Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Призывник көне булып үтте. ФОТО

Язгы чакырылыш буенча Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәткә быел 40 яшь әлкиле алыначак.

Егетләрнең күбесе армиягә әзерлек үтте: хәрби учет һөнәре үзләштерде, махсус тестлар үтте. 3 июльгә кадәр алар берничә төркемгә бүленеп илебезнең төрле почмакларындагы хәрби частьләргә китәчәк.

Ә бүген район мәдәният йортында хәрби хезмәткә алыначак егетләрне һәм аларның әти-әниләрен чакырып Призывник көне үткәрделәр. Булачак солдатларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котлап, исән-сау хезмәт итүләрен, Әлки районы исеменә тап төшермәүләрен теләде. Аннары район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Кораллы Көчләргә язгы чакырылыш игълан итүе турындагы Указын укыды, Россия Саклану министры Сергей Шойгуның боерыгы белән таныштырды. Виктор Павлович бүгенге призывникларга югары таләпләр куелуы турында әйтеп үтте.

-Егетләр, армиядә хезмәт итү - сезнең өчен беренче имтихан. Сез шушы бер ел эчендә бик күп нәрсәне аңлаячаксыз, күп кенә күнекмәләр үзләштерәчәксез. Алары сезгә алдагы тормышыгызда һәрвакыт кирәк булачак. Барысын да лаеклы үтегез, армиянең ни икәнен, Ватанны саклауның зур җаваплылык йөкләвен аңлагыз, бабаларыгызның Бөек Ватан сугышында ниләр кичергәнен күз алдына китереп, үзегез дә нык, батыр булырга өйрәнегез,-диде ул.

Армиягә китүчеләрнең әти-әниләре исеменнән Гөлнара Шәйхетдинова чыгыш ясады. Ул егетләргә мондый теләкләрен җиткерде:

-Намуслы булыгыз, сугыш фәнен өйрәнегез, антыгызга тугрылыклы булырга кирәклеген аңлагыз. Армия сезнең өчен тормышыгызның горурланырлык бер өлеше булсын,-диде ул.

Ә барлык теләкләргә җавап итеп призывник Салават Шәйхетдинов иптәшләре исеменнән тырышып хезмәт итәргә вәгъдә бирде. Соңыннан егетләр әти-әниләре белән бергәләп истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.

Әлки районында Призывник көне булып үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев