Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Чиябаш авылында җиләк-җимеш бакчасы утыртып ял зонасы ясарга җыеналар

Чиябашлылар гомергә таза, мул тормышта яшәде. Бүген дә бу җирлектәге авылларда йорт-җирләр, каралты-куралар төзек, нык, терлек-туарны да күп асрыйлар. Үз көченә ышанып көн күрүче тырыш халык белән белән җирлек советы да үзара аңлашып яшиләр.

Шуңадыр, биредә җыен тыныч, дустанә шартларда үтте, халык авыл җирлеге советының һәм аның башлыгы Илфат Сәмигуллинның узган елгы эшчәнлеген уңай бәяләде.
Җирлек өч авылны үз эченә ала. Биредә барысы 350 кеше яши, 134 хуҗалык исәпләнә. Гаиләләрнең зур күпчелеге шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара, ит-сөт җитештерә. Үзләреннән артканын сатып, гаилә бюджетын да бөтәйтәләр. Узган ел, әйтик, 218,2 тонна сөт сатып, 3 миллион 200 мең сум акча алганнар. Икешәр, өчәр, хәтта дүртәр сыер асраучылар байтак. Өч һәм күбрәк сөтбикә тотучы биш гаилә бушлай савым аппаратларына ия булган.
Терлекне күп асрасалар да, моңа кадәр гаилә фермасы төзү буенча дәүләт программасыннан файдаланучылар булмаган. Узган ел, ниһаять, Татар Чиябашында яшәүче Илдус һәм Хәнифә Гайнуллиннар 200 мең сум субсидия алып мини-ферма төзеп куйганнар, сыерларын биш башка җиткергәннәр, ике таналары да бар.
Авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин әйтүенчә, быел тагын Хисмәтовлар гаиләсе мини-ферма булдырырга исәпләп торалар икән. Инде абзарларын төзи дә башлаганнар. Ә Минсабировларның 100 башка исәпләнгән гаилә фермасы төзергә һәм аннан алынган продукцияне эшкәртү цехы ачып җибәрергә ниятләре бар, ди.
Җыенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов чыгыш ясап, халыкны әлеге дәүләт программаларыннан файдаланырга бик үгетләде.
-Мини-ферма программасы бигрәк тә отышлы һәм җайлы бит. Эшне ике-өч сыер белән башлап җибәрәсең, әйбәтләп абзар төзеп куеп, терлекләр санын биш-сигез башка җиткерәсең. Районда моңа тәвәккәлләп тотынып, 200 мең сум субсидия алып, эшләрен уңышлы дәвам иттерүчеләр шактый. Программа эшләгәндә файдаланып калыгыз, үкенмәссез,-ди Идрис Габдрахманович.
Әйе, авылларда тормыш елдан-ел әйбәтләнә, уңайлыклар арта бара. Чиябаш һәм Мулланур Вахитов авылларына да хәзер яхшы юллар илтә. Авыл урамнарын яктырту эше дә төгәлләнгән. Барысы 62 яктырткыч куелган, хәзер инде начаррак яктыртылган урыннарга өстәмәләрен урнаштырырга җыеналар. Су белән тәэмин итүгә килгәндә, җәен бакчаларга сибү чорында кайбер урамнарда суга кытлык булып ала икән. Узган җәйдә берничә мәртәбә бригада чакыртып суүткәргеч торбаларның тишелгән урыннарын төзәттергәннәр. Мулланур Вахитов һәм Татар Чиябашында өч башняның насосын алыштырганнар.
Халыктан җыелган үзара салым акчасына һәм аңа дәүләт дотациясенә яңа суүткәргечләр сузу һәм скважина бораулау өчен проект-смета документациясенә заказ биргәннәр. "Чиста су" республика программасына кереп, бу зур эшне башкарып чыгарга ниятлиләр.
Җәен Шия елгасы аша салынган күперне уртак көч белән ремонтлаганнар. Шулай ук өмәләр ясап, Татар Чиябашы һәм Мулланур Вахитов авылларындагы зират коймаларын төзекләндергәннәр. Ә Рус Чиябашы зиратын үзара салым акчасы хисабына тулысынча киртәләп алганнар. Шөкер, авылларыбызда зур эшләрне бергәләшеп, өмәләр үткәреп башкару кебек матур традиция яши әле.
Демографиягә килгәндә, былтыр җирлектә ике бала туган, биш кеше бакыйлыкка күчкән, өч никах теркәлгән. Ә менә җирлектә яшәүче халыкның өчтән бере - пенсионерлар.
Чиябаштагы ике катлы иркен мәктәп бинасы бик әйбәт хәлдә. Зур ашханәсе, спорт залы, менә дигән шугалагы бар. Бүген анда 25 бала белем ала. Әле шушы арада бу мәктәпнең алтынчы сыйныф укучысы Илзирә Шәрипова татар теле буенча республика олимпиадасында беренче урынны алып, районыбызны данлады. Ә балалар бакчасына биш сабый йөри.
Ә менә мәдәният йортлары белән хәл авыррак. Җыенда Мулланур Вахитовта яңа клуб төзеп булмасмы, дигән сорау бирделәр. Әмма әлегә өметләндерерлек җавап юк. Чиябаш мәдәният йортына да капиталь ремонт кирәк икән. Аны былтыр берникадәр төзекләндереп, җылы-лык системасын яңартканнар анысы. Әмма җыен узган көнне клуб бик салкын иде, халык өс киемнәреннән утырды.
Биредә халыкның күпчелеге - 44 кеше - бюджет өлкәсендә эшлиләр. 32 кеше вахта ысулы белән "Кызыл Шәрык-Агро"да хезмәт куя. Чиябашта төп җитәкче вазыйфаларны башкаручылар - шушында туып үскән ир-егетләр. Җирлек башлыгы Илфат Сәмигуллинның, мәктәп директоры Фәнис Вәлиевның, "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы баш инженеры Миншакир Хәмитовның, баш агрономы Фиргат Касаевның җыенда ясаган чыгышларында да туган авыллары язмышын кайгыртулары, аның өчен янып-көеп йөрүләре сизелеп торды. Җирлек советы депутаты Миншакир Хәбибрахман улы авылдашларыннан бригада туплап, 2015-2016 елларда чишмәне чистартканнар, кое һәм халыкка ял итү өчен берничә беседка ясаганнар. Быел исә Миншакир Хәмитов элеккеге ташландык алмагач бакчасы урынында җиләк-җимеш агачлары утыртып, ял зонасы ясарга исәпләп тора. Бу изге ниятләре дә тормышка ашсын иде!
Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Сергей Балакирев халыкны районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды. Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Рәис Галләмов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова үз тармакларындагы яңалыклар хакында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
фото Яндекс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев