Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Базарлы Матакта төзелеп килүче Изге Троица чиркәвенә беренче гөмбәз урнаштырылды (ФОТО)

Православныйлар өчен күптән көтелгән истәлекле вакыйга булды. Базарлы Матакта төзелеп килүче Изге Троица чиркәвенә беренче гөмбәз урнаштырылды. Бу дулкынландыргыч тамашаның шаһиты булу, аны үз күзләре белән күрү өчен чиркәү янына бик күп халык җыелган иде. Әлеге гамәлнең изге Илья көненә туры килүе аның әһәмиятен тагын да көчәйткәндәй булды. Изге Троица...

Православныйлар өчен күптән көтелгән истәлекле вакыйга булды. Базарлы Матакта төзелеп килүче Изге Троица чиркәвенә беренче гөмбәз урнаштырылды.

Бу дулкынландыргыч тамашаның шаһиты булу, аны үз күзләре белән күрү өчен чиркәү янына бик күп халык җыелган иде. Әлеге гамәлнең изге Илья көненә туры килүе аның әһәмиятен тагын да көчәйткәндәй булды.

Изге Троица чиркәве өч гөмбәзле булачак. Алтынсу төстәге нитрит-титаннан эшләнгән төрле зурлыктагы гөмбәзләр берничә ел элек үк кайтарылган иде.

Тантаналы вакыйга көндезге 12 дә башланды. Дини гыйбадәт башкарылганнан соң, Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков гөмбәзне һәм аның өстендәге хачны изгеләндерүгә бәйрәм догасы укыды.

Аннан соң Алексеевск бистәсеннән килгән куәтле кран эшкә кереште. Башта ул яңа чиркәү корылмасы өстенә аның түбәсен урнаштырды. Чиркәү түбәсе элеккеге технология буенча эшләнгән. Төзүчеләр аны буялган цинкланган калайдан квадратлар кисеп, шуларны бер-беренә махсус бик белән беркетеп, җирдә үк җыйганнар. Мондый ысул белән эшләнгән түбә кар-яңгыр үткәрмәслек чыдам, нык , ышанычлы була икән. Дүрт тонна авырлыктагы әзер түбә тулаем чиркәү өстенә урнаштырылды. Түбә күкләр символы булган зәңгәр төстә.


Гөмбәзләр христиан архитектурасында мөһим урын алып тора. Православие чиркәүләренең күпчелеге гөмбәзле. Гөмбәз православиедә күкләр образы булып тора. Алтын төсе - күкләр даны символы. Гөмбәзләрнең саны гадәттә символик мәгънәгә ия. Бездә Изге Троица хөрмәтенә өч гөмбәз булачак.


Һәм менә иң тантаналы һәм истәлекле минутлар - чиркәү өстенә иң зур гөмбәз урнаштырылды. Ул храмның нәкъ үзәгенә, гыйбадәт залы уртасына куелды. Моны тын да алмый күзәткән халык бер-бере белән шатлыгын уртаклашты, күпләрнең күзләрендә сөенеч яшьләре җемелдәде.

-Әлбәттә, яңа чиркәүгә беренче гөмбәзне урнаштыру - Изге Троица храмына йөрүчеләргә генә түгел, районның барлык православныйлары өчен истәлекле дә, куанычлы да вакыйга,-ди священник Андрей Зиньков.

Андрей Николаевич быел чиркәү төзелешендә зур алга китеш булуын да канәгатьләнү белән билгеләп үтте.

-Бу ел башында Татарстан хөкүмәте храмны төзүгә бик зур матди ярдәм күрсәтте,-ди ул. -Шуның нәтиҗәсендә чиркәүнең түбәсен яба алдык. Бинада 28 тәрәзә булачак, аларның 19 ын урнаштырдык инде. Чиркәү төзелеше фондына үз өлешләрен кертүчеләр бихисап, рәхмәт аларга. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да төзелешкә акчалата ярдәм иттеләр. Халык та булдыра алганча булышырга тырыша.

Андрей атакай әйтүенчә, быел чиркәүгә җылылык кертеп, гыйбадәтләрне инде яңа бинада үткәрә башлау хакында хыялланалар. Ходай ярдәме белән әлеге зур эш тә чынга ашсын иде.

Тагы да күбрәк фотографияләрне безнең группада карагыз: vk.com/album-64690122_200017895

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев