Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәк хастаханәсенә ике кулының да бармакларын өшеткән ир-атны китергәннәр

Көчле Раштуа салкыннарыннан соң көннәр җылытып җибәргән иде. Гыйнварның соңгы атнасында суыклар кабат әйләнеп кайтты. Һава температурасы минус 20 градускача төште. Түбәнлекләрдә тагын да суыграк. Салкыннарны районыбыз ничек кичерә? Зыкы суыклар зыян китермәсен өчен нинди саклык чаралары күрергә? Газ, электр хезмәтләре тоткарлыксыз эшли -Халыкны һәм төрле объектларны электр энергиясе белән...

Көчле Раштуа салкыннарыннан соң көннәр җылытып җибәргән иде. Гыйнварның соңгы атнасында суыклар кабат әйләнеп кайтты. Һава температурасы минус 20 градускача төште. Түбәнлекләрдә тагын да суыграк. Салкыннарны районыбыз ничек кичерә? Зыкы суыклар зыян китермәсен өчен нинди саклык чаралары күрергә?

Газ, электр хезмәтләре тоткарлыксыз эшли

-Халыкны һәм төрле объектларны электр энергиясе белән тәэмин итүдә бернинди өзеклекләр юк.,-ди район электр бүлү челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин.- Раштуа бәйрәмендәге салкыннарда Яңа Тумба авылында югары вольтлы электр линияләре зыян күргән иде. Бу авыл Нурлат районына керсә дә, электр энергиясе белән аны без тәэмин итәбез. Әлеге авария турында хәбәр алыну белән кичекмәстән урынга чыктык, һәм төзексезлек тиз арада төзәтелде. Авыл халкы ике сәгать кенә утсыз торды. Бригадаларыбыз бүген теләсә кайсы сәгатьтә төзексезлек барлыкка килгән урыннарга чыгарга әзер торалар. Райондашларыбыз да электр җиһазлары белән сак эш итәргә кирәклеген онытмасыннар иде.

Без район газ хезмәте начальнигы Равил Нургазизов белән дә элемтәгә кердек. Ул көчле салкыннарда да предприятиенең тулы куәткә эшләвен хәбәр итте, газ белән тәэмин итүдә бернинди тоткарлыклар булмыйсына ышандырды.

Уҗымнар ни хәлдә?

Бүген күпләрне борчыган әлеге сорау белән без "Россельхозцентр"ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафинга мөрәҗәгать иттек.

-Узган көздә районда 26 мең 343 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Шуларның 22 мең 139 гектары уҗым бодае, 2900 гектары арыш, 1304 гектары тритикале,- ди ул. -Тоташ яңгырлар яву сәбәпле, көзге чәчү эшләре бераз тоткарланды, һәм 20-21 сентябрь тирәсендә генә төгәлләнде. Уҗымнар өчен вегетация чоры шактый зур роль уйный. Уҗым яхшы үссен өчен тәүлеклек температураның 5 градус җылы булуы әйбәт. Әлеге процесс үсентеләр тишелеп чыкканнан соң 50-55 көн дәвам итәргә тиеш. Әмма бездә ул 18-20 октябрьгә кадәр генә барды. Вегетация чоры нормадан шактый ким, 30-35 көн генә дәвам итте. Шуңа уҗымнар җитәрлек күләмдә шикәр туплый алмыйча кышка керде. Яңгырлар күп яву аркасында үсемлекләрнең чиргә каршы торучанлыгын арттыру чараларын башкарып чыгып та булмады. Уҗымнарның торышын тикшерү өчен 15 көн саен кар астыннан җир катламы алып тикшерелә. Соңгы тапкыр бу 15 гыйнварда эшләнде. Үсентеләрнең 3-5 проценты гына һәлак булган. Бу бездә уҗымнар әйбәт хәлдә дигән сүз.

Рафик Сафин әйтүенчә, уҗымнар салкыннарны җиңел кичерә. Чөнки карның калынлыгы 30-40 сантиметрга җитә. Кар "түшәгенең" һәр 10 сантиметры исә 10 градус салкынны "тота". Шуңа үсентеләрнең язга исән-имин чыгасына өметләнергә була.

Ут-күз чыга күрмәсен

Соңгы атналарда районда ут чыгу очраклары булганы юк, дип сөендерделәр безне район янгын сүндерү бүлегендә.

-Тик менә суык көннәрдә янгын чыгу куркынычы аеруча арта,-дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радис Инсапов. -Шуңа янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүгә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Әгәр бинаны мич ягып җылытасыз икән, янганда аны караучысыз калдырмагыз, бу эшне балаларга да тапшырмагыз. Мич кабызу өчен бензин, керосин ише тиз кабынучан матдәләрне куллана күрмәгез. Мичне артык кыздырмагыз, вентиляция һәм газ каналларын төтен юллыгы сыйфатында файдаланмагыз.

Радис Инсапов газ приборларын файдаланганда да бик сак булырга куша. Газ чыгарып торган көнкүреш приборларын файдаланырга, газ арматурасы детальләрен тоташтыруны очкынлы инструмент ярдәмендә башкарырга ярамый. Тоташкан урыннарның гермитиклыгын ачык ут, шул исәптән шырпы, зажигалка, шәм ярдәмендә тикшерә күрмәгез. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре шулай ук изоляциясе бозылган электр үткәргечләрне һәм кабельләрне, төзек булмаган розеткалар, рубильниклар файдалануның бик куркыныч булуын искәртәләр. Кулдан ясалган электр җылыткычларын файдалану, электр приборларын караучысыз эшләтеп калдыруның да аяныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин.

Кулларын өшеткән

Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Игорь Леонтьев хәбәр итүенчә, узган якшәмбедә хастаханәгә ике кулының да бармакларын өшеткән ир-атны китергәннәр.Суыктан зыян күргән әлеге ир Түбән Әлки авылыныкы икән.

-Бу пациент хәзер хирургия бүлегендә дәва ала. Аның кулларын саклап калу өчен табиблар бөтенесен дә эшли, - ди доктор.


Салкыннан зыян күрмәс өчен нишләргә соң?

Табиб Игорь Леонтьев менә мондый киңәшләр бирә:

-Урамга ач килеш чыкмагыз. Никадәр туклыклырак ашасагыз, шулкадәр яхшы. Чөнки ризык тән температурасын күтәрә. Салкыннарда күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Бигрәк тә кайнар аш, ит шулпсы, үлән чәйләре әйбәт.

-Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз. Алкоголь организмның җылылыкны югалтуына китерә, шул ук вакытта ул җылыну иллюзиясе тудыра.

-Салкында тәмәке тартмавың хәерле. Тәмәке периферияле кан циркуляциясен киметә. Ә бу аяк-кулларның тиз өшүенә китерә.

-"Кәбестә" кебек кат-кат, кысып тормаган киемнәр киегез. Киемнәр арасындагы һава катламы җылыны бик әйбәт саклый. Бияләй, башлык һәм шарфтан башка салкынга чыга күрмәгез. Перчаткалар урынына бәяләй киегез, алар җылырак.

-Әгәр суыкта битегез, колак яисә борыныгыз агарып киткән икән, аны кар белән ышкый күрмәгез. Кулыгыз җылы булса, өшегән урынга учыгызны куеп торыгыз. Йомшак шарф яисә бияләй белән дә җылытырга була. Өши башлавыгызны сизүгә, тизрәк берәр җылы урынга - кибеткә, кафега, подъездга керегез.

-Салкыннарда югары кан басымлы, йөрәк авырулы кешеләргә бигрәк тә читен. Бу вакытта аларның башы авыртырга, кан басымы "сикерергә", йөрәге "чыгымчыларга" мөмкин. Урамга чыкканда даруларыгызны онытмагыз.

-Торак пункттан еракта яисә таныш булмаган урында машинагыз сүнә икән, автомобильдән чыкмагыз. Телефоннан ярдәм чакырыгыз яисә юлдан бүтән машина узганны көтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев