Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Исән-сау булсын дип әлкилеләр

Район медицина хезмәткәрләре узган ел эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Медицина советы утырышында Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, район башлыгы Александр Никошин катнаштылар. Мөгаен, минем фикерем белән һәркем ризалашыр: кечкенәдән без табибны, шәфкать туташын олы зат итеп күрергә өйрәнгән. Аларга кеше турында бөтенесе дә мәгълүм, башкалар эшли алмаган нәрсә...

Район медицина хезмәткәрләре узган ел эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Медицина советы утырышында Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, район башлыгы Александр Никошин катнаштылар.
Мөгаен, минем фикерем белән һәркем ризалашыр: кечкенәдән без табибны, шәфкать туташын олы зат итеп күрергә өйрәнгән. Аларга кеше турында бөтенесе дә мәгълүм, башкалар эшли алмаган нәрсә - адәм баласын авыру-газаплардан коткару, хәтта үлем тырнагыннан да йолып алу табибларның кулыннан килә, дип уйлыйбыз һәм ышанабыз.
Әйе, безнең медицина хезмәткәрләре район халкының сәламәтлеге сагында торалар. Үзәк хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкина коллегаларының шушы бурычны ничек үтәүләре хакында сөйләде. Аның әйтүенчә, районда яшәүче 20 меңгә якын кешегә смена саен 211 кеше кабул итә алучы поликлиника, 135 урынлы ике хастаханә, тагын 3 амбулатория һәм 41 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт куя. Безнең сәламәтлегебезне 41 табиб һәм 160 урта медицина хезмәткәре кайгырта икән.
-Әлегә кайбер белгечләр җитешми безгә. "Авыл табибы" программасы буенча соңгы 3 елда Әлки районына эшкә 12 табиб кайтты. Бу бик әйбәт, хәзер инде яшь белгечләргә җиң сызганып эшлисе һәм тәҗрибә туплыйсы гына. Чөнки район алар турында кайгырта, эш шартлары яхшы, торак мәсьәләсе дә нигездә хәл ителә,-диде баш табиб.
Әле тагын яшь белгечләр кайтыр дигән өмет тә зурдан икән: медицина университетында бүгенге көндә 16 егет һәм кызыбыз укый, аларның 7 се һәм ординатурадагы 4 студент район юлламасы белән белем ала.
Светлана Викторовна чыгышында сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә бәя бирүче күрсәткечләргә зур игътибар бирелде. Болар - йөрәк-кан тамырлары, онкологик чирләр, юл-транспорт һәлакәтләрендә алган яралар нәтиҗәсендә үлүчеләр саны һәм балалар үлеме. Кызганыч, әмма безнең районда үлем күрсәткече шактый югары икән (Сергей Осипов әйтүенчә, Татарстан буенча күрсәткеч 12 промиле, ә бездә 16 дан артып китә, ягъни 1000 кешегә туры килә торган үлем очраклары саны).
Моңа өстәп, әле балалар туу да алдагы ел белән чагыштырганда бераз кимегән. Шунысы юата: сабыйлар үлеменә юл куймаганнар безнең табиблар (авырлыгы 400 грамм, үзе 23 атналык булып дөньяга килгән бер сабыйны Казандагы перинаталь үзәктә дә саклап кала алмаганнар анысы).
Авырыйбыз шул, җәмәгать. Әллә саклана белмибез, әллә яшәү рәвешебез бик үк дөрес түгел. Узган елда 15 әлкиле йөрәге тотып (миокард инфаркты) хастаханәгә эләккән, ә 8 кеше инфаркт нәтиҗәсендә үз өендә үлеп киткән. Бик авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән 10 авыру да җан биргән. Һәр очрак буенча табиблар җентекләп тикшерү үткәргәннәр.
Ә бит узган 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак үтте. Медицина хезмәткәрләре шул уңайдан аңлату эшләре дә алып барган, әмма без, күрәмсең, аларның киңәшләренә тиешле игътибар биреп бетермибез.
Баш табиб онкологик чирләр турында сөйләгәндә күңелне юатырлык сан китерде: узган елда яман чирдән үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән. Рак - үлемгә хөкем ителү түгел, диагноз гына. Әгәр вакытында тикшерелсәң, аны дәвалап була, дип тынычландыралар табиблар. Халыкка диспансер каравы уздыру авыруны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, шуңа күрә бу чараны җиренә җиткереп уздырырга кирәклеген дә ассызыкладылар медицина советы утырышында.
Бик күп нәрсәләр хакында сөйләде үз чыгышында Светлана Одушкина. Аңа өстәп, медицина хезмәткәрләре профсоюзын үткән елда гына җитәкләгән Эма Шәйхетдинова табибларның, шәфкать туташларының хезмәт шартларын яхшырту буенча ниләр эшләүләре турында әйтеп үтте. Профсоюз оешмасы 310 кешене берләштерә икән. Уртак тырышлык белән биш көнлек эш атнасын гамәлгә кертә алганнар. Зарарлы шартларда эшләүчеләргә сөт бирүне җайга салып кына калмаганнар, аны шунда ук куллануларына да ирешкәннәр. Барлыгы 107 эш урыны аттестацияләнгән, бу шунда эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге биргән. Медицина хезмәткәрләре хәйриячелек белән дә шөгыльләнәләр, спортны да үз итәләр икән.
Чыгышларның барысын да тыңлагач, министр урынбасары Сергей Осипов сүз алды. Ул безнекеләрне башта мактады, аннары җитешсезлекләргә тукталды.
-Без, медиклар беркайчан хәзергедәй яхшы яшәмәдек. Хезмәт хакларыбыз югары, эш шартлары әйбәт, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Әмма кайчак эшебезне тиешенчә башкармыйбыз. Еш кына куйган диагноз авыру картасына, анысы - авыруның хәләтенә, дәвалау диагнозга туры килми. Үз эшегезне анализлагыз, нәтиҗә ясагыз һәм, ни өчен кайбер юнәлешләрдә эшләп бетерә алмавыгызны ачыклап, кимчелекләрне бетерегез,-дип киңәш бирде ул.
Табибларга район башлыгы Александр Никошин да үз сүзен җиткерде. Аннары ул бер төркем медицина хезмәткәренә Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырды. Ә гомуми практика табибы 55 еллык хезмәт стажлары булган Валентина Петухова министр урынбасары кулыннан Мактау кәгазе, табиб Җәүдәт Зәкиуллин Рәхмәт хаты алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев