Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елдан башлап милеккә салым ставкалары сизелерлек үзгәрә

Яңа елдан башлап милеккә салым ставкалары сизелерлек үзгәрә. Аңлашыла ки, арту ягына. 1 гынвардан физик затлар милкенә салым аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Салым нинди объектлардан түләнә соң? Салыс салу объектларына торак йорт, торак бина, гараж, машина кую урыны, бердәм күчемсез комплекс, төзелеп бетмәгән объект, башка биналар, корылмалар керә. Шәхси...

Яңа елдан башлап милеккә салым ставкалары сизелерлек үзгәрә. Аңлашыла ки, арту ягына. 1 гынвардан физик затлар милкенә салым аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк.

Салым нинди объектлардан түләнә соң? Салыс салу объектларына торак йорт, торак бина, гараж, машина кую урыны, бердәм күчемсез комплекс, төзелеп бетмәгән объект, башка биналар, корылмалар керә. Шәхси ярдәмче һәм дача хуҗалыгы алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү, шәхси торак төзү өчен бирелгән җирләрдә урнашкан торак биналар торак өй дип санала. Шушы объектларга милек хокукы булган кешеләр милеккә салым түли.


Әйткәнебезчә, яңа елдан башлап милек салымы аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Өегез һәм башка мөлкәтегезнең кадастр бәясен Татарстан Җир һәм милек министрлыгы сайтыннан белергә була.


Салым базасын исәпләүнең үз тәртибе бар. Объектның 1 гынварга булган кадастр бәясе фатир буенча аның мәйданы 20 кв. метрга, бүлмә буенча 10 кв. метрга, торак йорт буенча 50 кв. метрга киметеп исәпләнә. Өстәрәк санап кителгән объектларга (торак йорт, торак бина һ.б.) салым ставкасы 0,1 процент тәшкил итә.Икенче төркемгә кертелгән башка биналарга салым ставкасы 0,5 процент, өченче төркемдәге административ үзәкләр, сәүдә үзәкләре һ.б. кайбер объектлар буенча 2 процент булачак.


Физик затлар милкенә салым җирле салым ул. Шуңа күрә муниципаль берәмлек территориясендә шундагы вәкаләтле органнар карары белән кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев