Гриппка каршы торырлык булыйк
Көз, җылы ямьле сентябрь белән сөендерсә дә, октябрьнең беренче көннәрендә үк салкын һава, юеш аяк асты белән кешеләрнең сәламәтлегенә "һөҗүм" оештырды. Нәтиҗә билгеле - кемдер йөткерә, төчкерә, ә кемдер җитдирәк тә авырый башлый. Шуның өстенә, табиблар быел грипп эпидемиясен дә гадәттәгедән иртәрәк килер, дип кисәтәләр. Сүзебез бүген нәкъ шул мәкерле...
Көз, җылы ямьле сентябрь белән сөендерсә дә, октябрьнең беренче көннәрендә үк салкын һава, юеш аяк асты белән кешеләрнең сәламәтлегенә "һөҗүм" оештырды. Нәтиҗә билгеле - кемдер йөткерә, төчкерә, ә кемдер җитдирәк тә авырый башлый. Шуның өстенә, табиблар быел грипп эпидемиясен дә гадәттәгедән иртәрәк килер, дип кисәтәләр. Сүзебез бүген нәкъ шул мәкерле авыру турында.
Медицина белгечләре әйтүенчә, грипп коры һәм салкын һаваны "ярата" - кар әле яумаган, термометр 5-6 градус салкынны күрсәтә. Кешеләр кышкы җылы киемгә күчмәгән, дөресен әйткәндә, ничек киенергә белмибез. Менә шундый вакытта җәйдән соң чыгып өлгермәгән организм кискен респиратор авыруларга һәм гриппка тиз бирешә икән.
Татарстанда теркәлгән кискен вируслы авырулар саны дистә меңнән артып киткән. Сентябрь аенда бездә дә берничә очрак теркәлгән. Беркемнең дә авырап ятасы килми, билгеле. Нишләргә соң?
-Грипп үзеннән соң булырга мөмкин катлауланулары белән куркыныч. Шуңа да аңа каршы алдан ук чарасын күрергә - привика ясатырга киңәш итәбез,-ди "Роспотребнадзор"ның Татарстан идарәсе төбәк бүлеге белгече Алмаз Абзалов.
Август ахырында ук инде район хастаханәсенә гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтарылган. Әлкилеләргә привика ясау өчен бушлай 4250 доза вакцина бүлеп биреләчәк, ягъни район халкының 21,6 проценты привиканы бушлай ясата алачак. Тагын 1300 кеше район бюджеты хисабына прививкаланачак.
Район хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, балалар өчен 891 доза вакцина кайткан, аларның барысы да кулланылган. Шулай итеп, балаларның 70,2 проценты прививка алган инде. Моңа өстәп тагын 2980 кешегә дә ясалырга тиеш прививка. Әмма әлегә вакцина юк.
-Грипп үзе генә куркыныч түгел, әмма ул пневмония, бронхит, ангина, отит, миокардит һәм башка авырулар белән катлауланырга, нәтиҗәдә кайчак пациентның үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Гриппны кисәтүнең иң ышанычлы юлы, әйткәнебезчә, вакциналау,-дип сүзен дәлилли Алмаз Абзалов.
-Күпләрдә бу вакцина куркыныч, ә нәтиҗәсе юк, дигән фикер яши. Сез бу турыда нәрсә әйтә аласыз?-дип сорадык без Алмаз Фәйзрахман улыннан.
-Вакцина А һәм В тибындагы грипп вирусы штаммнары да була. Бу вакцина иң нәниләргә - 6 айдан узган күкрәк балаларына да, йөкле хатыннарга да рөхсәт ителгән. Мондый прививка бигрәк тә еш салкын тидерүче, бөер, үпкә, йөрәк авырулары, шикәр диабеты белән авыручыларга кирәк. Шулай ук 60 яшьтән узган өлкәннәргә, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, эше буенча күп кешеләр белән аралашучы һөнәр ияләренә дә привика ясату зарур,-ди ул.
Табиблар ышандырып әйтә: грипптан привика ясаткан бер генә кеше дә бу авырудан һәм аның катлаулануларыннан үлмәгән. Алар шулай ук привиканы сау-сәламәт чакта ясатырга киңәш итә.
-Гриппны ноябрь ахырларында көтәргә, дип кисәтәләр сезнең коллегалар. Шулай булгач, без привика ясатырга соңга калмадыкмы икән соң?
-Хәзер ясату бик тә вакытлы. Организмда иммунитет вакциналанганнан соң 6 атнада барлыкка килә һәм 6-8 ай аны грипптан саклый. Димәк, хәзер привика ясатса, ул эпидемия чорында безне ышанычлы саклаячак,-ди Алмаз Фәйзрахманович.
Сүзне тәмамлап шуны әйтергә кирәк: Татарстанда гриппка каршы 1 миллионнан артык кешегә привика планга кертелгән булган, инде 500 меңгә якын кеше моны эшләгән дә. Ә безнең районга гриппка каршы вакцина бу атнада кайтырга тиеш. Шуннан соң теләге булган кешеләр привика ясата алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев