Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурсы

Газиз әтиебез Сафин Илдус Зәкәрия улына багышлап шигырь яздык

Урта Әлки авылында туып үсеп,шул авылда гомер итүче газиз әтиебез Сафин Илдус Зәкәрия улына багышлап шигырь яздык. 1954 нең 7 сентябре Бер ир бала туа кычкырып. Яши башлый туганнары белән бергә, Илдус дигән исем куштырып. Апасына -энекәш,әнисенә ул булып, Көн артыннан көннәр үтәләр. Мәктәп еллары тәмамлангач, Илдусыбызны Армиягә алып китәләр....

Урта Әлки авылында туып үсеп,шул авылда гомер итүче газиз әтиебез Сафин Илдус Зәкәрия улына багышлап шигырь яздык.

1954 нең 7 сентябре

Бер ир бала туа кычкырып.

Яши башлый туганнары белән бергә,

Илдус дигән исем куштырып.

Апасына -энекәш,әнисенә ул булып,

Көн артыннан көннәр үтәләр.

Мәктәп еллары тәмамлангач,

Илдусыбызны Армиягә алып китәләр.

Герман җире бик тә ерак шул,

Кайтып булмый аннан гел генә.

Әнисе аңа хатлар язган :

"Сагынуларга,улым,түз генә".

Солдат булып,күпме җирләр күреп,

Кайткан егет туган иленә.

Тракторчы булып,иген игеп,

Хезмәт куйган туган җирендә.

Яше җиткән,күкрәгендә болай диеп типкән йөрәк:

"Яр сайларга инде вакыт җиткән"

Хатын кирәк булгач,озак йөри торгач,

Илдус инде кыз сорарга киткән.

1982елның җәй айлары

Гөрләп-җырлап туйлар үткәннәр.

Пар канаты белән бүген менә

36 ел бергә

Матур итеп тормыш иткәннәр.

Бу гаиләдә өч кыз,ике ул үскән,

Шатландырып ата-ананы.

Тәрбия һәм белем биргәч,

Үзләреннән тора калганы.

Бу дөньяда яшәүләре авыр,

Кешеләрнең була төрлесе.

Ләкин юктыр,әтием,синең кебек

Изгеләрнең иң-иң изгесе.

Горурланып яшибез синең белән,

Янда тою сине зур рәхәт.

Безне шулай яратуың өчен

Сиңа,әтием,бездән зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев