Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районыннан биш егет Оренбургтагы район шефлык итүче частька китте. ФОТО

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш дәвам итә.

Тагын бер төркем егетләрне армия сафларына озаттык. Аларга "бәхет елмайды" дисәк тә була, чөнки район хәрби комиссариатында әйтүләренчә солдат хезмәтен егетләр үзебез шефлык иткән частьтә үтәячәк икән.

Ул часть Оренбург тирәсендә урнашкан. Татарстан белән күрше өлкә, беренче тапкыр барганда гына ерак тоела. Улларын озатырга килгән әти-әниләр дә газизләре өчен азрак борчыла: якын бит, сагынышсак хәл белергә барып кайтырбыз, диләр алар.

Егетләрне Казанга алып китәсе автобусны көтә-көтә булачак солдатлар, аларның якыннары белән сөйләшеп тордык.

-Улым Дима өчен борчылам, билгеле. Ул бит минем бердәнберем. Үзем өчен анардан да әйбәт егет юк. Махсус белеме бар, Казан авиация техникумын тәмамлады. Улыма ышанам, сынатмас,-ди Базарлы Матактан Марина Баганова.

Иске Салманнан Рамазан Хәлиуллинны әнисе Рушания, әтисе Рәдиф озата килгәннәр. "Ир-егетләр илне сакларга әзер булырга тиеш, дип үстердек улыбызны, шуңадыр бәлки, армиягә үзе дә бик теләп бара,"-диләр алар икесе бертавыштан диярлек:

-Дөньялар гына тыныч булсын!-дип өстиләр.

Рамазан гомумән борчылмый:

-Әгәр чынлап та Оренбургка икән, бигрәк тә шәп булачак, чөнки бүген бит бергә укыган дусларым Айзил Гыйльфанов белән Сергей Лычников та китә. Өчәүләшеп бер частькә эләксәк, ничек яхшы булыр иде!-ди ул.

Сергейны озатырга әтисе, абыйсы, дуслары гына түгел, дәү әтисе Николай Лычников та килгән.

-Онык белән горурланам. Тиешенчә хезмәт итәчәгенә ышанам,-ди призывникның бабасы.

Салманнан Марсель Садыйковны, Юхмачыдан Дмитрий Сачковны, Югары Әлморзадан Айзил Гыйльфановны да озатучылар күп иде. Араларында хәрби бурычларын үтәргә өлгергән, армия хезмәтенең ни икәнен үз "тиресендә" татыган егетләр дә бар.

Алар: "Курыкма, туган, бөтенесе дә әйбәт булачак",-дип тәҗрибә уртаклаша.

Һәм менә булачак солдатларга тезелеп басарга дигән команда яңгырый. Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлап, истәлеккә кул сәгатьләре бүләк итте, лаеклы хезмәт итүләрен теләде.

-Әлки районыннан икәнлегезне онытмагыз, нык булыгыз, хәрби бурычыгызны тырышып үтәгез,-диде ул.

…Соңгы кул кысышулар, теләкләр, хушлашу сүзләре. Егетләребез автобуска утырып, юлга кузгала. Имин булсын юллары, исән-сау хезмәт итсеннәр улларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев