Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмнәрдә саклык та, уяулык та кирәк

Сабан туен, авыл көннәрен хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен бүгеннән әзерлек чаралары күрергә кирәк. Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында әнә шул хакта сүз барды. Бу атнаның шимбәсендә район Сабан туе була. Ял көннәрендә байтак авыллар да үзләрендә бәйрәм үткәрергә җыеналар. Күп халык катнашында уза торган бу бәйрәмнәрне имин уздыру өчен зарур булган...

Сабан туен, авыл көннәрен хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен бүгеннән әзерлек чаралары күрергә кирәк. Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында әнә шул хакта сүз барды.

Бу атнаның шимбәсендә район Сабан туе була. Ял көннәрендә байтак авыллар да үзләрендә бәйрәм үткәрергә җыеналар. Күп халык катнашында уза торган бу бәйрәмнәрне имин уздыру өчен зарур булган барлык чараларны да күрергә кирәк. Район җитәкчесе, террорлыкка каршы район комиссиясе рәисе Александр Никошин бу хакта басым ясап әйтте. Сабантуй бәйрәмнәрендә иминлекне, җәмәгать тәртибен саклау турында район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Әгъләм Тукмаков чыгыш ясады. Ул Сабан туе җирендә автомобильләрне куйганда ГАИ хезмәткәрләре күрсәтмәләрен төгәл үтәүне сорады. Ат чабышлары вакытында тамашачыларга, бигрәк тә балаларга узыш бара торган киртә аша чыгуның катгый тыелуын искәртте.

Янгын часте начальнигы урынбасары Дмитрий Романов авыллардан күп халык Сабан туе бәйрәменә чыгып киткәндә балаларны караучысыз калдырмаска кирәклеген ассызыклады. Бәйрәмнәр тирәсендә янгын хәвефсезлеге таләпләрен аеруча төгәл үтәү зарур. Һәр йортта су запасы, эш кораллары кул астында булу мәслихәт.

Утырышта сәламәтлек саклау, электр, телефон элемтәсе, газ хезмәтләре вәкилләре мәгълүматлары да тыңланды.

Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова үзләрендәге авылларда халык иминлеген саклау буенча ниләр эшләнүе хакында бәян итте.

Исегезгә төшерәбез: гадәттән тыш хәл була калса, түбәндәге телефон номерларын җыярга кирәк:

Полиция - 02, 0-20 (кәрәзле тел.), 2-01-02.

Ашыгыч медицина ярдәме - 03, 0-30 (кәрәзле тел.), 2-01-03.
Янгын часте - 01, 0-10 (кәрәзле тел.), 2-01-01, 112.
Газ хезмәте - 04, 2-01-04.
Электр бүлү челтәрләре - 20-1-05.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев