Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коррупция очракларының күпчелеге – бюджет сферасында

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМОның Генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителде. 2003 елда бу көнне БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе имзалау өчен ачыла. Әлеге документны имзалаган дәүләтләр ришвәтне, бюджет средстволарын урлауны һәм коррупция юлы белән керем алуны җинаять дип игълан итә. Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә имзасын салды. Районыбызда коррупциягә каршы тору,...

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМОның Генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителде. 2003 елда бу көнне БМОның Коррупциягә каршы конвенциясе имзалау өчен ачыла. Әлеге документны имзалаган дәүләтләр ришвәтне, бюджет средстволарын урлауны һәм коррупция юлы белән керем алуны җинаять дип игълан итә. Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә имзасын салды.

Районыбызда коррупциягә каршы тору, аны кисәтү буенча елның-елында эзлекле эш алып барыла. Әмма бу яман күренешнең тамырына балта чабу өчен байтак тырышасы бар әле.

2015 ел башыннан бирле район прокуратурасы оешма-предприятиеләргә һәм авыл җирлекләренә документларны законлы һәм төгәл эшләү юнәлешендә 46 тәкъдим һәм мәгълүмати хат юллады. Быел прокуратура тарафыннан вазыйфаи затларның коррупциягә каршы закончалык белән билгеләнгән бурычларны, тыюлар һәм чикләүләрне бозуының 8 очрагын ачыклады.

Агымдагы ел дәвамында дәүләт хезмәтен үтәүдә коррупция билгеләре булган 8 закон бозу очрагы, муниципаль хезмәт үтәүдә 22 закон бозу очрагы ачыкланды. Бюджет турындагы законны бозуның 16 факты мәгълүм булды.

Быел прокуратурага коррупция характерындагы җинатьләр турында 3 хәбәр керде. Алар буенча 2 җинаять эше кузгатылды. Җинаять эшләренең икесе дә - бюджет средстволарын урлау фактлары буенча. Бүген әлеге җинаять эшләренең берсе әле тикшерү стадиясендә, икенчесен тикшерү төгәлләнде.

Коррупцияле җинаятьләрнең күпчелеге бюджет сферасына, төгәлрәк әйткәндә, барлык дәрәҗәдәге бюджет средстволарын тотуга, хас.

Коррупцияне кисәтү максатында прокуратура профилактика эшенә зур әһәмият бирә, хезмәт коллективларында, халык арасында аңлату алып бара.

Коррупцияле хокук бозуларны анализлау шуны күрсәтә: бу проблеманы без уртак көч белән генә хәл итә алачакбыз.

"Коррупция Россиянең үсешенә комачаулый",-диде Президент Путин Федераль Җыенга юлламасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев