Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Халыкара театр көненә багышланган кичә булып узды. ФОТО, ВИДЕО

"Театр яктылыкка, нурга илтә"

- Халыкара театр көненә багышлап район мәдәният йортында үткәрелгән кичә әнә шулай аталды. Авыл клублары каршында оешып, әйбәт кенә эшләп килгән дүрт коллектив һәм район мәдәният йортының "Ташкыннар" халык театры тамашачы хозурына үз эшләрен тәкъдим итте.
Район мәдәният йортында оешкан коллектив "Өч балдызга бер ялгыз" спектаклен сәхнәләштергән, аның белән республика конкурсында катнашырга әзерләнә икән. Спектакльне Гөллия Яруллина куйган, төп рольләрнең берсен дә үзе башкара. Беренче карашка гади, җиңел эчтәлекле тоелган әсәр бүгенге авылларның төп проблемасын - халык кимүне кузгата. Ирләре кайсы кая китеп барган өч хатын-кызның, ничек кенә шаярсалар, шул арада җырлап алсалар да, күңелләре боек. Әсәрнең менә шушы рухын төп рольләрне башкаручы Эльмира Шиһапова, Эльвира Зыятдинова, Ленар Гыймаев, Илфат Кыямов бик оста итеп җиткерә белделәр тамашачыга. Шунысын да әйтим, егетләр-кызлар бу спектакльне Түбән Камада үтәчәк конкурска әзерлиләр. Уңышлар аларга.
Үргәгар үзешчәннәре дә шаян эчтәлекле күренеш белән килгәннәр, алар ярты гасырдан артык бергә яшәгән әби-бабайның картлык көннәрендә аерылышырга җыенуларын җылы юмор белән күрсәттеләр. Бабай ролен оста итеп Илназ Кыямов башкарды. Әхмәт авылында эшләп килүче халык театры да заманча яңгырашлы, күп күренешле спектакль әзерләгән. Хастаханәгә бәби алырга дип киткән, әмма аны югалткан, шушы хәсрәттән айнып та бетмәгән көе табиб сүзен тыңлап аналары баш тарткан ике сабыйны алырга ризалашкан һәм ирен балаларыбыз игезәк булды бит дип алдаган хатын-кызның эчке кичерешләрен Миләүшә Шәмсиева гаять ышанырлык итеп башкарды.
Демидовка авылы үзешчәннәре һәрва-кыттагыча сөендерде, шаккатырды. Бу коллектив рус халкының элеккеге гореф-гадәтләрен өйрәнеп, сәхнә аша бүгенге тамашачыга җиткерү, яшьләргә тапшыру өчен зур тырышлык куя. Алар рус туеның бер өлешен (зур спектакльдән өзек) күрсәттеләр. Режиссерлары Надежда Турова тырышлыгы белән әзерләнгән спектакль халыкча сөйләме, киң күңеллелеге, борынгы җырлары, хәтта реквизитлары белән дә тамашачыны моннан күп еллар элек булган заманга кайтарды да куйды.
Югарыәлкилеләр дә нәкъ шулай иттеләр, тик алар элеккеге татар тормышын күрсәттеләр: театр бәйрәменә үзешчәннәр "Зәңгәр шәл"дән өзек әзерләгәннәр. Ишан хәзрәтнең дүрт хатынының ашка барырга җыенуын җанлы итеп сурәтләде алар.
Театр коллективлары эшләрен карап, жюри аларга бәя дә бирде. Билгеле, иң оста уйнаучылар - "Ташкыннар" халык театры булды. Тик бу кичәдә урыннар билгеләп тормадылар, барысының да тырышлыгын Мактау кәгазьләре, бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Рольләрне иң оста итеп башкарган Миләүшә Шәмсиева, Гөлгенә Мисалова, Ленар Гыймаев, Алексей Балялин, режиссерлары булган Гөлия Яруллина белән Надежда Турова аерым бүләккә лаек булдылар.
Театр сәнгате гаять тирән һәм күпкырлы. Кечкенә генә әсәрне сәхнәләштереп, тамашачыга җиткерү өчен дә зур тырышлык һәм осталык кирәк. Шуңа да үзешчәннәребезнең спектакльләр куюы, сәхнә күренешләре әзерләве аерым мактауга лаек. Инде бу эшләрне район тамашачысына да җиткерәсе иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Әлки районында Халыкара театр көненә багышланган кичә булып узды. ФОТО, ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев