Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында иртә культуралар чәчү төгәлләнде

22 майга игенчеләребез 48 мең 224 гектарда чәчү эшләре башкардылар.

Бу барлык чәчеләсе мәйданнарның 97 проценты дигән сүз. Механизаторлар тиздән соңгы культуралар чәчүгә керешәчәк.

Быелгы чагыштырмача суык килгән язны белгечләр мул уңышка юрыйлар. Басулардагы дым запасы җир куенына салынган орлыкларга бердәм булып шытарга яхшы этәргеч бирә. Районда бөртеклеләр, май культуралары (рапс, көнбагыш) чәчү тулысы белән төгәлләнде. Хәзер соңгы культуралардан 270 гектарда тары һәм 300 гектарда карабодай чәчәсе калып бара.

Чәчү эшләреннән бушаган тракторлар пар җирләрен эшкәртүдә, чүп үләннәренә каршы көрәшүдә файдаланыла.

Районда 17 мең гектарга якын мәйданда чүп үләннәренә каршы химик эшкәртү үткәрелде. Шуның 8700 гектары - уҗым культуралары. "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары чүп үләннәре күренә башлаган уҗымнарны гына эшкәртсә, "Хузангай" җәмгыяте барлык көзге культуралар басуларына гербицидлар сиптереп чыкты. Моннан тыш, 4800 гектар көнбагыш, 2300 гектар кукуруз һәм 900 гектарда рапс чәчелгән басуларда чүп үләннәренә каршы чаралар башкарылды.

Бу атнаның дүшәмбесендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән видеокиңәшмәдә Әлки районында язгы кыр эшләренең сыйфатлы башкарылуы хакында әйтелде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Хузангай" җәмгыятендә кыр эшләрендә К-701 тракторларының өстәмә көпчәкләр белән файдаланылуын мактап телгә алды, башкаларга үрнәк итеп куйды.

Чынлап та, "Хузангай"лылар үзләренең ике дистә К-701 тракторларын сабан эшләрендә өстәмә көпчәкләр куеп файдаландылар. Нәтиҗәдә дымлы басуларда буразналар калмады дигән сүз. Чәчү сыйфатлы башкарылды, үсентеләр бердәм, куе шытым бирәләр.

"Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңге утырту эшләре дәвам итә. Әлеге хуҗалык быел 55 гектарда (былтыр 50 гектар иде) бәрәңге үстерәчәк. Шуның 40 гектарында бәрәңге утыртылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев