Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан бер гаилә никахын терки

Кеше бәхетле гаиләдә. үз парын тапкан ир я хатын инде шуның белән үк бәхетле.

Ә инде аларның мәхәббәт җимешләре булып балалар туса, гаиләдә бер-берсен аңлау, хөрмәт итү хөкем сөрсә, димәк, яшмышың якты төсләр белән язылган, матур җепләр белән чигелгән.

Күпләршә мәгълүм бер риваятьне искә төшереп үтәсе килә. борын-борын заманнарда ир-ат һәм хатын-кыз бербөтенне тәшкил иткән, ул көчле һәм бәхетле булган. Үзен аллалардан да өстен итеп саный башлаган. Билгеле, тегеләрнең моңа бик ачуы чыккан һәм Кешене икегә аерганнар. Шуннан бирле адәм баласы үзенен парын эзли икән. ялгышмаса, бәхетле гаилә кора. Тик бу тормышта ялгышлар да була шул...

Узган елда безнең районда 89 пар никахларын теркәгәннәр, быел әлегә 31 яшь гаилә төзелгән (болар ЗАГС бүлеге мәгълүматлары. Мөгаен, читтә язылучылар хисабына бу сан бераз гына артадыр). Демографлар әйтүенчә, соңгы елларда яшьләр рәсми төстә гаилә корырга ашыкмый, башта укый, эшләп карьера кора, үзенең финанс хәлен яхшыртырга омтыла. Шулай гаиләле булуын кичектерә килә. илкүләм проблема бу, чөнки бүгенге яшьләр гаилә корып балалар үстермәсә, киләчәкне кемгә тапшырырбыз икән? дәүләт яшь гаиләләрге ярдәм чаралары тәкъдим итә - торак ипотекасы, икенче бала тугач, ана капиталы һәм башкалар. әмма әлегә болар җитәрлек түгел, күрәмсең. Бәлки, яшьләрне булачак ир, булачак хатын итеп тәрбияләү җитмидер. Ә бит районда үрнәк алу өчен бер-берсен яратып, ихтирам итеп яшәүче бәхетле гаиләләр бик күп.

8 июнь - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан без укучыларыбызга: "Ныклы гаилә нигезен нәрсә тәшкил итә?" дигән сорау бирдек. Һәм түбәндәге җаваплар алдык:

Рамил Сафин, Иске камка авылы:

Бер-береңә ышыну. Мин шактый соң өйләндем. Булачак хатыным Бриллиантны шифаханәдә ял иткәндә очраттым. Лениногорскидан ул. бераз хатлар алышып тордык, үзем аларга баргаладым... Инде менә 16 елдан артык без бергә. Ике малай табып бирде миңа хатыным, рәхмәт аңа. Ул ышанычлы кеше, бик мәрхәмәтле, йомшак күңелле. Без бер-беребезгә терәк булып яшибез, хәләл хезмәт белән тормыш алып барабыз. Олы улыбыз тугызны бетерде, һөнәр сайлаган көннәре. Кечкенәсе әле ике генә тулды, олыгаеп тапкан җимешебез. Гомер юлы катлаулы ул, төрле хәлләр була. Шуңа да янәшәңдәге кешенең ышанычлы икәнлеген, сиңа хыянәт итмәгәнен белеп яшәү бик тә мөһим.

Ирина Мамбетова, Чуаш Кичүе җирлеге башлыгы, "Мәрхәмәт - Милосердие" район оешмасы җитәкчесе.

Хатын кызның акыллы, сабир була белүдә. Ир белән хатын кызу канлы була, уйламыйча кирәкмәгән эш-гамәл кылырга мөмкин. Андый вакытларда хатын дәшми торырга, бәхәсләшмәскә, эшне зурга җибәрмәскә тиеш. Минем кайнанам шундый булды: ирем белән без бик яшьли кушылдык, ул мине армиядән алып кайтты. Татар гаиләсенә килен булып төштем (үзем Себердән). бәлки, әни улына бүтән хатын да теләгәндер, ләкин ул мине бик әйбәт каршы алды, үз кызыдай кабул итте, киңәөләрен бирде, сабырлык үрнәге булды. Мин аңа бик рәхмәтле. Инде менә өч дистә ел диярлек яшибез ирем белән, ике малай, бер кыз үстердек, шуның өстенә ике баланы тәрбиягә алдык. Оныкларыбыз да бар. Ирем дә минем фикерне хуплый: гаиләдә барсы да хатыннардан тора, ди.

Валерий Юманов, Хузангай-Сихтерма авылы, прораб.

Үзара аңлашу, кичерә белү. Миңа язмыш бик әйбәт хатын бирде. Лизам акыллы, түземле, сабыр кеше. армиядән кайткач күреп алдым мин аны, яраттым, миңа тиешле кеше икәнлеген аңладым. Ул нәселемне дәвам итеп өч малай табып бирде. Мин гел эштә булдым, улларыбызны тәрбияләү дә әниләре җилкәсендә булды. Инде улларыбыз үзләре гаиләле, безне оныклар белән сөендерделәр. бүгенге бәхетле гаилә трмышым белән хатыным Елизавета Витальевнага бурычлы дип саныйм.

Светлана Удальцова, Юхмачы, мәктәптә хезмәткәр.

Балалар - гаиләнең мәгънәсе дә, шатлыгы да. Без ирем белән биш малай һәм ике кызга әти-әни, һәм бу безнең өчен бу тормышта иң мөһиме. Ансат түгел, беләм. гаиләбезне тәэмин итү Иван өстендә. Ул тырыша, читкә йөреп эшли. Без бәхетле, чөнки балаларыбыз исән-сау, тупырдап үсәләр. олы улыбыз гармун яратты, музыка училищеснда укый. Кызыбыз Настя мәктәп бетерде, әле менә аның киләчәген кайгырткан көннәребез. Һәр гаиләгә күп итеп ул кызлар телим мин.

Илнар Нуруллин, Алисә Мардегалләмова, бүген ЗАГС бүлегендә никахларын теркиләр.

Мәхәббәт! без өч ел дуслашып йөрдек тә, бергә булырга карар кылдык. Узган ел никах укыттык, шуннан бирле гаилә тормышы белән яшибез. Бер-беребезне яратуыбызга, бер-беребезгә бик тә кирәк икәнлегебезнгә инандык. Инде менә никахыбызны законлы рәвештә теркәячәкбез. Бәхетле гаилә корасыбыз килә. моңа без бик тә ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев