Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бергәләп алынсак эшләнә ул”

-Минем өй каршына кыш буе биек итеп кар өеп куялар. Юлны мәктәпкә кадәр ачып киләләр дә карын шунда төрттереп калдыралар,-дип үз зарын белдерде Югары Матакта үткән авыл җыенында Галина Кудряшова. Һәр көнне автомобиль трассасыннан авыл уртасына кадәр юлларны кардан чистартып торганнары өчен районның юл эшчеләренә халык бик рәхмәтле. Ә менә...

-Минем өй каршына кыш буе биек итеп кар өеп куялар. Юлны мәктәпкә кадәр ачып киләләр дә карын шунда төрттереп калдыралар,-дип үз зарын белдерде Югары Матакта үткән авыл җыенында Галина Кудряшова.

Һәр көнне автомобиль трассасыннан авыл уртасына кадәр юлларны кардан чистартып торганнары өчен районның юл эшчеләренә халык бик рәхмәтле. Ә менә карын шулай кеше өе каршында калдыруны хәл итәргә, төзәтергә мөмкин. Авылларда җыеннар бит әнә шундый көндәлек мәсьәләләрне күтәрү өчен оештырыла да.

Авылның тагын бер җитди проблемасын Иске Матак урта мәктәбе директоры Мария Чванова күтәрде:

-Югары Матак башлангыч мәктәбе бик начар хәлдә. Тәрәзә рамнары черегән, җылы тормый. Классларда җылылык 13 градустан артмый. Бинаны ремонтлау чарасын күрәсе иде,-ди ул.

Республикада әлегә башлангыч мәктәпләрне ремонтлау прпограммасы эшләми. Район җитәкчелеге әлеге мәсьәләне үз контроленә алды.

Югары Матак һәм Иске Матак авылларында клуб биналары да бик тузган инде. Дөрес, бу клублар кайбер бүтән авыллар белән чагыштырганда әйбәтрәк хәлдә әле. Шулай да халык җыенында Иске Матак клубын ремонтлауны киләсе 2017 ел программасына кертергә дигән фикер яңгырады. Моны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтте.

Гомумән алганда, Иске һәм Югары Матакта җыеннар эшлекле, үзара аңлашу шартларында узды. Миңа бигрәк тә авыл җирлеге советы депутаты укытучы Сергей Тихонов чыгышы ошады.

-Былтыр без, авылыбыз белән өмәләр ясап, зират тирәсен тотып алдык. Бергәләп алынсак эшләнә икән бит. Әйдәгез, авылдагы башка проблемаларны да шулай бергә, уртак көч белән хәл итәргә тырышыйк әле. Менә күлне чистарту мәсьәләсен күтәрдек. Аны да безгә читтән килеп эшләп китмәсләр. Ә бергәләп алынсак, бәлки районнан да ярдәм булыр иде,-дип авылдашларына мөрәҗәгать итте ул.

Сергей Тихонов район җитәкчеләренә бер теләген дә җиткерде.

-Безнең җирлек бик зур, юлларны чиста тоту, төрле хуҗалык эшләре башкару өчен бер трактор биреп булмасмы?- дип сорады.

Авыл җыенында катнашкан район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов моңа җавап итеп болай диде:

-Әйе, Иске Матак авыл җирлеге районда иң зурларның берсе. Һәм сезгә күптәннән инде трактор алу буенча муниципаль берәмлекләрнең республика конкурсында катнашасы иде. Районда биш авыл җирлеге шулай грант отып яңа тракторлы булды. Сезнең җирлеккә дә бу бәйгедә бәхетен сынап карарга кирәк.

Авыл эчендәге юлларны кардан арындыруда "Кызыл Шәрык-Агро" отряды азрак ярдәм итә алмасмы икән, дигән үтенечен дә белдерде халык. Шул ук терлекчеләргә, механизаторларга эшкә йөрү өчен дә кирәк бит ул юллар. Колхозлар вакытында бит авыл урамнарын шундагы бульдозер кардан ачып тора иде. Җыен исеменнән "Кызыл Шәрык-Агро" җитәкчелегенә мөрәҗәгать юлласалар, алар, мөген, үз эшче-хезмәткәрләре йөри торган урам юлларын чистарткалап торудан баш тартмаслар иде.

Ә авыл җирлегендә башкарылган эшләрне барласак - алар шактый. Иске Матак мәктәбенә капиталь ремонт ясалган иде, былтыр исә анда миллион сумнан артык бәягә җиһазлар кайтарылды. Иске Матакта капиталь төзекләндерүдән соң балалар бакчасы эшли башлады. Югары Матакта яңа модульле ФАП бинасында медицина хезмәте күрсәтелә. Яңа Сихтермәгә каты түшәмәле юл салынды. Иске Матакка республика программасы нигезендә җепселле оптик телефон элемтәсе үткәрелде. Хәзер биредә югары тизлекле интернеттан, кабельле телефон хезмәтеннән файдаланалар.

Халык Чуаш Шәпкәсе-Базарлы Матак трассасы кайчан ясалыр икән дип тә борчылуын белдерде. Бу сорауга Рәшит Билалов ачыклык кертеп узды:

-"Алексеевскдорстрой" җитәкчесе Фоат Вәлиев белән ул хакта сөйләшү булды. Фоат Вәлиевич әлеге ватылган юл полотносын төзекләндереп салуны планлаштырып тора,-диде.

"Кызыл Шәрык-Агро"ның Иске Матак отряды җитәкчесе Минзакир Гайфуллин да узган елгы эшләре хакында сөйләп үтте. Елның шактый катлаулы килүенә карамастан, малларга мул азык хәзерләнгән. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 18,7 центнер уңыш алганнар.

Җыенда җир пайлары өчен дивидендлар аз дип зарланучылар булды. Шулай ук хезмәт хаклары түләү буенча бераз тоткарлык бар икән. Җыелышта катнашкан район прокуроры Руслан Гыйзәтов биредә яңгыраган сораулар буенча тикшерү үткәрергә ышандырды..

Халык шәхси хуҗалыклардан сөт кабул итү бәясен дә азсына. Кибетләрдә бит сөт 3-4 мәртәбә кыйммәтрәк йөри, диләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов әлеге мәсьәлә буенча болай дип аңлатып үтте:

-Сөт кабул итү бәясен эчке базар билгели. Без аңа үзгәреш кертә алмыйбыз. Әмма бездә сөт күрше районнар белән чагыштырганда 1-2 сумга кыйбатрак бәягә җыела.

Авыл тормышын уңайлырак итү буенча җыенда күтәрелгән һәр мәсьәлә үз чишелешен тапсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев