Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гыйбрәт ала белик

Яңа ел яллары чорында булган зур фаҗига бөтен республика халкын тетрәндерде. 9 гыйнвар төнендә Лениногорск районының бер авылында шәхси йортта янгын чыгып, ут эчендә 6 кеше һәлак булды. Аларның бишесе - алты айдан ун яшькә кадәрге балалар. Тикшерүчеләр янгын чыгуга китергән ике сәбәпне фаразлыйлар. Берсе - ягыла торган мичне куллану...

Яңа ел яллары чорында булган зур фаҗига бөтен республика халкын тетрәндерде. 9 гыйнвар төнендә Лениногорск районының бер авылында шәхси йортта янгын чыгып, ут эчендә 6 кеше һәлак булды. Аларның бишесе - алты айдан ун яшькә кадәрге балалар.

Тикшерүчеләр янгын чыгуга китергән ике сәбәпне фаразлыйлар. Берсе - ягыла торган мичне куллану кагыйдәләренең бозылуы, икенчесе - электр җиһазларын файдалану таләпләренең үтәлмәве.

Әлеге фаҗигале хәл уңаеннан гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда һәр җирдә янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәү, ут-күз чыгуга юл куймау хакында сүз барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев авыллардагы җитәкчеләргә күп балалы, бигрәк тә имин булмаган гаиләләрдә булып, аларның яшәү шартлары белән кызыксынып тору бурычын йөкләде. Шулай ук өлкән яшьтәгеләр, ялгыз яшәүчеләр дә күз уңында булырга тиеш.

Кышкы суык көннәрдә янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре аеруча актуаль төс ала. Мичкә ягып җылытыла торган, төрле сәбәпләр аркасында табигый газдан өзелгән йортларга аеруча игътибар итәргә кирәк.

Балалар үлеменә китергән фаҗига беркемне дә битараф калдырмасын, һәр кеше аннан гыйбрәт, сабак алсын иде.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлки һәм Спас районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш белгече Радис Инсапов:

Ут-күзне булдырмас өчен түбәндәге таләпләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк.

-Янгын хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәгән мичләрне файдалану тыела.

-Мич янганда аны караучысыз калдырырга ярамый.

-Сертификацияләнмәгән, ясалма электр белән җылыту җайланмаларын куллану тыела.

-Бер розеткага берничә электр җиһазын кабызу куркыныч.

-Өйдән чыгып киткәндә барлык электр приборларын сүндерергә кирәк.

-Балаларны үзләрен генә калдырмагыз, аларга ут белән шаяруның куркыныч булуын аңлатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев