Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бердәм Россия”нең Әлки җирле бүлеге конференциясе

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең 23 нче конференциясе булды. "Бердәм Россия" партиясе район җирле бүлегенең алдагы чорга бурычлары һәм сайлау алды программасы турында бүлек секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе урывнбасары Мария Платонова чыгыш ясады. Конференциядә Әлки муниципаль районы территориясендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка...

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе район җирле бүлегенең 23 нче конференциясе булды.

"Бердәм Россия" партиясе район җирле бүлегенең алдагы чорга бурычлары һәм сайлау алды программасы турында бүлек секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе урывнбасары Мария Платонова чыгыш ясады.

Конференциядә Әлки муниципаль районы территориясендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү мәсьәләсе каралды. Конференция делегатлары депутатлыкка кандидатларның исемлеге белән таныштырылды. Бу исемлеккә авыл җирлекләрендә үткәрелгән праймеризда сайлап алынган "Бердәм Россия" вәкилләре кертелгән. Делегатлар исемлектәге барлык кандидатураларны да яшерен тавыш бирү бюльлетеннәренә керттеләр.Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча әлеге кандидатураларның барысын да депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итәргә карар кылынды.

Конференция делегатлары партиянең Әлки җирле бүлеге секретарен сайлау мәсьәләсен дә карадылар. Әлеге вазыйфага күпчелек тавыш белән район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сайланды.

Конференциядә быел 13 сентябрьдә узасы сайлауларга партия җирле бүлегенең сайлау алды программасы кабул ителде.

Аннан "Бердәи Россия" партияснең Татарстан региональ бүлеге конференциясенә делегатлар сайланды. 4 июльдә узасы әлеге конфернециядә партиянең район җирле бүлеге вәкилләре булып район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Карга һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре башлыклары Рамил Минһаҗев һәм Флера Вафина катнашачак.

Соңыннан партия сафларына яңа кабул ителүчеләргә билетлар тапшырылды. Аларны "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан төбәк җәмәгать кабул итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәридә Камалова тапшырды.

Конференциядә башка кайбер мәсьәләләр дә тикшерелде. Алар буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев