Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында язгы кыр эшләре башланды

"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Карамалы" отряды кырларына самолет ярдәмендә ашлама кертелә башлады.

Ә "Хузангай" җәмгыятендә иртә сәгатьләрдә, басулар туң чакта "Туман" агрегатлары белән уҗым бодаен тукландыруга керештеләр.
Районда 98,2 мең гектар сөрү җире бар. Шуның 25,4 мең гектарына уҗым культуралары чәчелгән иде. Көзеннән 22,3 мең гектарда бодай, 3,1 мең гектарда арыш чәчеп калдырылды. "Россельхозцентр"ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафин белдергәнчә, уҗым культуралары бик әйбәт кышлаган. Югалтулар 2-3 проценттан артмый. Яшь үсентеләрнең шикәре дә яхшы, 18-20 берәмлек исәпләнгән. Инде зур өметләр баг-ланган шул уҗымнарны җир дымлы вакытта тук-ландыру сорала.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча киңәшчесе Фәргать Зәкиев әйтүенә караганда, бездә бу эшне вакытында һәм сыйфатлы башкару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. "Кызыл Шәрык-Агро"да быел ашлама кертүдә алты очкыч эшләячәк. Ә инде "Хузангай" җәмгыятендә үзләренең биш берәмлек "Туман" агрегаты һәм сигез тагылма сиптергеч белән басуларны ашларга җыеналар. Очкычлар көнгә 450-500 гектарга кадәр җирне ашлый ала. Ә бер "Туман" агрегаты 150-200 гектар басуга минераль ашлама кертә.
Районда язгы кыр эшләрен башкару өчен кирәк кадәр ашлама булачак, ди Фәргать Зәкиев. Ә инде уҗым культураларын тукландыруга минераль ашламалар җитәрлек кайтарылган.
Сабан культуралары чәчү өчен орлык запасы да мулдан хәзерләнгән. Әмма орлыкның сыйфаты әлегә тулысынча канәгатьләндерерлек түгел. Рафик Сафин әйтүенчә, 6 мең тоннага якын бөртеклеләр орлыгының бары 85 тоннасы гына элита сортлы. Аннан тыш 4 мең тоннасы репродукцияле һәм 1,8 мең тоннасы товарлыклы бөртек.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр мең гектар басуга 17 тонна элита орлык чәчүне таләп итә. Шул вакытта гына игеннәрдән зур уңыш өмет итәргә мөмкин. Дәүләт субсидиясен дә элита орлык белән эш итүчеләргә генә бирү күздә тотыла.
Дөрес, "Кызыл Шәрык-Агро" супер элита сортлы 30 тонна арпа, 10 тонна бодай, 15 тонна вика орлыгы сатып алу эшенә керешкән. Шулай ук "Хузангай" җәмгыяте 25 тонна супер элита карабодай орлыгы юнәткән. Чәчү эшләренә керешкәнче орлыкларның сыйфатлысын юнәтергә бераз вакыт бар әле. Шуңа да бу эшне ашыктыра төшкәндә җир куенына яхшы уңышка өмет биргән орлык кертергә мөмкин булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев