Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бюджет беренче укылышта кабул ителде

Бүген район башлыгы Александр Никошин рәислегендә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Анда 2016 елга район бюджеты беренче укылышта нигездә дефицитсыз кабул ителде. Киләсе ел бюджетының үзенчәлеге шунда - ул бары бер каледарь елга төзелгән. Бу илебез икътисадындагы билгесезлек белән бәйле. Утырышта быелның 10 аенда бюджет үтәлеше һәм 2016 елга...

Бүген район башлыгы Александр Никошин рәислегендә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Анда 2016 елга район бюджеты беренче укылышта нигездә дефицитсыз кабул ителде. Киләсе ел бюджетының үзенчәлеге шунда - ул бары бер каледарь елга төзелгән. Бу илебез икътисадындагы билгесезлек белән бәйле.

Утырышта быелның 10 аенда бюджет үтәлеше һәм 2016 елга бюджет фаразлары турында доклад белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.

-2015 елның 10 аенда район бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 90,2 процент тәшкил итте. Районның үз керемнәре 136 миллион 541 мең сум булды. Бу планга карата 86 процент дигән сүз,-ди Илгиз Габидуллин.-Әлеге керемнәрнең төп өлешен физик затларның керемнәренә салым тәшкил итә. Шул ук вакытта әлеге төр салымны түләү буенча бурычлылар да бар. Бу "Яшь көч" ҖЧҖ (бурычы 100 мең сум), "Строитель и К" (364 мең сум), "Әлки спецстрой" (100 мең сум), "Хузангай" (1741 мең сум), ПМК-Мелиорация (171 мең сум).

Докладчы әйтүенчә, районда җир һәм милек салымнары җыю планга карата арттырып үтәлгән. Ә чыгымнарның төп өлеше хезмәт хакы түләүгә тотыла икән. 2015 елның 1 ноябренә әлеге чыгымнар 501 миллион 670 мең сум тәшкил иткән. Шуның 251 миллионга якыны мәгариф системасында хезмәт куючыларга түләнгән. Төзекләндерү эшләренә 27 миллион сумга якын акча тотылган.

Социаль максатларга районда 47 миллион 277 мең сум акча юнәлтелгән. Бу еллык планның 97,1 проценты дигән сүз. Шуның 40 миллионнан артыгы яшь гаиләләрне һәм авылда яшәүчеләрне тораклы итү программалары нигезендә файдаланылган.

Физик тәрбия һәм спортка тотылган чыгымнарның 6 миллион 697 мең сумы "Алинә" универсаль спорт залы ихтыяҗларына юнәлтелгән.

2016 ел бюджетының төп өлешен республикадан дотация, субсидия һәм субвенция рәвешендә бирелә торган акча тәшкил итә. Бу 311 миллион сумнан артык сумма булыр дип көтелә. Ягъни районның барлык керемнәренең 70,1 процентын республика финанс ярдәме тәшкил итәчәк. Ә калган 29,9 проценты районның үз керемнәреннән тупланырга тиеш.

Чыгымнарга килгәндә, киләсе елның 1 октябреннән бюджет сферасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 7 процентка артыр дип көтелә. Туклану һәм медикаментлар сатып алуга да быелгыдан 7 процентка күбрәк акча тоту карала. Коммуналь хезмәтләр чыгымнары 7,5 процентка артыграк булыр дип фаразлана.

Бүтән чыгымнар 2015 елгы дәрәҗәдә калачак.

Районда юллар төзүгә һәм карап-ремонтлап торуга 16 миллион сумга якын чыгымны бюджетка салу күздә тотыла. Авылларны төзекләндерүгә "торак-коммуналь хуҗалыгы" бүлеге аша 23671 мең сум чыгым тоту фаразлана.

Киләсе елда да бюджетның иң зур чыгымнары мәгариф системасында булачак. Ул 361 миллион 313,2 мең сум тәшкил итәр дип көтелә. Ягъни район бюджетының барлык чыгымнарының 68,2 проценты мәгарифкә юнәлтелә дигән сүз. Шуның 308 миллион 781 мең сумы хезмәт хакына туры килә.

2016 елда районда мәдәният тормышына - 33 миллион 651 мең, музейларга - 4302 мең, китапханә челтәренә - 11778 мең, кинофикациягә 1334 мең сум тотылыр дип фаразлана.

Мәктәптә балаларны тукландыруга 3 миллион сумга якын акча планлаштыруга исәп тотыла. Балалары бакчага йөргән гаиләләргә компенсация рәвешендә 5 миллион сумга якын акча түләү фаразлана.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин 2016 елга планлаштырылган район бюджетының бик кысан (жесткий) булуын билгеләп үтте. Ул һәркемнең бюджет средстволарына сакчыл каравы һәм нәтиҗәле файдалануы зарурлыгына басым ясады.

2016 елга район бюджеты проекты буенча депутатларның сораулары күп булмады. Әле бит аны күпләр җентекләп өйрәнергә өлгермәгәндер дә. Шулай да район советы депутаты, Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев районның баш финансчысына:

-Киләсе ел бюджетында авыл җирлекләренең генераль планнарын әзерләү буенча акча караламы?-дигән соравын юллады.

-Авыл җирлекләренең бюджет чыгымнары өчен өстәмә 5 миллион сумнан артык акча бирү күздә тотыла. Бу һәр җирлеккә 200-250 мең сум дигән сүз. Шул суммага җирлекләрнең генераль планнарын әзерләү чыгымнары да кертелә,-дип җавап бирде Илгиз Исламович.

Александр Никошин авыл җирлекләренә андый күләмле чыгымнарны алдан ук исемләп планлаштыру кирәклеген искәртте.

Аннан 2016 елга район бюджеты проекты тавышка куелды, һәм депутатлар аны беренче укылышта кабул итәргә карар кылдылар.

Бюджет проекты буенча халык тыңлаулары үткәрү турында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов мәгълүмат белән чыкты.

-Бюджет проекты район хакимияте сайтында урнаштырылды. Һәркем шуннан киләсе ел бюджеты проекты белән проекты белән таныша, үзенең тәкъдимнәрен кертә ала,-диде ул.

2016 елга район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары 7 декабрьгә 9 сәгатькә билгеләнде. Тыңлаулар "Колос" кинотеатры бинасында узачак.

Утырыш азагында район башлыгы Александр Никошин Иске Матак авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Надежда Волостновага "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медален тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев