Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында тәртип саклау пункты булачак

Район башкарма комитетының хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышында

җәйге чорда үсмерләр арасында законга каршы килүче гамәлләрне булдырмас өчен ниләр эшләнүе турында сөйләштеләр. Комиссия утырышын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов алып барды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе өлкән инспекторы Равил Гайфуллин Татарстанда тәртип саклауның җәмәгать пунктлары булдырылуын хәбәр итте. Бу чара эчке эшләр органнарында хезмәткәрләр санының даими кыскартылып торуы шартларында тәртип сакчылары җитешмәүне беркадәр хәл итәргә тиеш. Тәртип саклау пунктларын җитәкләүчеләр муниципаль хезмәткәрләр булачак, алар хезмәт хакы алып эшлиләр. Штат буенча шулай ук әйдәүче белгечләр дә каралган.
Тәртип саклауның җәмәгать пунктлары республиканың эре шәһәрләрендә һәм күп кенә районнарында булдырылган, эшли башлаган инде. Комиссия утырышында чыгыш ясап, Равил Гайфуллин бездә дә шундый пункт ачып җибәрү өчен бина бүлеп бирүне хәл итәргә кирәклеген искәртте.
Ә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре сөендерерлек икән, соңгы ике елда үсмерләрнең җинаять кылу очраклары нык кимегән. Быел әле гомумән җәмгыять өчен куркыныч гамәл генә теркәлгән: Базарлы Матакта 12 яшьлек кыз бала акча урлап тотылган. Аны балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә исәпкә куйганнар. Хәзер биредә төрлечә закон бозган 14 үсмер исәптә тора икән.
Балигъ булмаганнар арасында административ җаваплылыкка тартылган үсмер дә бар: Юхмачыда яшәүче малай руль артына утырган һәм, моңа хокукы булмаса да, машина белән идарә иткән.
Мондый балаларны тәртипкә чакыру, җәмәгать өчен куркыныч гамәлләр кылуларына юл куймау максатында җәйге каникулларда нәрсәләр эшләнәсе турында кайбер мәктәпләр директорлары сөйләп үтте. Дөрес, алар күбрәк мәктәп яны лагерьлары эшчәнлегенә тукталды. Бу чыгышларны тыңлагач, балаларның буш вакытларын педагоглар контрольдә тота, димәк, аларның кирәкмәгән гамәлләр кылырга вакытлары булмас, дип өметләнергә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев