Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки мәдәният йорты сәхнәсендә - муниципаль хезмәткәрләр

Район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре концертын тамашачылар инде күптәннән көтте. Муниципаль хезмәткәрләр ел саен яхшы әзерлек, осталык белән чыгыш ясый, концертлары нинди дә булса кызыклы, үзенчәлекле ягы белән истә кала. Хәер, бу юлы алар белән бер коллектив булып район мәдәният йорты, үзәк китапханә, музыка мәктәбе үзешчәннәре дә сәхнәгә чыкты....

Район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре концертын тамашачылар инде күптәннән көтте.

Муниципаль хезмәткәрләр ел саен яхшы әзерлек, осталык белән чыгыш ясый, концертлары нинди дә булса кызыклы, үзенчәлекле ягы белән истә кала. Хәер, бу юлы алар белән бер коллектив булып район мәдәният йорты, үзәк китапханә, музыка мәктәбе үзешчәннәре дә сәхнәгә чыкты. Әйтергә кирәк, Таҗи Гыйззәтнең "Ташкыннар" драмасыннан сәхнәләштерелгән өзек алар чыгышының йөзек кашы булды.

Актерның тулысынча образга керүе яхшы уен санала. Сәхнәгә куелган күренештә Рәйсә Габдуллина һәм Гөлнара Закирова бик үк айнык булмаган солдаткалар ролен гаять оста башкардылар. Ә инде үзешчән ир-атлар уены бөтен залны көлдерде. Энҗе Хәлиуллинага исә үзгәрергә дә туры килмәде - ул тыйнак, намуслы кыз ролен башкарды. Спектакльдән өзекне сәхнәгә Рәсимә Гайфуллина куйган. Ул үзе бәхетсез язмышлы, әмма нык холыклы Гайнавал ролен дә башкарды.

Конферансье буларак Ирина Сабирова уңышлы чыгыш ясады. Ул шул көннәрдә билгеләп үтеләсе дата - космонавт Юрий Гагаринның беренче булып галәмгә очу көне хакында да искә төшерде.

Концертта бик күп матур җырлар яңгырады. Кайбер үзешчән артистларның музыкаль аранжировка да ясаганы сизелә иде. Татьяна Петухова башкаруындагы "Нежность" җыры иң күркәм бәяләмәгә лаек, дияр идем. Язгы кояш нуры кебек чиста, дулкынландыргыч бу җыр күңелнең иң тирән төпкелләренә үтеп керде. Әйтергә кирәк, җырчының ачык кызыл төстәге озын күлмәге дә үзенә бик килешеп торды, аны тагын да сөйкемлерәк күрсәтте.

Кайбер ансамбльләрнең чыгышларын уңышлы дип әйтмәс идем. Ә менә бертуганнар Ксения Белова һәм Татьяна Сивенкова көчле алкышларга лаек булдылар. Алар башкаруындагы чуаш җыры һәркемнең күңеленә хуш килде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова башкаруында "Игелекнең көче нәрсәдә" дигән шигырь бәйрәмнең кульминациясе булды. Сәхнәгә чыкканда ук тамашачылар аны алкышлар белән сәламләде. Тигез матур тавыш белән яттан сөйләнгән шигырь җирдә игелек кылып яшәргә өндәде.

Тиздән бөтен татар җәмәгатьчелеге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Шуңа концертта Тукай поэзиясе яңгырау бик урынлы булды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Миләүшә Хәйдарова һәм Алсу Низамова шагыйрьнең "Буран" дигән шигырен яңгыраттылар. Кызлар сәхнәгә 20 нче гасыр башындагы кышкы киемнәрдән чыктылар. Каядыр еракта буран улады… Әйтерсең лә бөтен зал берничә минутка шагыйрь яшәгән чордагы кышкы Казан мохитенә чумды.

Директор булып Алсу Сутягина килгәч музыка мәктәбе яңа, актив тормыш белән яшәп китте. Әлеге мәктәп укучылары төрле конкурс һәм фестивальләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, музыканы профессия итеп сайлаучылар да бар. Ә иң мөһиме, алар матурлыкны чын-чынлап бәяли белүчеләр булып калалар. Музыка мәктәбенең вокаль-инструменталь ансамбле бу юлы рус халык җырларын яратучыларны сөендерде. Олеся Гобәйдуллина ансамбльгә кушылып "Иван-чай" җырын башкарды. Җырчының үзенчәлекле тавыш тембры, башкару осталыгы тамашачыны таң калдырды, кыскасы, дебют бик уңышлы булды.

Конкурсантлар ике бию әзерләгәннәр иде. Шуңа да алар алтын бәясенә булды. Район башкарма комитетында эшләүче кызлар испан музыкасы ритмнарында менә дигән итеп үз осталыкларын күрсәттеләр. Биюне сәхнәгә Любовь Борисова куйган. Флешмобны алкышлар белән каршыладылар - ул яшь аудиториянең күңеленә хуш килде.

Шулай итеп, тагын бер коллективның иҗади отчет белән чыгыш ясады. Ә алда тамашачыны талантлы медикларның, хәрби комиссариат хезмәткәрләренең концерт номерлары көтә. Арада кем иң яхшысы булыр?

Тамашачы фикере

Алия Дәминова, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе:

-Үзешчән артистлар бар мактауга лаек. Игелек темасы бик яхшы ачылды. Бигрәк тә спектакльне билгеләп үтәсем килә. Чын артистлардай уйнадылар. Афәрин!

Ринас Шиһапов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

-Искиткеч концерт. Дебют чыгышлары мине таң калдырды. Дөресен әйткәндә, Татьяна Петухованың яңгыравык матур тавышы - минем өчен зур ачыш. Бәйрәм кичәсен ике телдә Илфат Кыямов һәм Эльвира Нуруллина бик матур алып бардылар. Бер кимчелек - күп тавыш булмаганда "ансамбль" терминын файдаланырга ярамый.

Галина Зарипова, ветеран педагог:

-Барлык үзешчән коллективларның да отчет чыгышларында булырга тырышам. Администрация хезмәткәрләренең концертын былтыр да караган идем. Миңа бертуган Беловалар башкаруындагы чуаш җыры бик ошады. Ә менә чалгылар белән куелган күренеш - юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев