Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Елны ничек каршыласаң…

Ашкынып чапкан көннәр-сәгатьләр безне Яңа ел бәйрәмнәренә якынлаштыра. Инде күптән чыршылар бизәлеп, урам-мәйданнарны, оешма-учреждениеләр яннарын бизи. Тәрәзәләр аллы-гөлле утлар белән бизәлеп, күңелләргә бәйрәм кәефе өсти. Кибетләрдә яңа ел табынын мул итәрлек тәм-том, җиләк-җимешләр тәкъдим итәләр. Бәйрәм җитә, дуслар, бәйрәм! Яңа ел алды һәм 2016 ның беренче көннәрендә район халкын, бала-чагаларны...

Ашкынып чапкан көннәр-сәгатьләр безне Яңа ел бәйрәмнәренә якынлаштыра. Инде күптән чыршылар бизәлеп, урам-мәйданнарны, оешма-учреждениеләр яннарын бизи. Тәрәзәләр аллы-гөлле утлар белән бизәлеп, күңелләргә бәйрәм кәефе өсти. Кибетләрдә яңа ел табынын мул итәрлек тәм-том, җиләк-җимешләр тәкъдим итәләр. Бәйрәм җитә, дуслар, бәйрәм!

Яңа ел алды һәм 2016 ның беренче көннәрендә район халкын, бала-чагаларны нинди тамашалар көтә соң? Шул турыда без район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллинадан сораштык.

-Елның иң күңелле һәм озакка сузыла торган бәйрәменә күптән әзерләнә башладык. Инде программалар төзелгән, мәдәният хезмәткәрләре авылларда һәм район үзәгендә яңа елны каршылау тамашасын күңелле, истә калырлык итеп оештырырга тырышалар. Безнең тармакта 64 кеше эшли, аларның барысы да яңа ел алды мәшәкатьләре белән яши бу арада. Хәтта кочегарларыбыз, техник хезмәткәрләребез дә читтә калмый. Китапханәчеләрне әйткән дә юк инде, алар бәйрәм кичәләренә үз төсмерләрен өстәргә тырыша,-ди җитәкче.

Авыллар клубларында бәйрәм кичәләре 29,30 һәм 31 декабрь көннәренә билгеләнгән. Бу бәйрәмнәрне үткәрүдә җирле эшмәкәрләр, кибет тотучылар ярдәменә таяналар. Яңа елны авылдашлар белән каршы алу үзе үк күңелле бит.

Ә район үзәгендә беренче зур чыршы бәйрәме 25 декабрьдә үтәчәк. Ул көнне район мәдәният йортына инвалид балаларны чакыралар. Аларны башта сәхнә тамашасы көтә. Аннары фойеда бизәлгән Чыршы тирәсендә төрле уен-конкурслар уздырырга җыеналар.

Дүшәмбе көнне Яңа ел бәйрәменә Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе активистлары җыела. Мәдәният хезмәткәләре алар өчен махсус программа әзерлиләр. Ә балалар өчен бәйрәмнәрнең беренчесе 25 декабрьдә төштән соң булып, аннары һәркөн үткәреләчәк. Район үзәк хастаханәсе, газ эксплуатацияләү хезмәте, Пенсия фонды идарәсе, "Алексеевскдорстрой"ның Әлки участогы үзләрендә эшләүчеләрнең балалары өчен бәйрәм уздыруны нәкъ менә мәдәният хезмәткәрләренә йөкләгән.

-Ел буе концертлар куеп эшләп алган акчага костюмнар алдык. Хәзер Чыршы янында балалар белән яңа "тунлы" Аю, Бүре һәм киләсе ел "хуҗасы" Маймыл да күңел ачачак,-дип серне чишә Рәсимә Гайфуллина.

Инде килеп, 30 декабрьдә район мәдәният йортында маскарад буласын, ә 1 гыйнварга каршы төндә һәркемне Базарлы Матакның төп чыршысы янына чакыруларын да әйтик. Елның соңгы төнендә Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары, үзешчәннәр истә калырлык күңелле тамаша вәгъдә итәләр.

-Яңа ел алды көннәрендә һәм гыйнварның беренче атналарында бездә Татарстан эстрадасы концертлары да булачак, афишаларыбызга күз салырга онытмагыз,-дип киңәш итә мәдәният бүлеге җитәкчесе.

Кыскасы, Яңа елны киң күңел белән, дуслар-якташлар арасында каршыларга теләгән беркемгә дә күңелсез булмас. Бу бәйрәм бит шунысы белән дә кызык - анда һәркем катнаша, һәркем үз төсмерен, үз бизәген өсти ала.

Киләсе бәйрәмнәр белән, райондашлар! Елны ничек каршыласаң, ул шулай үтәчәк, диләр бит. Шуны онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев