Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Базарлы Матак һаман үсештә

Район халкының өчтән бере Базарлы Матак авыл җирлегендә яши. Иң зур җирлекнең 2015 елда башкарган эшләре, агымдагы елга планнары хакында шул авыл советының киңәйтелгән утырышында сүз барды. Базарлы Матак җирлеге елдан-ел үсә бара. Бүген инде биредә 7 меңгә якын кеше яши. Былтыр 72 бала туган, 68 кеше бакыйлыкка күчкән. Ә...

Район халкының өчтән бере Базарлы Матак авыл җирлегендә яши. Иң зур җирлекнең 2015 елда башкарган эшләре, агымдагы елга планнары хакында шул авыл советының киңәйтелгән утырышында сүз барды.

Базарлы Матак җирлеге елдан-ел үсә бара. Бүген инде биредә 7 меңгә якын кеше яши. Былтыр 72 бала туган, 68 кеше бакыйлыкка күчкән. Ә соңгы биш елда җирлектә 439 бала туган. Дүрт балалар бакчасы эшли, анда 453 сабый тәрбияләнә. Былтыр җирлектә 43 пар өйләнешкән, 24 гаилә таркалган.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин ел дәвамында башкарылган эшләрне санап чыкты. Алар бик күп. Менә игътибарга иң лаеклылары: Базарлы Матакта Җиңүнең 40 еллыгы, Яшьләр, Эшче, Урман урамнары асфальтланды, "Ана даны" паркы һәм "Геройлар паркы" төзелде, ике урында спорт мәйданчыгы булдырылды, чаңгы базасы төзелә башлады. Азат итүче солдат һәм Геройлар аллеялары быел ремонтланып бетәчәк. Имәнлек урамында "Теремок" балалар бакчасы эшли башлады, "Алинә" спорт залы янында бассейн төзелеше дәвам итә. "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагеренда төзелеш-ремонт эшләре бара.

Зур җирлекнең хәл ителәсе мәсьәләләре дә шактый. Шуларның иң җитдие - халыкны өзлексез су белән тәэмин итү. Ел дәвамында Базарлы Матакта дистәләгән урында суүткәргечләр тишелә. Аларны ремонтлау эшләре даими алып барыла. Республика программасы нигезендә Имәнлек урамында яңа су скважинасы казылган һәм 50 кубометр су сыешлы башня урнаштырылган. Ирек Сөләйманов, Эшче, Бакча, Пролетар урамнарына һәм Совет урамының бер өлешенә барысы ике километрга якын озынлыкта яңа суүткәргечләр салынган. Быел Төзүчеләр, Юбилей, Һади Такташ, Актай урамнарында - өч километр озынлыкта яңа су трассасы сузу планлаштырыла.

Соңгы елларда район үзәгендә Чулков, Шуңкар, Шаһивәлиев, Лисенков, Баландин, Волков урамнарын берләштергән Урман хуҗалыгы (Лесхоз) бистәсе (поселогы) барлыкка килде. Әлеге урамнарга электр, газ, су линияләре үткәрелде. Хәзер урам баганаларына лампалар куела, юлларны ясау планлаштырыла.

Авыл җирлегендә халыкны эш белән тәэмин итүдә кече эшмәкәрлек зур роль уйный. Шулай ук кече эшмәкәрлек бюджетны тулыландыру чыганагы да булып тора. Базарлы Матак җирлегендә 116 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Алар кибетләр, даруханәләр, кафе, кунакханәләр тоталар, автомобильләр ремонтлау, пластик тәрәзәләр, төзелеш материаллары җитештерү белән шөгыльләнәләр.

Мөгезле эре терлекне бүген район үзәгендә элеккегә караганда шактый аз асрыйлар. Заманында мең баштан артык сыер йөргән көтүләрдә барысы 136 терлек кенә калган. Биредә күп еллар дәвамында халыктан сөт җыю эшен Фаик Борһанов алып бара. Былтыр ул 240 тоннага якын сөт җыйган, халыкка 3,5 миллион сум акча өләшенгән.

Җыенда халык күп катнашты. Алар үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә шактый күтәрделәр. Кайбер урамнарда баганалардагы утларны иртә сүндерәләр, дисәләр, икенче берәүләр лампалар аз булуга зарланды. Базарлы Матак үзәк хастаханәсе янындагы машиналар кую урынына яктырткычлар урнаштырасы иде, дигән тәкъдим дә яңгырады. Авыл җитәкчеләре әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә ышандырдылар.

Тукай урамында җәен суга аптырыйлар, кер юу машиналары да эшли алмый, диләр. Бу урамдагы өйләрдә кышкы айларда да су начар килә икән.. Рәшит Мусин моның сәбәбен әлеге урамдагы су трассасының кечкенә диаметрлы торбадан эшләнгән булуы белән аңлатты, аны алыштыруны күздә тотабыз, диде.

Базарлы Матак хастаханәсе поликлиникасы мөдире Рафилә Бабакулова район үзәгендә 520 кешенең ике ел дәвамында һәм аннан да озаграк флюорография тикшерүе узмавы хакында борчылып сөйләде. Бу мәсьәләне район җитәкчелеге үз контроленә алырга булды.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үзләренең идарәсез калуларына зар белдерделәр. Аларга торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) идарәсенә тиздән яңа рәис сайланачагы хәбәр ителде.

Әлеге йортларда яшәүчеләр чүп-чар өчен контейнерлар куюны да сорадылар. Монысын да хәл итәргә ышандырылды.

Чүп-чар димәктән, район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин Базарлы Матак халкына мөрәҗәгать итеп:

-Безнең эшчеләр урамнардан график буенча җыя торган чүп-чарны этләр, каргалар таратмаслык итеп ныклы катыргы капларга яисә капчыкларга тутырыгыз әле,-диде.

Утырыш бүләкләүләр белән төгәлләнде. Район үзәген чиста, тәртиптә тотуда даими ярдәм иткән Базарлы Матак мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективларына Рәшит Мусин авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук быел 94 яшен тутыручы хезмәт ветераны, районның хөрмәтле кешесе Мария Скворцовага, 54 ел тату матур гаилә тормышы белән яшәүче Риф һәм Гайса Хәмитовларга истәлекле бүләкләр бирелде.

Быел Базарлы Матак җирлегендә мондый эшләр башкару планлаштырыла:

-Энергетиклар урамына һәм Үзәк Усадьбага илтә торган юлларны асфальтлау.

-Афанасьев, Дуслык, Энгельс урамнарына һәм Үзәк Усадьбаның бер өлешенә вак таш җәю.

-Лисенков, Баландин, Волков урамнарына яктырткычлар кую.

-Республика программасы нигезендә Крайнов, Муса Җәлил, Базар (хастаханәгә кадәр) урамнарында урам утларын реконструкцияләү.

-Район үзәгендә "Чиста су" программасы буенча эшне дәвам итү,

Түбән Биктимер авылында су башнясы кую.

-Су башнялары тирәләрен һәм аларны саклау зоналарын төзекләндерү.

-Район үзәген яшелдбндерү эшләрен дәвам иттерү.

-Авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан бинага республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев