Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында алкогольпродукциясе сатуны контрольдә тоталар

Районда алкогольле эчемлекләр сату даими контрольдә тотыла. Моның белән башкарма комитет каршында эшләп килүче ведомствоара комиссия дә шөгыльләнә. Ай саен үткәрелә комиссия утырышлары. Һәм аларда безнең кибетләрдәге аракы-шәрабләрның сыйфаты, ассортименты, аракыны законсыз сатуга каршы көрәш, аның кеше, бигрәк тә яшьләр сәламәтлегенә зыяны кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай...

Районда алкогольле эчемлекләр сату даими контрольдә тотыла. Моның белән башкарма комитет каршында эшләп килүче ведомствоара комиссия дә шөгыльләнә. Ай саен үткәрелә комиссия утырышлары. Һәм аларда безнең кибетләрдәге аракы-шәрабләрның сыйфаты, ассортименты, аракыны законсыз сатуга каршы көрәш, аның кеше, бигрәк тә яшьләр сәламәтлегенә зыяны кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелә.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай төбәк органы контроль-инспекция бүлеге белгече Вера Макарова әйтүенчә, гыйнвар-февраль айларында кибетләрдән 27594 литр алкогольле продукция сатылган, шуның 19467 литры - Татарстанда җитештерелгән аракы.

-Алкогольле эчемлекләр куллануны беркем дә, берничек тә аклый алмый, билгеле. Әмма күз йомып, барны юк дип әйтеп булмый бит инде - аракы табынга еш куела, ул - иң күп сатылучы товарларның берсе. Шулай булгач, без сатып алучыга сыйфатлы, технология таләпләренә җавап бирерлек продукция сатылуын гарантияләргә тиеш. Шул максат белән район үзәгендә һәм авыллар кибетләрендә еш кына тикшерүләр үткәрәбез - махсус аппарат ярдәмендә акциз маркаларын тикшерәбез. Әлегә кадәр "сулдан кергән" аракыны кибеттән сату очракларын ачыклаганыбыз юк анысы,-ди Вера Евгеньевна.

Аның әйтүенчә, кибетләрдә җаның ниндиен тели, шундый эчемлек табарга була - ассортимент кайчан 50 дән артык исемдәге эчемлек тәкъдим итә! Татарстанда җитештерелгән аракыны "Арыш мае" һәм аның "Кыз" предприятиесе "Тансу-Регион" фирмалары, "Әлки кулланучылар җәмгыяте реализацияли. Яңа ел башыннан аракының сыйфатын ачыклау өчен бердәм дәүләт автоматик мәгълүмат системасы (ЕГАИС) кулланыла башлады. Дөрес, әлегә ул бераз "чатанлап" эшли, кайчак мәгълүмат алу өчен шактый вакыт сарыф итәргә туры килә. Әмма кибетләр күпләп сату предприятиеләреннән аракыны шушы система аша уздырып кына алалар икән хәзер.

-Һәр кибетче алкогольле продукция китерүче фирманы үз файдасыннан чыгып сайлый. "Татспиртпром" продукциясен Чистай шәһәрендәге "Алкоторг"тан китереп бирәләр,-ди Вера Макарова.

Әйе, хәзер кибетләрдә товар җитәрлек. Шул исәптән аракы да. Туксанынчы еллардагы аракы чиратларын, кычкырыш-талашны искә төшерсәң, әйбәт инде. Әнә бит бездә хәзер күренекле "Бристоль" фирмасы кибете дә эшли башлады. Әмма сүз шул гади азык-төлек турында түгел, аракы турында бара. Аның зарары һәркемгә билгеле. Табиблар да кисәтә: узган 2015 елда инфарктан өйләрендә үлгән 8 әлкиленең 6 сы шактый вакыт исереп йөргән, ахыр килеп, аларның йөрәкләре чыдамаган, тибүдән туктаган. Күпме кешенең сәламәтлеге какшый, гомере кыскара аракы эчү аркасында! Хокук саклаучылар исә балигъ булмаганнар арасында сыра, шәраб, аракы куллану очракларының күбәюе хакында чаң суга.

-2014 елда үсмерләр тарафыннан алкогольле эчемлекләр куллануның 2 очрагын теркәгән булсак, 2015 елда инде шундый 5 очрак теркәлде. Шунысы куркыныч, аракы эчеп исергән үсмерләр елдан-ел "яшәрә"бара - безгә 12-13 яшьлекләр белән эш итәргә туры килә. Коточкыч бит бу!-ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Гөлнур Сәгыйтова.

Димәк, бу балаларга аракы сатучылар бар!

-Әйе, андый фактлар да очрый дөрес, бәхеткәдер, бик аз, былтыр бер генә булган иде, быел менә тагын шундый хәлгә юлыктык. Балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлек яисә тәмәке сатучыга 30-50 мең сум штраф салырга, икенче тапкыр шундый эшне эшләүчеләргә карата җинаять эше ачарга мөмкиннәр,-дип раслый. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеч-эксперты Вера Макарова һәм мондый очракларга тап булганда 21-0-95 телефоны буенча үзләренә хәбәр итәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев