Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан алты яшьлек Элина Ибраһимова “Созвездие-Йолдызлык”ның зона җиңүчесе булды. ФОТО

"Созвездие-Йолдызлык" республика яшьләр фестиваленең зона турында Югары Әлкидән алты яшьлек Элина Ибраһимова "Конферанс" номинациясендә икенче урынны алды.

Әлеге фестивальдә районыбыздан 500 дән артык бала катнашты. Аның муниципаль этабы гыйнвар аенда ук башланган иде. Район мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан җырга-биюгә, нәфис сүзгә сәләтле малайлар-кызлар биш кустта - Юхмачы, Яңа Салман, Чуаш Кичүе, Хузангай авылларында һәм балалар иҗат йортында үз осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге бәйгеләрнең җиңүчеләре 9 февральдә район сәхнәсендә көч сынашты. Монда иң яхшы дип табылган 12 номер фестивальнең зона турына узды. 16-17 мартта Нурлат шәһәренең мәдәният сарае сәхнәсендә 9 районның яшь талантлары арасында "Созвездие-Йолдызлык"ның финалына юллама алу өчен киеренке көрәш барды. Биредә районыбыз данын яклап 44 бала чыгыш ясады.

16 мартта булган сайлап алу турында жюри бездән дүрт номерны аеруча уңышлы дип тапкан. Шулай итеп, "Хореография" номинациясендә Базарлы Матактан Ирина Смышляева җитәкчелегендәге "Счастливчики" бию төркеме, вокал буенча Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Динә Билалова (җитәкчесе Фирдания Хәбибуллина), Түбән Әлки урта мәктәбеннән Ринат Галиуллин, "Конферанс" номинациясендә Югары Әлкидән алты яшьлек Элина Ибраһимова (җитәкчесе Лилия Яруллина) зона бәйгесенең икенче турына уздылар.

Ә 17 март кичендә зона бәйгесенең җиңүчеләре мәгълүм булды. Алар арасында безнең Элина Ибраһимова да бар. Сәхнәдә үзен иркен һәм артистларча ыспай тотучы бу үткен һәм сөйкемле кызчык, конферансье ролен гаять оста башкарып, тамашачыларның һәм жюриның мәхәббәтен яулады. Дөрес, алар парлы алып баручылар булып бер малай белән икәү чыгыш ясарга тиешләр иде. Әмма бәләкәй егет, каушап я оялыптыр инде, соңгы мәлдә сәхнәгә чыгудан баш тарта. Элинага бу җаваплы хезмәтне үзенә генә башкарып чыгарга туры килә. Һәм ул аны бик әйбәт үти - мактаулы икенче урынны алып, фестивальнең Казанда узасы финалында чыгыш ясау хокукына ия була.

Элинаны бәйгегә Югары Әлки балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Яруллина әзерләгән. Аның балалар белән эшләү, нәниләрнең сәләтләрен ача белү осталыгын билгеләп үтәргә кирәк - бу педагог әзерләгән сабыйларның "Созвездие-Йолдызлык"та беренче генә җиңүләре түгел.

Түбән Әлкидән Ринат Галиуллин исә бәйгенең "Иҗади эзләнү өчен"

махсус призына ия булды.

Балалар иҗат йортының оештыру-масса эшләре бүлеге җитәкчесе

Гөлнара Мәрдиева районда "Созвездие-Йолдызлык" фестивален оештыруның эчендә кайнаган кеше.

-Фестивальдә елдан-ел күбрәк балалар катнаша,-ди ул. -Узган ел бездә бу бәйгегә кече яшьтәге талантлы малайлар-кызлар шактый килгән иде. Быел инде алар сәхнәдә күпкә остарак һәм уңышлырак чыгыш ясадылар. Моны район бәйгесенең жюри әгъзалары да сөенеп билгеләп үтте. Билгеле, әлеге балалар белән ныклап торып эшләргә, аларның сәләтләрен үстерергә кирәк. Быел "Созвездие-Йолдызлык"та катнашучылар өчен байтак яңа сәхнә киемнәре дә булдырдык. Бию төркемнәренә дүрт комплект затлы костюмнар тектердек. Җырчы егет-кызларыбызның да күбесе яңа күркәм киемнәр белән чыгыш ясады. Яшь артистларыбыз өчен барысы 392 мең сумлык сәхнә киеме алдык. Моның 185 мең сумы - балалар иҗат йорты коллективының төрле тамашалар үткәреп эшләп алган бюджеттан тыш средстволары.

Сәхнә киемнәре дигәннән, Хузангай урта мәктәбенең "Салават күпере" бию төркеме дә быел "Созвездие-Йолдызлык"та яңа костюмнардан чыгыш ясаган. Ә аларны сатып алуда "Хузангай" ҖЧҖ рәисе Евгений Чугунов ярдәм иткән. Яшь биючеләр дә, аларның остазлары да хуҗалык җитәкчесенә ихлас рәхмәтләрен белдерәләр. "Безнең бию төркеме фестивальдә ел да призлы урыннар яулый. Ә быелгы уңышларыбызда сезнең өлешегез дә зур, Евгений Михайлович",-диләр алар.

Әлбәттә, районыбызның яшь талантларын республика бәйгесендә лаеклы күрсәтү өчен алар белән тәҗрибәле һәм белемле остаз-педагоглар шөгыльләнүе дә, зәвыклы сәхнә костюмнары да зарур. Ә инде "Созвездие-Йолдызлык"та сәхнә тоткан балаларның чыгышларын гала-концертта тамаша кылырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев