Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында маллар өчен күпьеллык үләннән сенаж салына. ФОТО

Җәй быел соңлап килде, явымнар да еш булды.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр терлек азыгы хәзерләүдә кыенлыклар тумасмы, дип борчыла башлаган иде. Шөкер, инде менә бер атна районда маллар өчен күпьеллык үләннән сенаж салына.

Көннәр җылыту белән үләннәр дә күзгә күренеп диярлек күтәрелде. Бүген механизаторлар алдына җитди бурыч куелган - 20 июньгә чаклы күпьеллык үләннәрне чабып алырга кирәк. Шулай эшләгәндә генә аларны икенче тапкыр чапканда уңыш булачак, ә җәй озын килсә, үләннәр өченчегә дә өлгерер.

15 июньгә хуҗалыкларда 10700 тонна сенаж салынган. Бу яхшы күрсәткеч. Чөнки, шуның кадәр үлән чабып алынса да, бу әле күпьеллык культуралар чәчелгән мәйданнарның дүрттән берен генә тәшкил итә.

Үләннәр сусыл, витаминнарга бай. Механизаторлар аларны башта чаптырып, теземнәрдә берәр көн кипшендерәләр. Безнең районда күпьеллык үләннәр 13338 гектар тәшкил итә, шуларның 2888 гектары инде чаптырылган (барлык мәйданнарның 22 проценты).

Сенаж салу "Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк Әлки филиалында бик әйбәт оештырылган. Юхмачы сөтчелек комплексының азык утарында 2 мең тонна яшел масса сенажланган. Чуаш Кичүе мега-фермасында 1450 тонна, Каргада 1800 тонна яшел азык хәзерләнгән.

Шул ук вакытта механизаторлар кукуруз, көнбагыш басуларында чүп үләннәргә каршы рәт араларын эшкәртәләр. Быел әлеге кыйммәтле культуралар хуҗалыкларда күпләп чәчелде - кукуруз 10620 гектар һәм көнбагыш 14468 гектар мәйдан били. Бүгенге көнгә көнбагышның 3275 һәм кукурузның 500 гектарында рәт аралары эшкәртелгән.

Көннәр җылыттымы, төрле культуралар чәчелгән мәйданнарда корткыч бөҗәкләр, чүп үләне, үсемлек авырулары барлыкка килә. Аларга каршы басуларны химик саклану чаралары белән эшкәртү вакытында башкарылмаса, зур уңышка өмет юк. Хуҗалыкларда 38 мең гектар мәйданнарны чүп үләннәргә каршы химикатлар белән эшкәрткәннәр, авыруларга, корткычларга каршы эшкәртелгән мәйданнар 10 мең гектар чамасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев