Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Космосны яулауда әлкилеләрнең дә өлеше бар

1961 елның 12 апрелендә Җирнең беренче космонавты, илебез гражданы Юрий Гагарин “Восток” космик корабле бортында Җир орбитасына чыга.

  Юрий Гагаринның космоска очуы бәяләп бетергесез әһәмиятле һәм күренекле вакыйга була. Космос киңлекләрен тыныч максатларда яулау шатлыгы иксез-чиксез илебез халкын берләштерә, укырга, фәнне үстерергә, илебез өчен хезмәт итәргә  өнди. 
Туган як тарихын өйрәнү музее коллективы әлеге зур датага әзерлекне күптән башлады. Ел башында ук “Кешенең космоска очуына 60 ел” дигән күргәзмә ясадык. Анда космонавтлар музейга биргән фоторәсемнәр, китаплар, башка әйберләр, шулай ук космос тематикасы белән бәйле документлар куелды. Музей фондларында сакланган архив фотолары 60 ел элек Советлар Союзы башкаласында космик корабльдә җирне очып әйләнгән беренче кешене каршы алуның дулкынландыргыч  мизгелләре хакында сөйли. Күргәзмәне 200 ләп кеше карады инде. 
Моннан тыш, музей ел саен балалар арасында “Космос әкияте” дигән рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре бәйгесе үткәрә. Быел бу конкурста 158 бала катнашты. 
Музеебызда юбилей чаралары 1 апрельдә үк башланды. Бу көнне Хурада башлангыч мәктәбе укучылары һәм Алексеевск аграр көллиятенең район филиалы студентлары өчен “Йолдызларга юлны кыюлар яра” дигән сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Ә 12 апрель көнне бездә “Музей һәм космос” дигән темага фәнни-гамәли конференция узачак. 

Очучы-космонавт дигән сирәк профессия кешеләренең саны төгәл билгеле: 60 ел эчендә 566 профессионал космоста булган. Болар Советлар Союзы һәм Россия космонавтлары, НАСА һәм Европа космик агентлыгы астронавтлары, Кытай тайконавтлары, шулай ук “Союз” совет корабльләрендә космоска очкан  бүтән илләр гражданнары. Әмма, күпме вакыт узса да, беренче булып космосны буйсындырган кеше ул – Юрий Алексеевич Гагарин. 

2002 елда районыбызда туган як тарихы музеена нигез салынганчыга кадәр Әлки төбәгеннән чыккан якташларыбызның кайдадыр космос тармагында хезмәт итүе хакында беркем дә белми иде. Купец Сергей Лисенковның әнисе ягыннан оныкчыгы Анатолий Михеев һәм аның дусты очучы-космонавт Александр Баландин аркасында музеебызда уникаль космонавтика залы булдырылды. Анда эксклюзив экспонатлар һәм А.Н.Баландинның, М.Х. Манаровның, Н.М. Бударинның шәхси әйберләре саклана. 

Анатолий Михеев үзенең әтисе Яков Михеев эзеннән китә. Яков Михеев җирнең беренче иярчененең һәм аннан соң барлык корабльләрнең  һәм орбиталь станцияләрнең антенналарын эшләгән белгечләрнең берсе була. Ул шулай ук космик корабльләрнең баш конструкторы Сергей Королев командасында эшли.
Анатолий Михеев Мәскәү урман техникасы институтының электроника һәм хисап техникасы факультетын тәмамлый. 1982-1988 елларда ул “Байконур” космодромында инженер булып эшли. 90 нчы еллар башында эшләү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен АКШка Аэронавтика һәм космик киңлекләрне өйрәнү буенча милли идарәгә юллана. 1991 елда аны “Аэроджет” Америка аэрокосмик фирмасының Россиядәге вәкиллеге белән җитәкчелек итәргә чакыралар. Анда ул лаеклы ялга чыкканчы, 2017 елга кадәр эшли. Бүген Анатолий Михеев гаиләсе белән Королев шәһәрендә яши. 

Тагын бер якташыбыз Урал Нури улы Закиров – Әлки районының шәрәфле гражданы, галим, физика-математика фәннәре докторы. Ул “Атказанган космос техникасын сынаучы”, “Атказанган космос техникасы төзүчесе” исемнәрен йөртә. 
Узган гасырның 60 нчы елларында Урал Закиров конструкторлык бюросында инженер була. Ул анда коллегалары белән бергә атаклы конструктор  Сергей Королев кул астында космик корабль төзү өстендә эшли. Урал Нуриевич беренче космонавт Юрий Гагарин белән шәхсән таныш була, “Восход” космик кораблен очырганда  инженерлар командасында аның белән бергә эшли. Юрий Гагаринны исән-имин җиргә төшкәннән соң конструкторлык бюросына алып кайткач, Урал ага планетаның тәүге космонавтыннан беренчеләрдән булып автограф ала. Әлеге ядкәрне ул гаилә альбомында кадерләп саклый. Шул ук альбомда Гагарин космоска очкан “Восток” космик корабле тышчасының бер кисәге дә саклана. Үткен инженер Гагарин батырлыгының масштабын һәм әһәмиятен яхшы аңлаган, шул чагында ук ул моның тарихи вакыйга булуын һәм аның белән бәйле һәр нәрсәнең бәһасез, уникаль булуын белгән. 

Космонавтика көне алдыннан без Казанда Урал Закировта кунакта булып кайттык. Ул безне ягымлы каршылады, тәмле кәһвә белән сыйлады һәм үзенең уникаль альбомын күрсәтте. Урал әфәнде әлеге альбомда космонавтларның һәм күренекле конструкторларның, инженерларның автографларын, документларын, фотоларын, газета мәкаләләрен туплавын дәвам итә. 
Урал Нуриевич үзе дә космонавт булырга хыялланган, 1962 елда ул Сергей Королев рекомендациясе буенча космонавтлар командасына кабул ителгән. Әмма табиблар, күзләрендә проблема булу сәбәпле, аңа космоска очарга рөхсәт бирмәгәннәр. Космос ишекләре шунда Урал Закиров өчен бөтенләйгә ябыла. Әмма егет күңелен төшерми, МГУга аспирантурага керә. Ә бер елдан соң кабат “Байконур” космодромына килә, сынау эшләре белән шөгыльләнә башлый.
Урал ага – галим-практик. Ул Ай тирәсендә очасы беренче  пилотсыз аппаратларны җибәрүдә катнаша, Венерага һәм Марска автомат очыш траекториясен исәпли. 

Урал Закиров 1933 елның 22 октябрендә Свердловск шәһәрендә туган. Әмма без аны хаклы рәвештә якташыбыз дип атыйбыз. 1942 елда аның әтисен Базарлы Матакка НКВД органнарына эшкә җибәрәләр. Ә әнисе Әминә Закирова “Колхоз, алга!” район газетасы редакторы булып эшли. 1948 елга кадәр Урал Базарлы Матак мәктәбендә укый.
Урал Нуриевич раславынча, космоска беренче адымнарын ул сугыш елларында Әлки районының Базарлы Матак авылында ясаган. “Авылда яшәгәндә йолдызлы күккә карап соклана идем. Йолдызлы күк йөзенең нинди серләр саклавын гел беләсем килде”,–ди ул. Берсендә “Пионерская правда” газетасында Урал инженер Михаил Тихонравовның киләчәктә космоска  очышлар буласы хакындагы язмасын укый. Авторның фикерләре авыл малаен шулкадәр мавыктыра ки, ул, бөтен кыюлыгын җыеп, галимгә хат язып сала. Тихонравов җавап бирә. Шулай итеп алар хатлар алыша башлыйлар, дуслашып китәләр. 
Биредә, Базарлы Матакта, Урал Закиров беренче тапкыр кечкенә очкычта (халык телендә ул “кукурузник” дип йөртелә) һавага күтәрелә. Бу хакта ул үзе болай искә ала: “Очу, югарыга күтәрелү әйтеп-аңлатып бетергесез хисләр уятты. Башка берни белән чагыштырып булмый торган тойгы иде бу. Астагы трактор бәләкәй бер чебен булып күренде. Хозурлыктан сулыш кысылды... Ул көнне бүгенгедәй хәтерлим.  Очкыч җиргә төшеп утыргач та мин әле байтак вакыт исемә килә алмый тордым һәм очыш хисен гомергә истә калдырдым”.

Урал Нуриевичка 87 яшь, аның көче-энергиясе әле ташып тора, космосны өйрәнү эшен дә дәвам итә. Фәнни бер басмада мәкаләсе дөнья күрүен безгә бик шатланып хәбәр итте. 
–Космонавтика көне алдыннан республиканың төрле мәгълүмат чаралары журналистлары миңа бер-бер артлы мөрәҗәгать иттеләр. Интервью бирүемне сорыйлар, кешенең космоска очуына 60 ел тулуга багышланган төрле чараларга чакыралар. Яшьләр илебез космонавтикасының казанышларын онытмасыннар, күренекле космонавтлар, инженерлар, проектантлар, космонавтика тарихын язган кешеләр хакында белсеннәр иде. Ә әлкилеләргә мин туган як тарихын кадерләп саклавыгыз, якташларыгыз хакында истә тотуыгыз һәм бу мәгълүматларны яшь буынга тапшыруыгыз өчен бик рәхмәтлемен,–ди Урал Закиров. 
Әлки җире таланты белән үзен генә түгел, туган төбәген дә данлаган күренекле шәхесләргә бай. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм 12 апрель – Космонавтика көне белән котлыйбыз, яңа биеклекләр яулау  өчен сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге телибез.

Мария Платонова,
музей директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев