Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскстрой" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Тормыш юлын халкыбызга, туган ягыбызга хезмәт итүгә багышлаган, райондашлар арасында ныклы абруй казанган Фоат Вәлиевичка әлкилеләр күңелендә бары рәхмәт хисләре генә. Рамил Минһаҗев, Карга авыл җирлеге башлыгы: -Фоат Вәлиевичны авыл советының иң тынгысыз,...

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскстрой" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Тормыш юлын халкыбызга, туган ягыбызга хезмәт итүгә багышлаган, райондашлар арасында ныклы абруй казанган Фоат Вәлиевичка әлкилеләр күңелендә бары рәхмәт хисләре генә.
Рамил Минһаҗев, Карга авыл җирлеге башлыгы:
-Фоат Вәлиевичны авыл советының иң тынгысыз, иң актив "хезмәткәре" дип әйтсәң дә була. Һәр зур эшне башлар алдыннан аның белән киңәшләшүебезне әйтеп тә торасы юк инде. Әле менә аңа мөрәҗәгать итмичәрәк торсак, үзе үк үпкәләп шылтырата, әллә йоклап киттегезме, ди. Каргада Фоат Вәлиевич ярдәме белән башкарылган эшләрне санап бетерерлек түгел. Беренче чиратта бу - һәр урамга кергән әйбәт юллар, урамнарны яктыртып торучы лампалар, әллә ничә оешманы түбәсе астына сыендырган күп функцияле үзәк, төзекләндерелгән мәчет...
Авылны ямьләп торган илле сутый мәйданлы паркта 150 төрдәге агач-куак үсә, җәен фонтан ата, балалар өчен уен мәйданчыгы эшли. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәл каршында митинглар үткәрү өчен мәйдан ясалды. Авылыбыз тарихына багышлап китап бастырылды. Ә Сабантуй, башка бәйрәмнәр бездә ничек күңелле үтә! Кем өй сала, кем күчеп кайткан, кем авыр хәлгә юлыккан - барысына да ярдәм кулы суза авылдашыбыз. "Безнең Фоатыбыз!" дип яратып атый аны каргалылар. Чөнки киң күңелле, шәфкатьле, туган авылының мәрхәмәтле улы бит ул. Андый кешеләр бу дөньяга сирәк киләдер. Авылдашыбызга олы рәхмәтебез изге теләк булып ирешсен иде.
Людмила Яшина, Салман авылы:
-Безнең Салман якларында бик матур эшләр башкарып ята Фоат Вәлиевич. Дөресрәге, ул җитәкләгән "Алексеевскдорстрой" коллективы. Үткән елда Хлебодаровкадан Анино Салман авылына чаклы бик шәпләп юл төзеделәр. Бу юлны кышкы карлардан чистартып торалар, хәзер инде район үзәгенә дә юлыбыз кыскарды, кирәк чакта тиз һәм юл газабы күрми генә барып җитәбез. Салман елгасы аша күпер төзелә, юлчылар хәзер дә шунда эшлиләр. Кеп-кечкенә Иске Баллыкүлгә дә асфальт юл барып җитте бит! Бу авылның зират тирәләренә кадәр тигезләтеп, асфальт мәйданчык ясатты якташыбыз. Яңа Салман мәктәбен ремонтлаганда да ярдәмен күп күрдек: идәннәрне төзекләндерергә фанера, линолеум, кирәк кадәр буяу китертте. Бик ярдәмчел, ачык, гади кеше икән Фоат Вәлиевич. Югары дәрәҗәләргә ирешеп, биеклеккә күтәрелеп тә чын кеше булып кала белгән, күңел матурлыгын саклый алган ул. Фоат Вәлиевичка безнең Салман ягы бик тә, бик тә рәхмәтле.
Озын гомер, нык исәнлек телибез үзенә. Ул туган ягыбыз өчен кирәкле, кадерле кеше бит.
Андрей Зиньков, протоиерей:
-Адәм баласы бу дөньяга игелекле гамәлләр кылу өчен, җирдә якты матур эз калдыру өчен килә. Ходайдан безгә бирелгән амәнәтләрнең берсе - якыныңа ярдәм ит. Депутатыбыз Фоат Вәлиевның эш-гамәлләре шуңа туры килә дә. Беренчедән, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте җитәкчесе буларак, ул республикада сыйфатлы юллар төзүе белән бөтен Татарстанга мәгълүм шәхес. Кешеләрне юл газабыннан коткара аның егетләре. Икенчедән, безнең районда аңа гозере төшкән, үтенеч белән каршына барган якташлары бик күп дип беләм. Үзем дә мөрәҗәгать иттем. Базарлы Матакта Изге Троица чиркәвен сала башлагач, бардым Фоат Вәлиевичка. Ачык каршы алды, игътибар белән тыңлады.
Шуннан бирле менә ничә ел инде изге эшебездә ярдәм итеп килә. Чиркәүнең тиздән түбәсен ябып бетерәбез, аннары идәненә бетон салачакбыз. Анысына да булышырга вәгъдә итте.
Миңа аның кешеләр белән аралашканын күзәтергә туры килгән иде. Фоат Вәлиевичның ни дәрәҗәдә ачык итеп, йомшак итеп сөйләшүен, башкаларны аңлавын күреп аңа булган хөрмәтем тагын да артты.
Әшрәфетдин Шәйхетдинов, Бөек Ватан сугышы ветераны, Югары Әлки авылы:
-Узган елның сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда мин чын ихластан Фоат Вәлиев өчен тавыш бирдем. Таныш-белешләрем, авылдашларымның да күпчелеге шулай эшләде. Аны бит халык бик зурлый, хөрмәт итә. Ник дисәң, үзе кешеләргә бик күп яхшылык эшли. Вәлиев оешмасы төзегән юлларны мактап туймыйлар.
Фоат Вәли улы без ветераннарны да бик олылый. Күпме еллар инде Җиңү бәйрәме хөрмәтенә мул итеп бүләк-күчтәнәчләр җибәрә ул безгә. Бәйрәмчә матур тартмаларга тутырылган ул күчтәнәчләрне хезмәткәрләре өйгә китереп бирәләр, җылы теләкләрен җиткерәләр. Рәхмәтләрнең иң зурысы бу эшлекле һәм булдыклы, кешелекле якташыбызга! Менә мин 88 нче яшь белән барам. Фоат энебез дә саулык-сәламәтлек белән безнең яшькә җитсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев