Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Карамалы фельдшер-акушерлык пункты – елның беренче объеты

2016 ел әле башланды гына, ә бездә инде бу ел эш планына кертелгән беренче объектны төзеп бетереп куллануга тапшырырга өлгерделәр дә. Карамалы авылында тантаналы төстә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу шатлыклы вакыйгада авыл халкы белән бергә район башлыгы Александр Никошин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, район үзәк хастаханәсенең...

2016 ел әле башланды гына, ә бездә инде бу ел эш планына кертелгән беренче объектны төзеп бетереп куллануга тапшырырга өлгерделәр дә. Карамалы авылында тантаналы төстә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Бу шатлыклы вакыйгада авыл халкы белән бергә район башлыгы Александр Никошин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина да катнаштылар. Искиткеч матур кояшлы көнне тагын да яктыртып, әфлисун төсендәге фельдшер акушерлык пункты балкып утыра. Аны төрле төстәге шарлар белән бизәгәннәр. Пукнт ачыласы булгач, бирегә өлкәннәр генә түгел, бала-чага да җыелган. Шулай булмыйча: сәламәтлек саклау системасының иң беренче баскычы булган ФАПлар, аларда эшләүче фельдшерлар халыкка иң якын торган, һәркемнең исәнлеген бик яхшы белгән һәм кайгырткан медицина хезмәткәрләре бит. Һәм яңа бина ачылу Карамалы фельдшеры Резидә Вәлиева өчен генә түгел, аның пациентлары - авылдашлары өчен дә сөенеч.

Тантананы ачып, министр урынбасары Сергей Осипов болай диде:

-Мин Татарстанда яшәвем белән горурланам. Мәскәү, Санкт-Петербургта яшәүче танышларым аптырый: әллә соң сездә кризис юкмы? Диләр. Икътисадый кризис авырлыклары безне дә әйләнеп үтми, әлбәттә. Әмма без, беренче Президентыбыз әйткәнчә, иртән торып теш чистартабыз да, эшкә чыгып китәбез. Россиядә күпләп кибетләр ябылган, халык эшен югалткан, заводлар закассыз тик торган заманда без юллар төзибез, сәнәгатьне үстерәбез, төрле программаларны гамәлгә ашырабыз. Шуның бер мисалы - бүген сездә яңа медицина пункты ачабыз. Котлыйм сезне бу вакыйга белән. Бирегә авырып түгел, ә ничек сәламәт яшәргә икән, дип киңәшләшер өчен генә килергә язсын сезгә.

Аннары микрофонны район башлыгы алды.

-Беләсезме, без бит республиканың да исен китәрдек быел! Мондый ФАПлар башка районнарда да төзелә. Әмма каядыр әле бу эшне башлап кына яталар, ә без инде төзеп бетереп, куллануга тапшырырга өлгердек. Көннәр нинди салкын иде, ә төзүчеләребез эшне әер генә сәгатькә дә туктатмады. Моның өчен "Строитель и К" егетләренә рәхмәт әйтик. Һәм, билгеле инде, авыл җирен үстерү белән бәйле шундый программаларны кабул иткән өчен Президентыбызга, республика җитәкчеләренә рәхмәт, диде ул. Аннары, кармалыларга атап:

-Беләм, сезгә әле яңа клуб та бик кирәк. Ышандырып әйтәм, әгәр бу елда авылда яшәүчеләр саны бер кешегә генә артса да, сездә клуб төзергә керешәчәкбез.

Җитәкченең бу вәгъдәсен тантанада катнашучылар хуплап күтәреп алдылар. Алар әйтмәгәнне Иске Камка җирлеге башлыгы Фәргать Акберов әйтеп бетерде:

-Шөкер, без ел да бу программаларның берсеннән булса да файдаланабыз. Карагыз, урамнарыбыз ничек якты! Эчәр суыбыз чиста, әйбәт сыйфатлы. Карамалының уртасына кадәр кергән киң асфальт юл ачу шатлыгын Президентыбыз үзе килеп уртаклашты. Инде фельдшер пунктыбыз да булды. Бу программалар алга таба да эшләсен иде,-диде ул.

Ә баш табиб Светлана Одушкинаның теләге кыска булды:

-Сезнең фельшерыгыз бик әйбәт, тәҗрибәле, аның янына авырып түгел, сөйләшеп утыру, аралашу өчен генә килсәгез иде!

Ул салкын гыйнвар көннәрендә объектны вакытында өлгертик дип тырышкан төзүчеләргә бүләкләр тапшырды. Карамалылар

да бер-бер артлы чыгып, рәхмәтләрен әйттеләр. Аннары инде күптәнге традицияне бозмыйча, пункт болдырына сузылган кызыл тасма киселде. Яңа ФАПның эченә үттек. Бераз өшегән бит-кулга җылы сарылды. Термометорга күз салдык - 26 градус җылылык күрсәтә иде ул.

-Без кызык иттек әле: газлаштыру озакка сузыла торган кыйммәтле эш булганлыктан, бу бинаны электр ягып җылытуга көйләдек. Карап карыйк, бәлки, болай арзанрактыр да.-дип аңлатты министр урынбасарына Александр Федорович.

Гаҗәеп, әмма стенага эленгән әллә ни зур булмаган берничә җайланма җиткән шушы бинаны җылытырга.

Олысына-кечесенә, шул исәптән, йөкле хатыннарга да беренче медицина ярдәме күрсәтү, табиб билгеләгән дәва чараларын үтәү өчен биредә бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

-Күп еллар иске, салкын бинада эшләдем. Аннары түзә алмыйча мәктәп бинасына күчтем. Инде менә нинди уңай, җылы, иркен эш урынлы булдым,-дип сөенә фельдшер Резидә Вәлиева.

Менә шулай итеп, елның беренче төзелгән объекты булып, Карамалыда өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Эшчән, тырыш, еш кына сәламәтлеген кайгыртырга онытып та җибәрүче авыл халкының исәнлеге-иминлеге сакчысы булсын иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев