Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. ФОТО

Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әгәр мөмкин булса, бу көнне һәр табибны, һәр шәфкать туташын алар дәвалаган, гомер бүләк иткән, яшәүгә өмет уяткан йөзләгән кеше шәхси килеп котлар һәм рәхмәт әйтер иде. Чөнки аларга ярдәм сорап бер генә тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән кем бар икән арабызда! Олы рәхмәт...

Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әгәр мөмкин булса, бу көнне һәр табибны, һәр шәфкать туташын алар дәвалаган, гомер бүләк иткән, яшәүгә өмет уяткан йөзләгән кеше шәхси килеп котлар һәм рәхмәт әйтер иде. Чөнки аларга ярдәм сорап бер генә тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән кем бар икән арабызда!
Олы рәхмәт сүзләрен әлкилеләр исеменнән районның медицина хезмәткәрләренә җиткерү өчен без үзәк хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкина белән очраштык. 1990 елда Свердловск медицина институтын тәмамлаган, соңрак Казанда медицина академиясендә өстәмә белем алган Светлана Викторовна бөтен гомерен туган ягында яшәүчеләргә табиблык хезмәте күрсәтүгә багышлаган кеше ул. Заманында Юхмачы хастаханәсендә эшләгән әтисе эзеннән китеп шушы һөнәрне сайлаган. Тәҗрибәле табибә, югары квалификацияле белгеч, Светлана Викторовна соңгы елларда районның сәламәтлек саклау системасы белән уңышлы җитәкчелек итә. Менә ниләр турында сөйләштек без аның белән.
-Светлана Викторовна, без әлкилеләр сәламәтлеге сагында торучы коллективыгызны саннар теле белән ничек сурәтләп булыр иде?
-Сәламәтлек саклау системасын район үзәк хастаханәсе, участок хастаханәсе, өч табиблык амбулаториясе, 41 фельд-шер-акушерлык пункты тәшкил итә. Халыкка 296 медицина хезмәткәре тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтә. Хастаханә бүлекчәләрендә 4617 кешегә төрлечә ярдәм күрсәтелде, ә поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр саны 18 меңнән артып китте.
-Район хастаханәсе бүлекчәләре, фельд-шер-акушерлык пунктлары туктаусыз төзекләндерелә, яңа җиһазлар куела. Бу яңарту-үзгәрешләрнең нәтиҗәсе нинди?
-Дөрес әйтәсез, без сәламәтлек саклау системасының матди базасын ныгытуга, беренчел звеноны модернизацияләүгә кагылышлы барлык программаларда катнашабыз. Ел саен капиталь ремонт белән шөгыльләнү, заманча җиһазлар урнаштыру хастаханәбезнең дәрәҗәсен үстерә, пациентларны тиешенчә кабул итү, дәвалау мөмкинлеге бирә.
-Быел бала тудыру бүлекчәсен ремонтлыйсыз...
-Әлеге бүлекчә - горурлыгыбыз да, елның иң зур сөенече дә. Район башлыгы Александр Никошинның тырышлыгы белән Президенттан төзекләндерү һәм яңа җиһазлар алып куюга хуплау алынды. Район өчен бик зур эш бу, чөнки кайбер төбәкләрдә тудыру бүлекләре ябылып торганда бездә 40 миллион сумлык ремонтка рөхсәт алу ансат булмады, билгеле. Инде тудыру бүлегендә төзекләндерү эшләре тәмамлану ягында. Ул кечерәк кенә перинаталь үзәк булачак.
-Матди базаның нык булуы бер эш. Ләкин без, сезнең пациентлар, беренче чиратта табиб каршына киләбез, аның белемлелегенә, һөнәри осталыгына өмет баглыйбыз. Хезмәткәрләрегез турында нәрсә әйтер идегез?
-Авыл җиренә кайтып эшләүче табиб минем уемча, батырлык кыла. Чөнки бездә бит һәр табиб үз белгечлеге белән генә чикләнми, ул олыларны да, балаларны да дәвалый, тәүлек әйләнәсе җаваплылык тоеп, ял көннәренең ни икәнен онытып эшли. Фельдшерларыбыз искиткеч: ерак авылда авырулар белән бергә-бер калып, олысы-кечесен кайгыртып, үз белем-осталыкларына гына таянып карар кабул итәләр, иң мөһим беренче адымны ясыйлар.
Ә нинди тырыш, уңган шәфкать туташлары эшли бездә! Ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләрне дә мактамый булмый, чөнки алар шофер гына түгел, шәфкать туташы ярдәмчесе дә, санитар да.
-Светлана Викторовна, Сез коллективыгызны тулаем югары бәялисез, аерып исем-фамилияләр атамыйсыз.
-Берәүләрне мактап, кемнеңдер күңелен төшерәсем килми. Әйтик, тәҗрибәле ветераннарыбыз Әнвәр ага Кәтиев, Җәүдәт ага Зәкиуллин янәшәсендә бик әйбәт яшь табиблар Айрат Сәфәров, Рамил Нәбиуллин, Далер Акбиев, терапевтлар Алсу Зәкиуллина, Эльвина Латыйпова, Вероника Шураскина, Җәүдәт Садриев һәм башкалар фидакарьләрчә хезмәт куя. Өлкән шәфкать туташы Рәхилә Мәрдиева җитәкләгән урта медицина персоналыбыз ышанычлы.
Пешекчеләребез авыруларны тәмле ризык белән дәвалый. Хуҗалык бүлеге мөдире Ринат Сафин гаять мөһим эш башкара. Кыскасы, зур коллективыбызның һәр әгъзасын гел мактап кына торырлык, чөнки, әйткәнемчә, медицинага күңел кушкан өчен киләләр. Кешеләрне дәвалау булачак табибтан чиксез түземлелек, акыл, һөнәри осталык, иң мөһиме - авыруның хәленә кереп, аны дәвалау теләге таләп итә. Алда торган бәйрәмебез белән коллегаларымны кайнар котлап, аларга булган хөрмәтемне җиткерәсем килә. Һәрберегезгә эшегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм әйбәт кәеф телим.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Светлана Викторовна!
Р.S. Баш табиб белән төзекләндерү эшләре тәмамланып килгән тудыру бүлеген дә карап йөрдек. Ул турыда алдагы саннарда сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев