Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чуаш Кичүе участок хастаханәсендә эшләүче Радик Вәлиев янына район үзәгеннән килүчеләр дә бар

Авыл кешесе өчен янәшәсендә табиб булу олы бәхет ул.

Иртәдән кичкә чаклы эшкә чумганлыктан, үз сәламәтлеген кайгыртырга вакыты юк бит аның: авырып китсә, район үзәгендәге хастаханәгә я булмаса башкалага чыгып китүне тәмам аяктын егылганчы суза килә ул. Шуңа күрә үз авылында, "кул сузымында" гына табиб булса, авырткан җире дә тиз төзәлә, чире дә азмый, дигән сүз.

Яшьлек хыялы - хирургия

Чуаш Кичүендә яшәүчеләргә ул яктан рәхәт - авылларында гомер-гомергә башта участок хастаханәсе, соңгы елларда амбулато­рия статусында дәвалау учреждениесе эшләп килде. Шуның өстенә та­библары да үзләренеке - күз алларында үскән, аннары Казан медицина институтын тәмамлап, авылына кайткан һәм менә 31 ел инде шун­да яшәүчеләрнең сәламәтлеге сагында торган Радик Фәһим улы Вәлиев ул. Җае чыгып, гомерен авылдашларын дәвалауга багышлаган табиб белән ул авырулар кабул иткән арада тор­мыш һәм һөнәре турын­да сөйләшеп алдык әле. Совет чорында яшәгән кешеләр хәтерлидер: авыл мәктәбен тәмамлап медицина институты­на укырга керүчеләр бик сирәк була иде ул елларда. Моның өчен бик әйбәт уку һәм хыялыңа омтылуың көчле булу шарт иде. Ра­дик күңелендә әнә шул хыял дигәне кечкенәдән бөреләнгән.

- Әти мине ки­тап яратырга, укырга өйрәтте. Әле дүртенче сыйныфта ук "Кеше ана­томиясе" дигән китап кулыма эләкте. Мөгаен, мин аннан күп нәрсәне аңламаганмындыр да, әмма ниндидер кызык­сыну уятты ул миндә. Ә җиденчедә инде "Хирург йөрәге" дип аталган ки­тапка тап булып, аны бер сулышта укып чыктым һәм үз-үземә хирург булам дип сүз бирдем,- дип аңлата ул, тормыш юлының башын искә төшереп.

Хыял - яшьлек ка­наты, үз-үзеңә ышан­дыра да, әллә нин­ди киртәләрне дә җимерттерә ул. Радик беренче курста укыганда ук хастаханәдә санитар булып эшли, ә өченче курста инде медбрат булып урнаша. Булачак һөнәрен егет "төптән", беренче баскычтан үзләштерә.

- Миңа язмыш искиткеч хирурглар янәшәсендә практика үтү мөмкинлеге бир­де. Мөсәвир Минга­лиев, Марат Аппаков, Ринат Галиев остазла­рым булдылар. Алар таләпчән дә иделәр, хи­рург һөнәренең бөтен нечкәлекләренә мине, студентны, әйбәтләп төшендерергә дә иренмәделәр. Травма­толог Семен Иванович Иванов белән хәтта ял минутларында да бергә булдык - онытылып ки­теп шахмат уйный идек, - дип сөйли институтта укыган еллары турында Радик Фәһимович.

Янәшәләрендә һәр сүзләрен йотып тор­ган үҗәт студентка остазларының ыша­нычы да арта, дүртенче курста Радикка инде аппендиктомия, хо­лецистэктомия кебек операцияләр ясауны йөкли башлыйлар.

Юллама туган якка

Шулай итеп, инсти­тут биргән теоретик белемнәрне республика клиникасының хирургия мэтрлары кул астында практика белән ныгы­тып, аннары интер­натура тәмамлап, тәки хирург булып җитешә Радик. Аны остазлары үз яннарында калырга үгетлиләр. Билгеле инде, андый тәкъдимнән баш тарта алмый егет. Әмма яшьлек белән уйламый­ча әйтелгән бер җөмлә Радик алдына башкала хастаханәләре ишеген ябып куя - аны юллама белән Әлки районына эшкә җибәрәләр.

- Менә шулай итеп, балачак хыялыма иреш- тем, дигәндә генә, яз­мышым текә борылыш ясады - мине Чуаш Кичүе участок хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләделәр. Үкенәмме, дисез…Бар азрак. Хи­рургияне мин бик ярат­тым. Катлаулы булмаган кайбер операцияләрне 15-20 минутта ясарга остарып киткән идем бит. Нишлисең, язмыш­тыр, - ди ул, һәм бер генә мизгелгә уйлары белән үткәннәрдә "югалып" ала.

Хирургия, бәхәссез, бик тә катлаулы өлкә инде ул. Әмма яшь белгечкә участок хастаханәсен җитәкләп, берьюлы йөзләгән кеше сәламәтлеге өчен җаваплы булып китү, бәлки, авыррак та бул­гандыр. Аңа бит ир- атлар, хатын-кызлар, балалар сәламәтлеген кайгыртырга кирәк!

- Беренче пациенты­гызны хәтерлисезме?- дип сорыйм табибтан.

- Юктыр. Әмма иң беренче катлаулы хәл исемдә нык уелган. Исәлек авылыннан ча­кыру алдык. Яшь ир-ат инде 10 сәгать аңсыз ята, диабетик, үзе сал­кын тир эчендә, шикәре күтәрелгәндер дип фель­дшер инсулин да када­ган, әмма нәтиҗә уңай түгел икән. Уйлап-уй­лап карадым да, мөгаен, шикәре күтәрелмәгән, төшкәндер, дигән фикергә килдем. Ти­ешле медикаментлар алып тизрәк авылга кит­тем. Анда инде икона­лар, поп, егетнең соңгы сулыш алуын көтәләр. Тизрәк бер венасына шикәр, икенчесенә сода растворы җибәрдем. Үзем: "Баш мие үлә башлаган булырга мөмкин",-дим. Туганна­ры, безгә ул нинди булса да ярый, үлемнән генә йолып калыгыз, диләр. Бер сәгатьтән егет аңына килде, торып утыр­ды, нәрсә булды, ник җыелдыгыз, дип бары­бызны да шаккатырды. Шул очрак миңа ыша­ныч бирде. Әмма, шушы урында унбиш еллап эшләгәч кенә, үз-үземә: Радик, син хәзер чын та­биб булдың инде, дидем.

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Участок табибына күп өлкәләрдә белгеч булырга кирәк. Радик Фәһимович әнә терапевт та, анестезиолог, пато­логоанатом, кан салу табибы белгечлекләрен үзләштереп дипломнар алган.

- Авылда эшләү авыр­мы, әллә киресенчәме?

- Авыр димәс идем, мин яратам хезмәтемне, кешеләрне дә яхшы беләм. Мөнәсәбәтләр әйбәт, үз итәләр. Тик шу­нысы бар: авыл табибы һәр очракта да диагноз куйганда, дәвалаганда бары үзенә генә ыша­на ала, аның коллега­лары белән киңәшләшү мөмкинлеге юк бит. Та­гын бер мәсьәлә - авыл кешесе дәваланырга яратмый, мине ишетми ул. Температурасы бик югары, ә аның эше күп, ятып торырга вакыты юк. Аяктан егылганчы эшли дә эшли ул,- ди әңгәмәдәшем борчылып.

Үзләре турында шу­лай кайгыртучы табиб- ларын яраталар биредә, аңа ышаналар, "барысын да белә", диләр.

Радик Фәһимович янәшәсендә күп еллар эшләүче шәфкать тута­шы Гөлнәзирә Ваһапова да әнә:

- Табибыбыз га­ять белемле, андыйлар сирәк ул. Үзе дә туктау­сыз белем арттыра, без­не дә өйрәтә, кирәк икән яклый. Бик тә кешелекле, авырулары өчен өзелеп тора. Шундый табибны ничек хөрмәт итмисең!- дип кабатлый.

…Табибның эш көне дәвам итә. Аның кабинетына бер-бер артлы кергән авыл кешеләренең зарларын игътибар белән тыңлый. Ник башы әйләнгән, ник кул-бармакла­ры оеган, кан басымы күтәрелгән - барысының да сәбәпләрен аңлата, дарулар билгели, "бусы кыйммәт икән, менә мо­нысын алып эч", - дип әйтергә дә онытмый. Чөнки белә: авыл агаеның хезмәт хакы кечкенә, пенсиясе зур түгел. Һәрберсенең хәленә керә табиб, кагыйдәләр белән билгеләнгән 12 минут кына җитми аңа, авыру белән аралашу өчен вакытын кызган­мый ул. Ә бит Радик Вәлиев янына үз участо­гында яшәүчеләр генә түгел, район үзәгеннән килүчеләр дә бар икән. Бусы инде аның кешеләр арасындагы югары абру­ен һәм табиб буларак осталыгын тагын бер кат раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев