Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләр быелгы чаңгы сезоны белән хушлашты. (ФОТО)

Көне дә искиткеч матур иде. Күпләр бу көнне «Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагере янында оештырылган чаңгы шуу мөмкинлегеннән файдаланып, саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр. Бирегә барлык авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән, оешма-учреждениеләрдән килгәннәр иде. Чаңгы эзләре шактый шома. Байтак кеше ике километрлы чаңгы юлыннан шуып килделәр. Шулай ук өч һәм биш километрлы...

Көне дә искиткеч матур иде. Күпләр бу көнне «Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагере янында оештырылган чаңгы шуу мөмкинлегеннән файдаланып, саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр. Бирегә барлык авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән, оешма-учреждениеләрдән килгәннәр иде. Чаңгы эзләре шактый шома. Байтак кеше ике километрлы чаңгы юлыннан шуып килделәр. Шулай ук өч һәм биш километрлы дистанцияне сайлаучылар да булды. Ә инде урман һавасын сулап шуып кайткан чаңгычыларны кайнар чәй, пәрәмәчләр көтә иде. Язгы кояш нурлары астында рәхәтләнеп шуып хушлашты чаңгы сезоны белән спорт сөючеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев