сугыш ветераннары, район җитәкчеләре, "кайнар нокталарда" хезмәт иткән ветераннар, оешма һәм учреждениеләр вәкилләре авыл халкы Азат итүче солдат һәйкәле каршына веноклар, чәчәкләр куйдылар.

Тантаналы митинг төсле шарлар "салюты" белән тәмамланды. Ветераннарны бәйрәм чәенә чакырдылар, ә авыл халкы, кунаклар Үзәк паркта солдат боткасы белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев