Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Светофор да кирәк, ясалма киртәләр дә

Бу атнада Татарстан Президенты катнашында республика хөкүмәте белән Эчеке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышы булган иде. Анда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре, шул исәптән мәктәп автобуслары иминлеге турында да сүз булды. Һәм, башка кайбер районнар белән беррәттән, безне дә атадылар. Кызганыч, мактап түгел. Мәктәп автобуслары хәрәкәтен оештыру һәрчак игътибар үзәгендә. Болай дип...

Бу атнада Татарстан Президенты катнашында республика хөкүмәте белән Эчеке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышы булган иде. Анда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре, шул исәптән мәктәп автобуслары иминлеге турында да сүз булды. Һәм, башка кайбер районнар белән беррәттән, безне дә атадылар. Кызганыч, мактап түгел.

Мәктәп автобуслары хәрәкәтен оештыру һәрчак игътибар үзәгендә. Болай дип әйтергә тулы җирлек бар, чөнки аларның һәр күчешен ГЛОНАСС аша тикшереп торалар бит. Ягъни, төрле җаваплы кешеләр генә түгел, берничә йөз-мең метр ераклыкта очкан иярчен күзәтә аларны. Әмма моның өчен автобусның бу системага кушылган булуы зарур. Республика мәктәп автобусларына ГЛОНАСС хезмәт күрсәткән өчен чыгымнарны да үзе түли. Ә менә коллегия утырышында аларның кайберләрен спутник күрмәве ачыкланды. Безнең райондагы 17 автобусның да җидесе "яшерен" хәрәкәт итә булып чыга.

Дөрес, коллегия тәмамлангач, район башлыгы үткәргән киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, бу сан белән килешмичә, 4 кенә автобус ГЛОНАССтан аерылган, дип раслады. Тик эш сандамыни. Беренче чиратта, балалар куркынычсызлыгы турында бара бит сүз. Автобусларыбызның кайсы ватык икән, кайсы навигация системасыннан файдаланган өчен акча түләнмәгәнгә контрольсез калган. Район башлыгы Александр Никошин мәктәп автобусларының һәрберсен ГЛОНАССка тоташтыруны тиз арада хәл итәргә кушты.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бик күп факторларга бәйле. Шул исәптән юлларның торышы да мөһим. Ә безнең районда бу җәһәттән дә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар әле. Әйтик, юлларда ясалма киртәләр җитәрлек түгел. Тизлек яратучы шоферлар авыллар эчендә дә тиешле режим белән йөрмичә, зур куркыныч тудыралар.

-Киләсе 2016 елда юллар төзү һәм ремонтлау программасына 30 ясалма киртә булдыруны керттек. Шулай итеп коштай очарга яратучы шоферларны "йөгәнли" алырбыз,-диде район башлыгы бу уңайдан.

Базарлы Матакның үзәк урамнарында машиналар саны еллап түгел, атналап арта бугай. Хәзер инде көн уртасында җәяүлегә урын юк бит, кибетләр тирәләрендә бигрәк тә.

Бездә машина куеп тору өчен махсус урыннар билгеләнмәгән. Әгәр аларны булдырсак, тиешсез җиргә куелганнарын эвакуаторга төяп алып китәр идек. Әмма әлегә моны эшләргә хакыбыз юк,-дип зарланып алды полиция начальнигы Әгъләм Тукмаков. Аңа җавап итеп, Александр Никошин район үзәгендә машина кую урыннары булдырып, аларны махсус билгеләр белән "тамгалау" бурычы куйды.

Һәркөн иртән Базарлы Матак үзәгенә ташкын булып машина агыла, кемдер баласын бакчага я мәктәпкә, хатынын эшенә илтә. Ә Крайнов һәм Кояшлы урамнары кисешкән җирдә әледән әле киеренке хәл туып тора: хәрәкәт җайга салынмаган бу урынны һәркем тизрәк үтәргә ашыга бит. Нәтиҗәдә, я "бөке" барлыкка килә, я машиналар "чәкешә". Шушы җиргә светофор кую зарурлыгы күптән килеп терәлсә дә, ни сәбәпледер, әлегәчә юк ул. Дөрес, "светофор куюны программага кертәргә кирәк!" дигән тәкъдимнәр әйтелә анысы, әмма хәрәкәтне тәртипкә салучы бу җиһаз һаман куелмый. Инде менә моны 2016 елда эшләргә җыеналар икән. Билгеле, җаваплы кешеләр вакытында чарасын күрергә өлгерсә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев