Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ярдәм итеге, хөрмәтле депутат…”

Мәгълүм булганча, узган атнада "Бердәм Россия" партиясе җәмәгать кабул итүе көне үткәрде. 3 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев әлкилеләрне кабул итте. Депутатка кабул итүгә беренче булып Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наталья Ярусланова килде. Ул район үзәген төзекләндерүдә даими ярдәм күрсәтүе өчен Фоат Вәлиевка ихлас рәхмәт сүзләрен...

Мәгълүм булганча, узган атнада "Бердәм Россия" партиясе җәмәгать кабул итүе көне үткәрде. 3 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев әлкилеләрне кабул итте.

Депутатка кабул итүгә беренче булып Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наталья Ярусланова килде. Ул район үзәген төзекләндерүдә даими ярдәм күрсәтүе өчен Фоат Вәлиевка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авыл урамнарындагы юлларны тиешле хәлгә китерү эше дәүләт ярдәме белән киләсе елларда да дәвам итәчәк, дип ышандырды депутат. Үз чиратында ул юллар төзү оешмасына бурычлары булган авыл җирлекләре башкарма комитетларының әлеге әҗәтләрен түләп бетерү зарурлыгын да искәртте. Әлеге оешма белән килешү төзегән бериш авыл җирлекләре җитәкчеләре узган кышта кар чистарткан өчен әле бүгенгә кадәр түләмәгән икән.

Базарлы Матакта яшәүче бер ир-ат Фоат Вәлиевка улы Русланга КГАСУнең "Автомобиль юллары" факультетына укырга керүдә ярдәм итүен сорады.

-Улыгызның БДИ нәтиҗәләре әйбәт булган очракта гына без аңа юллама белән булыша алачакбыз,-дип аңлатты депутат.

Дини учреждениеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе белән депутатка ике кеше мөрәҗәгать итте. Район благочинные Андрей Зиньков Фоат Вәлиевтан яңа төзелә торган чиркәү бинасында утын белән ягып җылытуны җайларга ярдәм итүен гозерләде. Инде байтак еллардан бирле Базарлы Матактагы чиркәү төзелешенә ярдәм итеп торучы депутат әлеге мәсьәләне үз контроленә алды.

Торак мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итүчеләр алтау булды. Аларның һәркайсына аңлатма, консультацияләр бирелде. Ә инвалид баласын ялгызы тәрбияләүче анага төзелеш материаллары сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтеләчәк.

-Иске Салман авылы зиратына кадәр каты түшәмәле юл салуны 2016 елда башкарачакбыз. Бу зур хезмәт сорый торган эш, суүткәргеч торбалар да салу зарур. Эшләрбез, бабайлар, борчылмагыз,-дип тынычландырды депутат пенсионерлар Әдһәм Галиев һәм Нәсих Гатауллинны.

"Яшь гвардия" штабы җитәкчесе, физкультура укытучысы Максим Муштаков Фоат Вәлиевтан бадминтон уены өчен спорт җиһазлары алуда ярдәм итүен сорады. Аның гозере канәгатьләндереләчәк.

Район авылларында урамнарны төзекләндерү, күлләрне чистарту буенча да сораулар булды. Ә бит бу мәсьәләләрне авыл халкы үзе тизрәк тә хәл итә алыр иде. Мисал өчен, күрше районнарда авыл кешеләре үзара салым средстволарына урамнарда асфальт юллар салуны да планлаштыралар. Халыктан җыелган акчаны дүртләтә арттырып дәүләт ярдәме дә күрсәтелә. Мондый объектлар инде 2016 елга төзелеш планына кертелгән дә.

Иске Тахтала мәктәбе директоры Ирина Ферапонтова авылда балалар, яшьләр күп булуын, аларның заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары кирәксенүен әйтте.

-Башта юллар салабыз, ә аннары инде калганнарын да карарбыз. Сезнеке кебек үсештә булган авылларның перспективасы әйбәт, аларга һичшиксез ярдәм итәргә кирәк,-дип җавап бирде депутат.

Фоат Вәлиевтә кабул итүдә бу көнне 20 кеше булды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка һәрвакыт язмача да, интернет (интернет-приемная) аша да мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук эш көннәрендә "Алексеевскдорстрой" ААҖ Әлки участогына килеп яки 20-4-35 телефоны буенча депутатның ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова аша да гозерегезне җиткерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев