Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республикабызда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланды

13 октябрьдән республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе башланды. Ай буе дәвам итәчәк әлеге акция хокук саклау структураларының, власть органнарының һәм гражданлык җәмгыятенең наркотикларга каршы эшчәнлеген берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу чорда районыбызда да профилактика эше көчәйтелә, полиция хезмәткәрләре оператив-эзләнү чаралары үткәрә. Соңгы вакытта илебезнең әллә ничә төбәгендә яшьләрнең ниндидер яңа наркотик матдә кулланып...

13 октябрьдән республикабызда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе башланды. Ай буе дәвам итәчәк әлеге акция хокук саклау структураларының, власть органнарының һәм гражданлык җәмгыятенең наркотикларга каршы эшчәнлеген берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу чорда районыбызда да профилактика эше көчәйтелә, полиция хезмәткәрләре оператив-эзләнү чаралары үткәрә.

Соңгы вакытта илебезнең әллә ничә төбәгендә яшьләрнең ниндидер яңа наркотик матдә кулланып агуланулары хакындагы хәбәрләр бөтен җәмәгатьчелекне хафага салды. Наркотикларга контрольлек итү Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе начальнигы Фаяз Шабаев белдерүенчә, бездә әлеге наркотиктан агулану очраклары булмаган. Бу, билгеле, республикада профилактика чараларының киң колач белән алып барылуы нәтиҗәсе дә.

Ә "спайслар", ягъни тарту катнашмалары проблемасы республика өчен яңа түгел. Ул Россиядә һәм Татарстанда 2009 елда ук калкып чыккан иде. Соңгы дүрт елда гына да республикада психоактив матдәләрнең 80 нән артык яңа төре ачыкланган. Шул исәптән быел наркотик матдәләрнең 11 яңа төре мәгълүм булган.

2009 елда әле наркотиклар белән сәүдә итүчеләр тарту катнашмаларын ачыктан-ачык ларекларда сатарга маташсалар, хәзер наркотикларга заказ бирү нигездә Интернет аша башкарыла, ди белгечләр. Күп вакыт наркотик сатучылар үзләре Татарстанда да, хәтта Россиядә дә булмый, ә үлем китерүче әшәке матдәләрне чит илдән торып тараталар икән. Соңгы өч елда гына да республикада чит илләрдән һәм илнең бүтән регионнарыннан наркотиклар кертүче 47 канал томаланган. Татарстанга әлеге "синтетиканы" кертүне оештыручы 6 наркоберлек юк ителгән. Республиканың төрле төбәкләрендә, шул исәптән Интернет челтәрен дә кулланып синтетик наркотиклар таратучы 200 җинаятьчел төркемнең эшчәнлегенә чик куелган.

Билгеле, наркотиклар белән сәүдә итеп миллионлаган табыш алучы төркемнәр үзләре өчен эшчәнлек мәйданы, ягъни яңадан-яңа кулланучылар эзлиләр. Наркодилерлар бигрәк тә яшьләргә, үсмерләргә исәп тоталар, аларны үзләренең җинаятьчел җәтмәләренә эләктерергә тырышалар. Шуңа күрә дә профилактика эшен һич кенә дә йомшартырга, бу проблемага игътибарны киметергә ярамый.

Наркотиклар проблемасы безнең район өчен дә чит түгел. Бүген район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында наркотиклар кулланган 8 кеше исәптә тора. Дөрес, быел биредә бер кеше дә исәпкә куелмаган.

-Бу көздә район мәктәпләренең 9-11 сыйныфларында укучы 250 үсмер арасында наркотиклар куллануга тест тикшерүләре үткәрдек,-ди наркология кабинеты шәфкать туташы Гүзәлия Вафина. -Тест нәтиҗәләре укучылар арасында наркотиклар кулланучыларның булмавын күрсәтте. Мәктәпләрдә мондый тикшерүләр инде җиденче ел рәттән уздырыла. Соңгы вакытта аларны алдан хәбәр итмичә, кинәт үткәрү гамәлгә керде.

Аңлашыла ки, балаларыбызга кечкенә яшьтән үк наркотикларның нинди куркыныч әйбер булуын төшендереп үстерү, аларда бу яманлыкка каршы тора алу сәләте тәрбияләү мөһим. Район мәктәпләрендә бу максатта төрле чаралар, медицина, хокук саклау хезмәткәрләре белән очрашулар, әңгәмәләр үткәрелә. Гаиләдә дә бу мәсьәләгә беренчел әһәмият бирелсен иде.

Республикада наркотиклар проблемасын хәл итүдә халыкның уяулыгы да бик ярдәм итә. Наркотиклар сату яисә аларны куллану очраклары я булмаса шуңа шик уяткан фактлар сезгә мәгълүм икән, "ышаныч телефоннарына" хәбәр итәргә кирәк. Наркоконтрольнең оператив төркемнәре мондый хәбәрләрне кичекмәстән урынга чыгып тикшерә.

Наркоконтроль идарәсенең ышаныч телефоннары 273-43-45, 052; 20-102 телефоны буенча район эчке эшләр идарәсенә шылтыратып хәбәр итәргә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев