Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкидә районның данлыклы көрәшчесе Талибулла Яруллин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булды. ФОТО

"Алинә" универсаль спорт залында Талибулла Яруллин истәлегенә ир-атлар һәм үсмерләр арасында татарча көрәш буенча ачык турнир булды.

Районыбызның танылган көрәшчесе, заманында Муса Җәлил исемендәге республика бәйгесе җиңүчесе булган Талип Яруллин истәлегенә ярышлар һәр елны үткәрелә. Быелгы бәйгедә Нурлат, Чирмешән, Лаеш, Тукай районнарыннан һәм, билгеле, үзебездән иң көчле көрәшчеләр катнашты. Келәмгә бил алышырга 126 спортчы чыкты. Иң зур команда Әлкинеке иде.

Үз өеңдә стеналар да булыша, дигән әйтем дә бар анысы. Ничек кенә булмасын, безнең яшь көрәшчеләр соклану һәм горурлык уятырлык бил алыштылар. Барлык авырлык үлчәмнәрендә дә үсмерләребез һәм егетләребез призлы урыннар яуладылар. Хәер, кунаклар да ят район дип югалып калмадылар, үзләрен бик тәвәккәл һәм кыю тоттылар. 28 килограмм авырлыктагылар арасында чыгыш ясаган 11 яшьлек Айнур Гайфетдинов (Чирмешән районыннан), барлык көндәшләрен җиңеп, пьедесталның беренче баскычына ук күтәрелде. Чирмешәнлеләр тагын 32,36,45,75 килограммлылар арасында батыр калдылар.

Барысы 20 төр авырлык үлчәмендә бил алышу булып, калганнарында Әлки егетләре алдырды. Җиңүчеләргә Талибулла Яруллин истәлегенә ачык турнир дипломнарын, медальләр һәм акчалата бүләкләрне данлыклы көрәшченең улы Фәргать Яруллин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм бездә милли көрәш спорты кураторы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев тапшырдылар. Бәйгегә килгән кунак-тренерлар районда ачык турнирның зур оешканлык белән һәм гадел үтүен билгеләп, рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев