Әлки районында бүген 40 берәмлек техника юлларны кардан чистартырга чыкты
5 декабрьдән 6 сына каршы төндә районда көчле кар яуды, буран чыкты. Ул кичә көндез дә дәвам итте. Бу әле беренче чын кышкы буран. Синоптиклар урыны белән айлык норманың өчтән бере кадәр кар яварга мөмкин, диләр. Юлларда бозлавык та саклана. -Безнең егетләр төне буе юлларны кар көртләреннән чистарттылар,-ди "Алексеевскдорстрой" ААҖнең...
5 декабрьдән 6 сына каршы төндә районда көчле кар яуды, буран чыкты. Ул кичә көндез дә дәвам итте. Бу әле беренче чын кышкы буран. Синоптиклар урыны белән айлык норманың өчтән бере кадәр кар яварга мөмкин, диләр. Юлларда бозлавык та саклана.
-Безнең егетләр төне буе юлларны кар көртләреннән чистарттылар,-ди "Алексеевскдорстрой" ААҖнең Әлки участогы начальнигы Рашат ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. -Төнлә район юлларында алты эттергечле "КамАЗ", ике грейдер, бер төягеч һәм бозлавыкка каршы реагентлар сиптерә торган берничә "КамАЗ" эшләде. Алар әле дә хезмәттә. Иртәдән тагын дүрт МТЗ тракторы авылларга юлларны ачуга кереште.
Төнлә бигрәк тә Юхмачы белән Апак арасындагы автомобиль трассасына карны күп салган булган. Участок хезмәткәрләре юлларны тәүлек буе чистартып тордылар, автомашиналар хәрәкәтендә тоткарлык булмасын өчен барын да эшләделәр. Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, алар быелгы сезонны зур әзерлек белән башлаганнар. Техникалары да җитәрлек һәм төзек, кирәкле материаллары да мулдан.
-Күз күреме әйбәт булмаса да, соңгы тәүлекләрдә юлларда аварияләр күзәтелмәде,-ди район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис САФИН. -Бу сөендерә, билгеле. Әмма автомобиль йөртүчеләр бик сак булсыннар, тизлек режимын бозмасыннар иде. Юлларда бозлавык та бит әле.
Кышның бу тәүге бураны күпләргә, шул исәптән авыл җитәкчеләренә дә сынау. Алдарак инде язганыбызча, барлык авыл җирлекләре авыл урамнарын кардан чистарту буенча оешмалар я эшмәкәрләр белән килешүләр төзеделәр. Инде бу эшнең үтәлешен ныклы контрольдә тотарга кирәк.
Район үзәге Базарлы Матакта 70 кә якын урам бар. Иртә таңнан урамнарда дүрт берәмлек техника эшли башлады һәм юллар кардан чистартылды,
дип хәбәр итте безгә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит МУСИН. Шулай ук өелгән карны юллардан читкә ташый башлаганнар. Бер үк вакытта үзәк урамнарның бозлавыклы өлешенә тозлы ком сибү бара.
Тик менә хуҗалары калдырып киткән җиңел машиналар юлларны чистартырга бик нык комачаулый икән. Урам-юлларның чиста-такыр булуын
барыбыз да ярата. Шулай булгач, юлчылар эшенә тоткарлык тудырмыйк, машиналарыбызны урынлы-урынсыз куеп китмик.
Авылларда хәлләр ничек икән дип, берничә урынга шылтыраттык.
-Бүген иртә таңнан йортка чыксак, бөтен җир кар көртләре белән тулган,-ди Борискино авылыннан Зоя АМУКОВА. -Иң элек ирем Иван терлекләр сараена юлны ачты. Аннан ишек алларын, капка төпләрен кардан чистартты. 89 яшьлек әниебез өч ел инде урын өстендә. Аңа фельдшер, табиблар килә, шуңа юлларны гел ачып торабыз. Кыш булгач, аның кары да кирәк. Мин үзем саф һавада эшләргә бик яратам. Ә кар көрәү исәнлекне дә ныгыта, күңелне дә күтәрә. Имин кышлар килсен.
Мул булып яуган кар - игенчеләр өчен сөенеч. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Фәргать ЗӘКИЕВ фикеренчә, кышын кар артык булмый.
-Районда 25,4 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде,-ди ул. -Аның 22 мең гектары уҗым бодае. Менә шул көзге культураларның әйбәт кышлавы бик мөһим. Басулар 25-30 сантиметр тирәнлектә туңды. Бу яхшы. Хәзер кар 5-6 сантиметр калынлыкта булса да яшеллекне каплады. Бу уҗымнарга үзләрендә булган шикәрне югалтмыйча кышлар өчен яхшы җирлек. Тора-бара әле кар катламы басуларыбызга тагын да мулрак ятар, дип өметләник. Кызганыч, хәзер кырларда кар тоту кебек мөһим агрочара онытылды. Бар ышаныч табигатьнең безне карлы, димәк, басуларны дымлы итүендә.
Метеорологлар суыклар килү хакында кисәтә. Инде бүген һава температурасы 10 градуска түбәнәя, диләр. Димәк, кышның беренче салкыннарына да әзер булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев