Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге IV фәнни-гамәли конференция үтте. ФОТО, ВИДЕО

Татарның бөек улы Габдулла Тукай дөньяга килгән көндә Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә инде матур гадәткә әйләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрделәр.

Аны якташыбыз, язучы Нәби Дәүли исеме белән атап һәм тирә-күрше районнардан да кунаклар чакырып, мәртәбәле итеп оештырганнар укытучылар.

ВИДЕО

Быелгы конференциядә төрле фәннәр буенча чыгышлар әзерләп 130 укучы катнашты. Алар арасында күрше Нурлат районы вәкилләре дә бар иде. Кунаклар шулкадәр күп булганлыктан, конференциянең тантаналы өлешен балалар иҗаты йортында уздырырга булганнар. Шунысы күңелле һәм кадерле тоелды: укучылар конференциясенә Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина да кайткан иде. Ул күптән инде гимназия коллективының якын дустына әйләнде. Якташыбыз истәлегенә булдырылган музейны әтисенең шәхси әйберләре, китаплары белән баетуга Гөлфия ханым даими рәвештә өлеш кертеп тора. Бу юлы да кунак буш кул белән кайтмаган, язучы өстәлендә һәрвакыт урын алып торган киштәне музейга бүләк итте.

Конференциянең тантаналы өлешен хуҗалар искиткеч тәэсирле итеп башладылар - сәхнәгә укытучылардан һәм укучылардан торган зур хор чыгып гимназиянең гимнын башкарды. Аннары укучылар туган ягыбыз Әлки турында һәркем аңласын өчен татар һәм рус телләрендә кызыклы гына итеп сөйләп бирделәр. Алар Әлкидә туган яисә нәсел тамырлары шуннан булган сугыш геройлары, язучылар, артистлар, галимнәр, спортчылар исемнәрен атап үткәндә күңелдә горурлык хисе туды.

Кунакларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сүрия Вәлиева, гимназия директоры Фәридә Яруллина сәламләделәр. Гөлфия ханым Дәүләтшина әтисенең Әлки ягы, Мәүләшә авылы турындагы китабыннан өзек укып үтте. Конференциягә хуҗалар район музее директоры Йосыф Зариповны да чакырганнар.

-Безнең район - бик күп геройларның туган ягы. Алар арасында сугыш башланып берничә көн үтүгә Берлинны бомбага тоткан, Мәскәүне фашистлардан саклап һәлак булган, Рейхстаг стенасына "җиңдек!" дип язып куйган батыр егетләребез бар. Әлки уллары космосны өйрәнүгә зур өлеш керткәннәр. Күпме язучы, шагыйрь чыккан безнең халык арасыннан,-дип горурланып сөйләде ул һәм Гөлфия Дәүләтшинага, Фәридә Яруллинага, үзешчән шагыйрь Марат ага Хәмитовка Әлки якташлыгы җәмгыятенең мактаулы билгеләрен тапшырды.

Гимназия өчен гимн сүзләре язып биргән Марат Хәмитов - Нәби Дәүлинең авылдашы, ул Мәүләшәгә кунакка кайткан вакытларында язучыны күргән, аңа хәтта үзенең беренче шигырен дә укып күрсәткән.

-Әти белән бергә үскәнгәдер, Нәби ага авылга кайткач иң беренче безгә керә иде. Бер кайтуында авыл картлары белән әнисенең кабере урынын эзләгәннәре хәтеремдә. Ул бит ятим калып күрше районның Горка авылындагы приютта үскән. Минем әтинең абыйсының улы да ятим килеш шунда эләккән. Әти сөйли иде, малайларны атка утыртып авылга мунча керергә алып кайта идем, дип. Шуңадыр да, Нәби ага безнең гаиләне үз итте. Тагын бер кайтуында ул туган өе нигезенә колхозчылар өчен ике фатирлы өй төзергә фатиха бирде,-дип истәлекләре белән уртаклашты Марат ага.

Конференциянең тантаналы өлешен бик матур итеп укытучы Әлфия Шагалиева алып барды, ул Нәби Дәүлинең шигырьләрен дә укыды, гимназия укучылары безне җыр-шигырь һәм биюләр белән сөендерделәр. Габдулла Тукайны да бергәләп искә төшердек: сәхнәдә укучылар ансамбле, залда конференциядә катнашучылар торып басып "Туган тел"не җырладык. Ә икенче класс укучысы Камил Сәлахов Тукайның шигырен укып шаккатырды.

Аннары укучылар төрле секцияләргә бүленделәр. Барлыгы 13 сеіция эшләде бу көнне. Укучылар тарих, рус, татар һәм инглиз телләре, математика, технология һәм сынлы сәнгать секцияләрендә чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев