Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Иске Камка авылында 400 баш терлеккә исәпләнгән савым фермасы ачылды (ФОТО)

Районыбыз республикада иң күп терлек асраучы төбәкләрнең берсе. Савым буенча да Әлки узган ел дәвамында иң алдынгы бишлектәге районнар арасында булды. Бездә маллар саны әле дә арта бара. Былтыр "Хузангай"да бу юнәлештә зур эшләр башланды. "Кызыл Шәрык-Агро" исә тугыз авылда элекке ферма биналарын ремонтлап, аларны терлекләр белән тутырырга җыена. Шундый...

Районыбыз республикада иң күп терлек асраучы төбәкләрнең берсе. Савым буенча да Әлки узган ел дәвамында иң алдынгы бишлектәге районнар арасында булды. Бездә маллар саны әле дә арта бара. Былтыр "Хузангай"да бу юнәлештә зур эшләр башланды. "Кызыл Шәрык-Агро" исә тугыз авылда элекке ферма биналарын ремонтлап, аларны терлекләр белән тутырырга җыена. Шундый авылларның берсе Иске Камкада узган ел ахырында 400 башка якын сыерга исәпләнгән савым фермасы эшли башлады.
Без яңа гына андагы эшләр белән танышып кайттык.
Авылга җан кергәндәй булды, ди халык, Иске Камкада савым фермасы ачылуны хуплап.
-Бер көнне ферма ягына күз салсам, барлык тәрәзәләрдә гөлт итеп электр уты яна. Ходаем, дөресме соң бу хәл, дип сөенеп, ышанмыйча тордым башта,-дип искә ала авылда ферма ачылган көннәрне Наҗия Хафизова.
-Икенче көнне бирегә эшкә чыктым,-дип дәвам итә ул. -Ферма ишеген беренче тапкыр атлап төркем-төркем сыерлар кергәндә күзләремә яшьләр җыелды. Авылыбызда янә ферма эшли башлады дип бик шатланабыз. Тормышыбыз җанланды, авылга яңа сулыш өрелде бит.
Наҗия элек тә Иске Камкада савымчы булып эшләгән. Терлек фермалары бетерелгәч, ул ун ел буе өйдә эшсез утыра. Хәер, өйдә утыра дигәч тә, эшсез торучы гаиләме соң инде алар. Йорт тутырып терлек асрыйлар. Берара савым сыерлары сигез башка кадәр җитә. Тагын әле бозаулары, үсеп килүче үгезләре бар. Ире Гали дә чын эш кешесе. Шул маллардан кергән акчага кызларын укытып, тормышлы итүдә дә булышканнар.
Бүген инде сыерлары ике баш кына. Симертүдәге маллары бар. Йортта шәп кенә ат та асрыйлар. Азыкны җәй буе хәзерлиләр. Рәхәт, чалу урыннары авыл башыннан ук башлана, диләр. Иренмә, чабып ал гына. Әнә яңа гына үгезләрен чалганнар. 428 килограмм чиста ите генә чыккан. Әйе, малны карый белә бу гаилә.
Без Наҗия белән кичке савым башланыр алдыннан шулар турында сөйләшеп торган арада башка савымчылар да эшкә килеп җитте. Гөлфия Әхмәтҗанова элек Иске Камкада укыткан. Мәктәп беткәч, башка авыл мәктәпләренә йөреп эшләргә җае булмаган. Инде авылда савым фермасына эшчеләр туплау башлангач, ул да үзе өчен яңа хезмәткә алынырга булган.
-Инде эшебез җайланды, сыерлар безгә, без аларга ияләшеп киләбез,-диешәләр савымчылар.
Ә беренче көннәрдә эшне башлап җибәрү бер дә ансат булмаган. Монда сыерлар сөтчелек комплексларыннан китерелгән. Ә анда сөтбикәләрне саву ысулы бүтәнчәрәк - савым җайланмалары терлекләргә арттан беркетелә. Фермада исә аппаратлар уң яктан кидерелә.
Маллар башта яннарына кеше китерми - куркыналар.
-Без бит монда зур-зур җиленле, күп сөтле нәселле сыерлар кайтарыла дип көттек. Баксаң, болар ике-өч имчәклеләр икән, хәтта бергә калганнары да бар,-ди савымчылар.
Дөрестән дә, биредәге сыерлар - күп сөт бирергә сәләтле нәселле маллар. Төрле чирләр аркасында җиленнәре зарарланып, шундый хәлгә калганнар. Әмма бу сыерлар яхшы токымлы бозаулар китерә ала. Шуңа алар сөтеннән бигрәк үрчем алу өчен асрала. Хәер, сөтне дә әйбәт савалар. Баштагы мәлдә 200 сыердан көненә тонна ярым сөт озата булганнар. Хәзер инде күп сыер буаз, сөтне ташлаткан. Савым көненә 450 килограммга гына калган.
-Мин дә гомер буе савым фермасында эшләдем,-ди Гөлсирә Никульшина. -Ферма ачыла дигән хәбәр чыгуга, эшкә килергә ризалыгымны бирдем. Эшли башлагач элекке еллар, яшь чаклар искә төште. Шатланып киләбез фермага.
-Миңа күршеләр: "Савымны шул сәгатьтә башладыгыз, шул вакытта тәмамладыгыз", дип әйтәләр. Сауганда мотор тавышы бөтен авылга ишетелеп тора икән,-дип сүзгә кушыла Рафидә Ибәтова. -Чынлап та, ферма ачылгач авылга җан керде сыман. Күпме кеше өйләребездән эшкә дип чыгып китәбез. Эшкә керешкәнче күрешеп, хәл-әхвәл сорашып алабыз. Аралашу да тансык. Югыйсә бит өйдән чыккан юк иде.
Савымчыларга мин:
-Район газетасын инвестор Айрат Хәйруллин да укып бара. Аңа әйтәсе сүзләрегез юкмы?-дигәч:
-Айрат Нәҗиповичка авылга терлекләрне кайтарганы өчен рәхмәт кенә,-диештеләр.
Иске Камкада элек терлекләр күп асрала иде. Ярый әле шул биналарны сүтеп, таратып бетермәгәннәр. "Кызыл Шәрык" әнә әлеге корпусларны ремонтлап, авылда янә ферма ачарга ниятләде. Җәй әйләнәсе корпуслар янәшәсенә сенаж, силос салынган.
Без көндез фермага килгәндә Илдус Шәйхетдинов моноазыкны тракторы белән малларга таратып йөри иде. Моноазык дигәне сенаж, силос һәм издерелгән кукуруз бөртегеннән ясала. Күренеп тора, маллар тук биредә.
Корпуслар бик шәп итеп ремонтланган. Түбәсе профнастил белән ябылган, җылытылган тимер ишекләр куелган. Тәрәзәләре дә алыштырылган. Эчтә яңа тирес чыгару механизмы, сөте торба аша китә торган саву җайланмасы урнаштырылган. Маллар яңа такта идәндә ята.
Иске Камка савым фермасы белән Илфир Сафин җитәкчелек итә. Илфирның монда дәртләнеп, ялкынланып эшләве күренеп тора. Ул элек Әхмәт мәктәбендә физкультура укыткан. Хезмәт юлын менә шулай яңа юнәлешкә борып җибәргән. Илфир беренче көннән үк биредә тәртип булдырырга тырышкан. Хәзер терлекчеләр дә фермада тәртип саклауны гадәткә керткәннәр - биредә бөтен җир ялт иткән.
Әйе, авылның киләчәге Илфир кебек егетләр кулында. Яшь булуына карамастан, ул инде өч бала әтисе икән. Район үзәгендә өй җиткереп кергәннәр.
-Иске Камкада бик булдыклы халык икән. Мондый коллектив белән эшләве дә рәхәт кенә,-ди Илфир үзе.
Бу фермада 13 кеше үзенә хезмәт урыны тапкан. Тәлгать Зиннәтов исәп-хисап эшләрен алып бара. Ул моңа кадәр үз машинасы белән озак еллар авылдан сөт ташыган.
-Илдус Шәйхетдинов, Ришат Сәгетдинов, Рәфис Мифтахов та терлекчелеккә эшкә чыгуларына бик канәгатьләр.
Йөзәрләгән баш терлекнең тиресен ТСН белән Рузил Сафиуллин, Радик Сәгетдинов чыгарып торалар. Каравыл хезмәте Ирхәт Ибәтов җаваплылыгына тапшырылган.
Иске Камкада ачылган ферма янәшәсендә әле тагын терлекчелек өчен яраклы биналар бар. Биредә эшнең уңышлы баруын күреп, инвесторлар аларын да маллар белән тутырмаслармы, дип тә өметләнә камкалылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев