Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән гүзәл затларны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады

"Сөекле хатын-кызларыбыз! Сезне язның тәүге бәйрәме белән чын йөрәктән эчкерсез тәбрик итәм. Бу күркәм бәйрәм сез гүзәл затларны ярату, сезгә иксез-чиксез ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү белән билгеләп үтелә. Хатын-кыз гомер-гомергә тормыш, рәхим-шәфкать һәм рухи камиллек гәүдәләнеше булып саналды. Кадерле әниләребез, апа-сеңелләребез, хатыннарыбыз һәм кызларыбызның безгә булган өмет-ышанычы һәм яратуы тормыш...

"Сөекле хатын-кызларыбыз! Сезне язның тәүге бәйрәме белән чын йөрәктән эчкерсез тәбрик итәм.

Бу күркәм бәйрәм сез гүзәл затларны ярату, сезгә иксез-чиксез ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү белән билгеләп үтелә. Хатын-кыз гомер-гомергә тормыш, рәхим-шәфкать һәм рухи камиллек гәүдәләнеше булып саналды. Кадерле әниләребез, апа-сеңелләребез, хатыннарыбыз һәм кызларыбызның безгә булган өмет-ышанычы һәм яратуы тормыш кыенлыкларын, гомер юлында очраган сынау-киртәләрне җиңәргә ярдәм итүче көч булып тора. Юкка гынамыни хатын-кызга иң югары миссия - кешегә гомер бирү, нәсел дәвам итү бурычы йөкләнгән. Гүзәл затларыбыз бүген районыбызның кайсы гына тармагында хезмәт куймый. Аларның

авыл хуҗалыгына, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, мәдәниятка, социаль өлкәгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Авыр сугыш елларының бар михнәтен үз җилкәсендә күтәргән, илне җимерекләрдән торгызуда үзен-үзе аямый хезмәт иткән ветеран хатын-кызларыбызга да без чиксез рәхмәтле.

Бәйрәмегез белән котлап, сезгә нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек, балалар бәхете телим. Яныгызда һәрчак сезгә терәк-таяныч булырдай, игътибары, мәхәббәте белән җылытырдай якыннарыгыз булсын. Күңелегез шатлык белән тулып торсын!",-диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев