Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң кадерле бүләк

Ирләр өчен иң көтелгән, иң зур бүләк нәрсә? Сөйгәненең бәби алып кайтуыннан да куанычлысы, кадерлесе юктыр. Ватанны саклаучылар көне алдыннан берьюлы дүрт ир-егетебез әнә шундый бәһасез бүләккә ия булды. Бу көнне район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән шулкадәр әнине бәбиләре белән өйләренә озаттылар. Тудыру бүлеге янында чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем...

Ирләр өчен иң көтелгән, иң зур бүләк нәрсә? Сөйгәненең бәби алып кайтуыннан да куанычлысы, кадерлесе юктыр. Ватанны саклаучылар көне алдыннан берьюлы дүрт ир-егетебез әнә шундый бәһасез бүләккә ия булды. Бу көнне район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән шулкадәр әнине бәбиләре белән өйләренә озаттылар.

Тудыру бүлеге янында чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем сөрде. Шарлар белән бизәлгән җиңел машиналар, сөенечләре йөзләренә чыккан, чәчәк бәйләмнәре тоткан бәхетле әтиләр, бу истәлекле көннең һәр мизгелен шалт-шолт фотоаппаратка, кәрәзле телефонга төшереп торучы туган-тумачалар…

Бу куанычлы ыгы-зыгының төп сәбәпчеләре - һәммәсе күз карасы кебек көтеп алынган кадерле балалар. Бәбиләрнең икесе - Демьян белән Сергей - Салманнан Денис һәм Софья Саттаровларның, Базарлы Матактан Михаил һәм Инна Гнеденковларның беренче нарасыйлары. Бәләкәй Азалия район үзәгендә яшәүче Ленар һәм Эльвира Хәбибуллиннарның икенче кызлары булып туган. Ә нәни Надежданы биләүсәләп, шатлыгыннан нишләргә белмәгән әтисенә тоттырганда өлкән акушерка Светлана Герасимова:

-Менә кемнән үрнәк алырга кирәк. Алардан калышмыйк дисәгез, безгә тагын бер генә килмәссез әле,-дип куйды.

Салман авылында яшәүче Алексей һәм Ирина Кузнецовларның бишенче балалары икән Надежда. Җаен туры китереп, мин кызлар кебек сылу һәм чибәр Ирина белән сөйләшеп тә алдым.

-Ирина, әле бит бик яшь күренәсез…

-Миңа 35, ирем берничә яшькә олырак.

-Ничек соң биш балага тәвәккәлләдегез?

-Әле бәлкем биш кенә дә булмас. Ирем тагын бала тели!-ди Ирина бәхетле елмаеп. -Балаларыбызның һәркайсын теләп тудырдык, яратып үстерәбез. Без өйләнешкәндә үк күп балалы зур гаилә турында хыялландык. Ирем Алексей үзе дә ишле гаиләдә үскән.

-Күп бала үстерү ансат түгелдер?

-Авыр да түгел. Олылары зурлар бит инде. Ике кызыбыз 12 һәм 8 яшьләрдә. Улларыбызга 7 һәм 2 яшь. Алар безгә бик булышалар. Һәркайсының үз вазыйфасы бар.

-Зур гаиләгә җиткерергә дә кирәк бит әле…

-Аллага шөкер, тормышыбыз бик түгәрәк. Алексей белән икебез дә авылдагы дуңгызчылык комплексында эшлибез.Берничә ел элек яшьләр программасы буенча иркен өй өлгертеп кердек. Күп итеп мал-туар асрыйбыз. Яшелчә бакчабызда ни генә үсми, кавын-карбызга кадәр үзебезнеке. Иренмә генә! Эшләсәң бик әйбәт яшәргә, итәк тутырып бала үстерергә була. Ә балалар - тормышта иң зур шатлык ул.

…Әйе, һәр баланың дөньяга килүе - гаиләләргә генә түгел, дәүләтебез өчен дә сөенеч. Ә зур булмаган районыбызда бер атнада дүрт бәби туу - игътибарга лаек вакыйга. Тормыш алга бара, яшәү шартлары яхшыра, менә дигән балалар бакчалары төзелә, заманча мәктәпләр эшләп тора - бәбиләр генә күбрәк тусын. Әйләнә-тирәбездә балалар шау-шуы тынмый икән, димәк, нәсел-нәсәбебезнең дә, районыбызның да, илебезнең дә киләчәге өметле.

Менә биләүләгән-төрелгән бәбиләр шат-бәхетле әтиләргә тапшырылды. Алар кадерле тере төенчекләрне кулларына алгач, үзләренә бу бәхетне бүләк иткән хәләл җефетләрен кочып-үбеп алырга да онытмадылар.

Районның баш табибы Светлана Одушкина һәм хастаханәнең баш акушер-гинекологы Эма Шәйхетдинова әти-әниләргә ихлас котлауларын җиткерделәр, бәбиләрне сау-сәламәт итеп үстерүләрен, озакка сузмый бу бүлеккә кабат килүләрен теләделәр.

-Бездә бәбиләүче хатыннар һәм нарасыйлар өчен барлык шартлар да тудырыла,-ди Светлана Викторовна. -Хастаханәбез табиб-гинекологлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Дүрт гинекологыбыз да зур тәҗрибәле белгечләр. Кесарев кисеме зарурлыгы булганда операцияне дә үзләре ясыйлар. Игътибарлы, ягымлы шәфкать туташлары, санитаркалар пациентларның тизрәк савыгуы өчен барын да эшлиләр. Дөрес, бүген тудыру бүлегенә капиталь ремонт һәм заманча җиһазландыру кирәк. Бу мәсьәлә дә район җитәкчелеге ярдәме белән тиздән хәл ителер.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина, котлау сүзләрен җиткереп, әти-әниләргә районның иң яшь гражданнарының туу турында таныклыкларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. * * *Бу язманы әзерләгәндә өлкән акушерка Светлана Герасимова шылтыратып, 23 февраль көнне бүлектә ир бала дөньяга килүе хакында әйтте. Ул Базарлы Матакта яшәүче Руслан һәм Рәмзия Шәйхетдиновларның өченче уллары икән. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев