Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары булды

Анда муниципаль район советы депутатлары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм баш бухгалтерлары чакырылган иде. Район Уставы нигезендә, халык тыңлауларында теләге булган һәр әлкиле катнаша алды. Район бюджеты проектын финанс-бюджет палатасы эшләде. Проектка һәм аның буенча кергән тәкъдимнәргә анализ белән тыңлауларда әлеге палата рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Мәгълүм булганча, 2015 елга...

Анда муниципаль район советы депутатлары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм баш бухгалтерлары чакырылган иде. Район Уставы нигезендә, халык тыңлауларында теләге булган һәр әлкиле катнаша алды.
Район бюджеты проектын финанс-бюджет палатасы эшләде. Проектка һәм аның буенча кергән тәкъдимнәргә анализ белән тыңлауларда әлеге палата рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.
Мәгълүм булганча, 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты муниципаль район советы утырышында беренче укылышта кабул ителгән иде. Аннан соң проект буенча район оешмаларыннан шактый тәкъдимнәр кергән.
Әйтик, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов хәвефсезлекне тәэмин итү максатында район үзәгендәге ял паркында һәм Базарлы Матакның Кояшлы-Крайнов урамнары киселешендә видеокүзәтү урнаштыру зарурлыгын алга сөрә һәм әлеге эшне район бюджетыннан финанслауны сорый.
Мәктәп директорлары мәгариф учреждениеләрендә янгын хәвефсезлеге чараларын финанслауны шулай ук район бюджеты аша эшләргә тәкъдим итәләр.
Район үзәк китапханәсе җитәкчелегенең дә бюджет проекты буенча тәкъдимнәре бар. Район мәдәният йорты ремонтка ябылу сәбәпле, китапханәнең әлегә үз "өе" юк.
-Яңа бинага күчеп эшли башлагач, безгә котельня эшчесе, каравылчы кебек хезмәтләр өчен штат берәмлекләрен арттырырга туры киләчәк. Шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түлисе була. Әнә шул чыгымнарны бюджетка кертүне сорыйбыз,-ди үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Татьяна Петухова.
Район бюджеты проекты өстәмәләр белән муниципаль район советы депутатлары каравына тәкъдим ителә. Депутатлар аны район советының киләсе утырышында икенче укылышта тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев