Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зиратларга да тәртип керер

2016 елның 24 гыйнвары районда бердәм референдум көне дип игълан ителде. Мәгълүм булганча, референдум бюллетеньнәренә авыллардагы төрле көнкүреш мәсьәләләрен (әйтик, урам утлары, су белән тәэмин итү, парклар, төзелеше, зиратларны тәртиптә тоту һ.б.) хәл итүгә халыктан үзара салым җыю турындагы сораулар кертелә. Район халкының өчтән бере диярлек яшәгән Базарлы Матак авыл...

2016 елның 24 гыйнвары районда бердәм референдум көне дип игълан ителде. Мәгълүм булганча, референдум бюллетеньнәренә авыллардагы төрле көнкүреш мәсьәләләрен (әйтик, урам утлары, су белән тәэмин итү, парклар, төзелеше, зиратларны тәртиптә тоту һ.б.) хәл итүгә халыктан үзара салым җыю турындагы сораулар кертелә.

Район халкының өчтән бере диярлек яшәгән Базарлы Матак авыл җирлегендә үзара салым башка авылларга караганда ике ел алданрак җыела башлады. Биредә үзара салым средстволарына нинди эшләр башкарылган һәм алга таба нәрсәләр эшләү күздә тотыла? Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин белән без әнә шул хакта сөйләшәбез.

-2015 ел башында үткән референдумда тавыш бирү бюллетеньнәренә җирлек өчен аеруча мөһим булган - авыл урамнарын яктырту, суүткәргечләрне яңарту, парклар төзү -мәсьәләләре кертелгән иде,-ди Рәшит Солтанбекович. -Бик күпләр әлеге салымны вакытында түләп бардылар. Нәтиҗәдә Базарлы Матак һәм Түбән Биктимер авыллары урамнары тулысы белән яктыртылды. Су белән тәэмин итүгә кергән салымның ничек файдаланылуы да күз алдында. Район үзәгендәге Эшче (Рабочая), Бакча (Садовая), Ирек Сөләйманов һәм Пролетар урамнарында барысы 1800 метр су трассасы яңаларына алыштырылды. Башта бу күләмле эшнең смета документациясе әзерләнеп, экспертиза үткәрелде. Әлеге эшләргә 500 мең сум чыгым тотылды.

Президент программасы нигезендә Имәнлек урамында су скважинасы борауланып, башня утыртылды. Әлеге скважинаның тирәнлеге 98 метр. Тикшерүгә җибәрелгән анализлар суның бик яхшы сыйфатлы булуын күрсәтте.

Парклар төзелешенә кергән салымның төп өлеше Яшьләр урамындагы "Геройлар паркы" һәм Имәнлек урамындагы "Ана даны" паркы төзелешенә тотылды. Шулай ук Көнчыгыш урамында чаңгы шуу базасы да үзара салым акчасына салына башлады.

Билгеле, халыктан җыелган үзара салым акчасына гына бу кадәр күләмдә эш башкару мөмкин дә булмас иде. Биредә Татарстан хөкүмәтенең халыкның бер сумына дүрт сум ярдәме сизелерлек этәргеч бирде.

-Республикадан шундый ярдәм булып торганда үзара салым хисабына башка юнәлешләрдә дә хәйран эшләр башкарырга мөмкин бит. Киләсе елга планнарыгыз нинди?

-Безгә инде Базарлы Матак авыл җирлегендә яшәүчеләрдән бу хакта тәкъдимнәр шактый керде. Шулардан чыгып, халык белән тагын бер фикерләшеп алып, быел гыйнварда үтәсе референдумда урам утлары чыгымнарына айга бер кешегә 10 сум, суүткәргечләрне ремонтлауга да шул ук күләмдә һәм тагын 10 сум парклар төзү эшенә үзара салым билгеләргә дип торабыз. Киләсе елда 2700 метр суүткәргеч төзергә план бар. Һади Ткташ, Актай, Юбилей, Төзүчеләр урамнарының иске су трассаларын яңага алыштырачакбыз.Имәнлек урамында паркны, чаңгы базасын төзеп бетерәсе бар.

Аннан халыктан Базарлы Матактагы ике зиратны һәм Түбән Биктимер зиратын ремонтлау, тәртипкә китерү буенча 15 әр сум үзара салым кертергә дигән тәкъдимнәр күп керде.

-Димәк, киләсе елда үзара салым бер кешедән айга 45 сум була…

-Әйе, салымның күләме алдагы елдагыча кала. Элеккеге еллардагы кебек үк, үзара салымнан беренче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары (участники) һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар, сугыш ветераннарының тол хатыннары, 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар, биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр, көндезге бүлектә укучы студентлар азат ителәчәк. Әлеге мәсьәлә һәм референдумның датасы җирлек советы утырышында каралып расланды.

Авылларда яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән бу референдумда халык актив катнашыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев