Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкилеләрнең пенсия хокукы сагында

Илнең иң зур дәүләт оешмаларыннан булган Пенсия фондының безнең райондагы идарәсе менә чирек гасыр инде халыкка хезмәт күрсәтә. Узган елда идарә хезмәткәрләре 6400 дән артык әлкилене социаль яклау һәм пенсияләр белән тәэмин итү буенча тиешле барлык чараларны җиренә җиткереп үтәгәннәр. Пенсия идарәсендә елның беренче аенда ук үзгәреш: 26 гыйнвардан аның...

Илнең иң зур дәүләт оешмаларыннан булган Пенсия фондының безнең райондагы идарәсе менә чирек гасыр инде халыкка хезмәт күрсәтә. Узган елда идарә хезмәткәрләре 6400 дән артык әлкилене социаль яклау һәм пенсияләр белән тәэмин итү буенча тиешле барлык чараларны җиренә җиткереп үтәгәннәр.

Пенсия идарәсендә елның беренче аенда ук үзгәреш: 26 гыйнвардан аның җитәкчесе итеп Рәис Галлмов билгеләнде. Аның өчен бу эш бик таныш: Рәис Фоат улы күп еллар идарә начальнигы урынбасары булып эшләде. Идарәнең бердәм, тәҗрибәле коллективына аны җитәкче буларак еллык отчет җыелышларында тәкъдим иттеләр. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәсе урынбасары Елена Полякова шул турыда боерык укыды, котлап уңышлар теләде һәм махсус күкрәк билгесе тапшырды. Яңа җитәкчене район башлыгы Александр Никошин да тәбрикләде.

Пенсия фонды идарәсенең еллык отчет җыелышы һәрчак эшлекле һәм тантаналы үтә. Җитәкче чыгышы исә төрле саннарга, күрсәткечләргә бай була. Рәис Фоат улы да үз докладын эчтәлекле, мәгълүматка бай итеп төзегән. Аның әйтүенчә, 2015 елда пенсия иминиятләштерүен гамәлгә ашырачак яңа законнар эшли башлаган. Хәзер илдә пенсия хокуклары яңача формалаша.

-Шунысы мөһим: әлеге яңалык нәтиҗәсендә пенсияләре элеккеге тәртип белән тупланучылар зыян күрмәде. Ә пенсиягә кадәр әле эшлисе дә эшлисе булган кешеләр инде бүген үк лаеклы ялга нинди сумма белән китәчәкләрен шактый төгәл исәпләп куя алалар. Моны без инде сизәбез дә: пенсиясен яңа формула белән санагач, "хаталангансыз бугай, миңа кимрәк исәпләгәнсез", дип шылтыратучылар булды инде. Бусы сөендерә, димәк, кешеләр битараф түгел, пенсия хокукларының ничек тормышка ашырылуы белән кызыксыналар,-диде бу турыда докладчы.

Пенсия фонды идарәсе үзенә йөкләнгән барлык вазыйфа-бурычларны тулысы белән үтәүгә ирешкән. Ел буе кулланылган чаралар нәтиҗәсендә уртача пенсия күләме 11,2 процентка артып, 9,6 мең сум чамасы булган. Кызганыч, уртача республика күрсткеченнән 2 мең сумга калышабыз икән. Монысы инде хезмәт хакларының да чагыштырмача түбән булуы белән бәйле.

Фонд булгач, ул үзе үк акча средстволары туплый, дигән сүз. Узган елда Пенсия фонды бюджетына 145,1 миллион сум иминият кертемнәре һәм мәҗбүри медицина иминияте фондына 32,4 миллион сум акча кергән. Алдагы ел белән чагыштырганда иминият пенсияләре түләүгә юнәлтелә торган срестволарның үзләре туплаган өлеше 24,6 процентка арткан.

-Кызганыч, пенсия иминияте кертемнәренең барысын да җыеп бетерә алмадык. Бурычлар 6,6 миллион сумнан артык. Һәм бу сумманың 6,43 миллион сумы шәхси эшмәкәрләр өлеше. Безгә һәр ике эшмәкәрнең берсе бурычлы,-дип борчыла Рәис Галләмов.

Бу юнәлештә төрлечә эшләп карыйлар идарә белгечләре: газетага аңлатып һәм кисәтеп язалар, авыл җирлекләренә таяналар, ахыр чиктә судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Ә бит пенсия кертемнәрен түләмәү шәхси эшмәкәрнең үзе өчен начар: картаеп, акча эшли алмый башлагач, дәүләт аңа пенсия түләүне гарантияләми булып чыга. Шуңа күрә аңлату эшләрен алга таба тагын да үтемлерәк итәргә кирәк булачак бу коллективка.

Ел башыннан Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 7526 сум дип билгеләнде. Һәм безнең районда 870 пенсионерның пенсиясе шул суммадан түбәнрәк. Аларга федераль бюджеттан өстәмә акча билгеләнә икән. Аның уртача күләме 1560 сум.

Җитәкче пенсия тупланмалары, аларны дәүләтнеке булмаган фондларга инвестицияләү, пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау кебек мәсьәләләргә дә кагылып үтте, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү нәтиҗәләре белән таныштырды.

-Быелдан башлап ана капиталына инвалид бала өчен товарлар сатып алырга, социаль тернәкләндерү хезмәтләренә тотылган чыгымнарны капларга да мөмкин булачак,-диде ул.

Шунысы кызык, 2016 елда Татарстанда 200 меңенче сертификат бирелер дип көтелә. Кем белә, бәлки ул бәхетле әни безнең районнан булыр?! Һәм тагын шунысын да әйтик әле: ана капиталына торак сатып алган очракларны Пенсия фонды идарәсе контрольдә тота - фатир яисә өйнең яшәргә яраклымы, юкмы икәнлеген тикшерә икән. Узган елда җирле үзидарә органнарына шул хакта 57 мөрәҗәгать җибәргәннәр.

Рәис Фоат улы Пенсия фонды хезмәтләрен һәрберебезгә якынайтуның тагын бер ысулын да телгә алды. Сүз электрон хезмәтләр турында бара. Шәхси кабинет ачып теркәлгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр саны 2015 елда 674 кә җиткән. Моны "гади" кешеләр дә эшли ала, һәм андый әлкилеләр саны арта бара икән.

Һәм тагын бер генә нәрсә: шул ук узган елда пенсия фонды органнары күрсәткән хезмәтләргә теләсә кайсыбыз үз бәясен кую мөмкинлеге булдырылган, СМС хәбәрләр алышу нәтиҗәләре буенча бу бәя иң югары, ягъни җавап биргән һәркем дәүләт хезмәтләренең ничек күрсәтелүеннән канәгать.

-Ләкин әле безгә хезмәтләребезне тагын да яхшыртырга кирәк. Идарәгә килгән һәр кеше вакытын буш үткәрмәсен. Кирәкле документлар санын киметеп, клиентларыбызга читтән торып мөрәҗәгать итү мөмкинлеген дә ешрак кулланырга тиешбез,-дип хезмәткәрләренә яңа бурычлар да йөкләде җитәкче.

Отчет җыелышында Пенсия фонды белән кайбер өлкәләрдә хезмәттәшлек итүче оешмалар җитәкчеләре дә катнашып, үз фикерләрен әйттеләр. Ә район башлыгы Александр Никошин болай диде:

-Әлкилеләрнең өчтән бере диярлек пенсия яшендә. Шуннан чыгып та инде хезмәтегезнең нинди мөһим икәнлеген әйтә алабыз. Күрәм, республика күләмендә сезнең коллектив яхшылар рәтендә, димәк, булдырасыз. Быел безгә эшмәкәрләрдән пенсия иминияте кертемнәрен вакытында түләтү буенча бергәләп эшләргә кирәк. Кешеләрне пенсиясез калдырырга ярамый.

Аннары идарәнең иң нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләре Гүзәл Шувалова белән Татьяна Феоктистовага Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев