Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Иске Салман авылында ифтар ашы үткәрелде. ФОТО

Рамазан аеның икенче яртысы бара.

Ул җәйге озын көннәргә туры килсә дә, авырсынмыйча ураза тотучы райондашларыбыз байтак. Мәчетләрдә тәравих намазлары укыла. Авылларда ифтар ашлары да үткәрелеп тора. Соңгы көннәрдә Карга, Түбән Әлки, Ташбилге, Иске Салман авылларында шундый авыз ачтыру мәҗлесләре булып үтте.

Иске Салманда ифтар ашы авыл мәдәният йортында озын өстәл-табыннар янында узды. Мәҗлескә авыл халкы күп килгән иде. Әзерләгән урыннар тулды диярлек.

Билгеле, авыл кешеләре бергә җыелышкач, хәл-әхвәл белешеп кенә калмыйча, тормыш-яшәештәге төрле проблемалар, мәсьәләләрне дә кузгаталар, аларны хәл кылу турында сөйләшәләр.

Иң элек авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов сүз алып, авылдашларын Изге Рамазан ае белән котлады. Ул шулай ук Иске Салманда башкарыла торган эшләр һәм алга ниләр планлаштырылуы хакында сөйләп үтте. Башлык авылны чиста тоту мәсьәләсенә дә киң тукталды, халыкны йорт тирәләрендәге чүп үләннәрне чабып алырга, тәртипкә китерергә чакырды.

Сүзгә Лаеш районында яшәүче якташлары, авылга даими ярдәм итеп торучы Рәис Хәйруллин кушылды:

-Авылда ял паркы төзи башладык. Төзелеш материаллары табуда, четерекле эшләрне башкаруда мин дә ярдәм итәм. Кайбер эшләрне бергәләп, өмәләр үткәреп башкарсак иде, авылдашлар. Чисталык мәсәьәләсенә килгәндә, һәр өй тирәсе ялт итеп торсын иде. Авыл җирлеге җитәкчеләренә генә ышанып ятарга ярамый. Урам юлларын, тыкрыкларны да тәртиптә тотарга кирәк. Кайбер капка төпләрендә нинди генә техника юк, ә турларыннан үтәрлек түгел - чокыр-чакыр. Тигезләп җибәрсәгез, үзегезгә йөрергә дә җайлы, ямьле дә булыр иде, -ди Рәис Разак улы.

Аннан авыл имам-хатыйбы ярдәмчесе Рамил Вафин Коръән сүрәләре укыды, вәгазьләр сөйләде, ураза тоту кагыйдәләрен аңлатты.

-Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда уразаның әҗер-сабавын хисапсыз бирә. Бу изге айда ураза тотарга, гыйбадәтләребезне арттырырга, иманыбызны ныгытырга ашыгыйк,-диде ул.

Рамил хәзрәт шулай ук ифтар ашын оештыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтеп дога кылды. Бу игелекле эшкә Рәис Хәйруллин, Илнур Гыйззәтуллин, Гөлләрия Садыйк кызы (Тольятти шәһәрендә яши), Рамис Вафин зур өлеш керткәннәр.

Ифтар вакыты җитте, халык бергәләп авыз ачты. Мәҗлес бик мулдан әзерләнгән, сый-нигъмәттән өстәлләр сыгылып тора иде. Аш-су әзерләүчеләр Рушания Хәбибуллинага, Рәмзия Сафинага, Гөлназ Сункишевага, Гөлнур Гариповага, Гөлфия Гатауллинага, Сәрия Хәлиуллинага халык олы рәхмәтләрен җиткерде.

Рамазан ае дәвам итә. Ураза тотучыларга сабырлык, түземлек телик, тоткан уразалары кабул булсын. Илдә-көндә тынычлык, муллык хөкем сөрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев